Балаларга шатлык бүләк иттеләр
Мәләкәс авылы мәйданында физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның сабан туе узды. Бу көнне балалар, аларның әти-әниләре өчен «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре матур концерт һәм төрле кызыклы уеннар оештырган иде.
Балалар бәйрәмен муниципаль районы башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова ачып җибәрде. Балаларга күтәренке кәефләр һәм имин көннәр теләп калды.
«Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, сабан туенда барлыгы 70кә якын бала катнашты. Бәйрәм уен-көлке һәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды. «М.И.Г.» волонтерлар отряды һәм «Шәфкать» үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Белоснежка һәм гномнар» театральләштерелгән тамашасы балаларга аеруча хуш килде. Сабыйлар рәхәтләнеп кул чапты, салютка, күккә җибәрелгән шарларга карап сокланды.
Уеннарга килгәндә, ниндие генә юк иде монда: балалар күзләрен бәйләгән килеш уенчыклар да кисеп алдылар, кәрҗингә шарлар тутырдылар, чүлмәк тә ваттылар, кашык өстенә шар куеп та йөгерделәр, аркан да тартыштылар.
- Без бу бәйрәмгә ел саен киләбез. Концерт та бик матур үтә, кызым Гөлия конкурсларны бигрәк тә ярата. Мәйданда булган бар бәйгедә дә катнашырга тырышабыз, әле яңа гына ракетка өстенә шар куеп йөгердек. Баламның сөенгәнен күрү миңа да олы шатлык, - дип сөйләде Түбән Суыксудан Гүзәлия Фарукшина.
- Без дә кызым белән конкурсларда катнашабыз. Света авыруына карамастан, бик тә тормыш сөючән бала. Менә, үзегез генә карагыз әле, - ди Бәткедән Марина Евтеева, кызына ишарәләп. Света янында - аның әбисе Мәрзия ханым. Ул да әлеге бәйрәмгә оныгы белән ел саен килүен әйтте.
Уеннар арасында балалар, аларның әти-әниләре кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйланды. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсе исеменнән Роза Әбделманова һәрбер балага туңдырма өләште.
2 сәгатькә сузылган сабан туе балалар һәм ата-аналар күңелендә елның иң якты, матур көне булып сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев