Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген Тукай районында температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк
Бүген Тукай районында алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.
-
Түбән Кама шәһәренең элеккеге башлыгын сак астында тоту вакыты озайтылды
Тикшерү версиясе буенча, Түбән Кама шәһәренең элеккеге башлыгы Рамил Муллин һәм башка затлар бюджет акчалары белән бәйле мошенниклыкта шикләнелә. Ул СИЗОда 3 августка кадәр калачак.
-
Тукай районы авыллары Сабан туена нинди артистлар килә?
Тиздән халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме – Сабантуйлары җитә. Тукай районы авылларында милли бәйрәмебез күбесенчә якшәмбе, 7 июньдә оештырыла. Без авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшеп, авылларга нинди артистлар килә, нинди кызыклы программа оештырыла дип кызыксындык.
-
Татарстанда телләрне үстерү буенча яңартылган программа кабул ителде
Татарстанда 2036 елга кадәр телләрне саклау һәм үстерү буенча яңартылган программа кабул ителде. Ул татар, рус һәм башка халыклар телләрен өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтүне күздә тота.
-
Тукай районында яңгыр һәм +14 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Синоптиклар фаразы буенча, бүген Тукай районында салкынча һава торышы көтелә.
-
«Тормыш дулкыннары» — язмышлар турында яңа сәхифә
Дөньяга тугач та, һәр әти-әни ак биләүгә төреп, баласына бары тик бәхет кенә тели. Сабыеның язмышы якты, гомере тыныч, юлы уң булсын дип изге теләкләрен юллый. Әмма тормыш һәркемгә үз сынауларын әзерләп куя.
-
Татарстанда бүген һава +22 градуска кадәр җылыначак
Хәсән Туфан әйткәнчә, «Тагын бер яз саубуллашып китте...» Язны озатып, табигать җәйгә аяк басты. Бүген, 1 июнь, календарь буенча җәйнең беренче көне. Республика халкын нинди һава торышы көтә? Синоптиклар фаразына күз салыйк.
-
Татарстанда бүген дә яңгыр явачак
Ял көнен республика циклон йогынтысы астында уздырачак, һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак, дип хәбәр итә синоптиклар.
-
Марат Яруллин Тукай районы Сабан туеның төп кунагы булачак
6 июньдә Тукай районында узачак Сабан туенда танылган татар җырчысы Марат Яруллин чыгыш ясаячак. Популяр хитлар башкаручы һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган артист бәйрәм кунаклары өчен масштаблы музыкаль программа әзерли.
-
30 майда Татарстанда яңгыр һәм +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 30 майда республикада язучан-болытлы һава торышы сакланачак.
-
Филүс Каһиров Тукай районы Сабан туенда чыгыш ясаячак
Тукай районының Кызыл Байрак авылында 6 июньдә узачак төп Сабантуй бәйрәменә танылган җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Филүс Каһиров киләчәк.
-
Боерганда Сабантуйга бүләкләр җыялар
«Бүген безнең яраткан Боерган авылында Сабантуй батырлары өчен бүләкләр җыюның иң гүзәл, күңелле һәм дулкынландыргыч йоласы уза», — бу хакта Рәхилә Фәттахова хәбәр итә.
-
«Күрше» фестивале җәйге сезонны ача: Татарстан халкы проектлар өчен 1 миллион сумга кадәр грант ота ала
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылучы һәм күпләрнең күңеленә хуш килгән «Күрше» проекты якты вакыйгалары белән яңадан әйләнеп кайтырга әзер, дип хәбәр итә оештыручылар.
-
Җәйләү авылында зур Троица бәйрәме оештырылачак
Җәйләү авылында Троица («Тройсын») бәйрәме уңаеннан зур халык уены оештырыла: кунакларны җанлы музыка, күңелле биюләр һәм тәмле пылау көтә.
-
Бүген республикада кабат яңгырлы һәм җилле көн булачак
Татарстанда 29 майда болытлы һава торышы сакланачак, дип фаразлый синоптиклар.