Атна азагына Татарстанда җылытачак
12 гыйнварда көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.
Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.
Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев