Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 яңалык
Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк - болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде. Традицион киңәшмәнең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, пленар...
-
Тукайлылар районынбызны Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең респблика август киңәшмәсендә лаеклы тәкъдим итте
Новотроицкое мәктәбенең 7 сыйныф командасы - "Дус сыйныф серләре" ата-аналар комитетының республика конкурсы җиңүчесе Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты һәм Тукай районын лаеклы тәкъдим итте, дип хәбәр итә район мәдәният бүлеге.
-
Мәктәпкә быел кайчан барабыз?
Яңа уку елы быел, Корбан гаете булуына карамастан, 1 сентябрь көнне башлана. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтә. Шимбә көнне - 2 сентябрьдә исә укулар булачак. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итә. Мәктәпкә 4 нче сентябрьдә генә барачакбыз, дигән сүзләр дөрес түгел.
-
Белем алу өчен хәрәкәт кирәк, шуңа күрә ел саен машиналар тапшырабыз – Рөстәм Миңнеханов
Мөслимдә район һәм шәһәр башлыкларына мәгариф идарәләре өчен мәктәп автобуслары тапшырылды. Бүген Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан республиканың муниципаль берәмлек башлыклары кабул итеп алды. Район мәгариф идарәләренә 14 "Форд" микроавтобусы һәм...
-
Новотроицкоеда беренче сыйныфлар быел яңартылган бинада белем алачак
Бүген Новотроицкое мәктәбенең элек «Балкыш» лагере буларак эшләгән канатында тулы көченә ремонт эшләре бара. Бу бинада мәктәпнең башлангыч сыйныфлары өчен ике кабинет һәм балалар бакчасы өчен ике төркем бүлмәсе ачу күздә тотыла. Авылда балалар саны арта бару район, авыл җирлеге, мәгариф учреждениеләре җитәкчелеген әнә шундый карарга китерде. Ремонт эшләре республика...
-
Имтихан нәтиҗәләре мактанырлык түгел, министр район күрсәткечләрен тәнкыйтьләде
Быел районда бердәм дәүләт имтиханнарын 83 укучы тапшырды. Төп дәүләт имтиханнары тапшыручылар исә, ягъни тугызынчыны тәмамлаучылар, 306 бала булды. Унберенчеләрнең барысы да кулларына аттестат алды, аларның 18е чагыштырмача югары баллар алуга иреште. Тугызынчылардан 16 укучы кызыл аттестат белән чыкты, шул ук вакытта 11 бала - имтихан тапшыручыларның 3,5 проценты -...
-
Тукайлылар Сәләт лагерендә журналистика нечкәлекләренә төшенде
Сәләт лагере "Болгар Туган тел форумы"ның икенче сменасы дәвам итә. Файдалы һәм күңелле ял итүчеләр арасында тукайлылар да бар. Кичә Болгар аланында татар яшьләре журналистика нечкәлекләре мастер-классында катнашты. Аны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең проектлар режиссеры, алып баручы Венера Иванова үткәрде. Фото ВКонтакте челтәреннән
-
Тукайлылар Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашачак
23-25 нче июньдә Иннополис шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия робототехника олимпиадасының төп категориясендә, Татарстан Республикасының данын яклап, барлык өч яшь төркемендә дә Биклән егетләре катнашачак. Олимпиада 8 төрле категория буенча үткәрелә. Төп категория Бөтендөнья робототехника олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелә. Әлеге чарага Россиядән 311 команда (592 катнашучы) килер дип көтелә. Төп категориянең кечкенәләр...
-
Тукайлылар җәйге ялны Болгарда үткәрә
«Болгар-Туган тел» аланы финишка якынлаша, - дип хәбәр итәләр Болгардан Новый поселогы мәктәбе укучылары Рената Салихова һәм Наилә Гәрәйшина. Әлеге аланда алган тәэсирләр искиткеч! Ходайның һәр бирмеш көне кызыклы очрашулар,бәйгеләр,экскурсияләр белән истә калыр. Әйдаманнар безне рухи яктан та,мәдәни яктан да,физик яктан да үсештә булсыннар өчен бик нык тырыштылар. Үзебез дә...
-
Тукай районында балалар җәйге ялны ничек уздыра
Тукай районы Мусабай-Завод авылында балаларның җәйге яллары файдалы һәм күңелле уза, дип яза Гөлшат Салихова. Экология елы уңаеннан мәдәният хезмәкәрләре, балалар белән бергәләп, авылның "Фәрдетдин" чишмәсенә сәяхәт оештырган. Чишмәне һәм аның тирә-ягын чүп-чардан арындыргач, челтерәп аккан саф суы белән бит-кулларны юып, дару хләннәре җыярга каенлыкка да кергәннәр. Үзләре белән алып...
-
Балаларның ялы: «Чемпион» лагере булачак солдатлар тәрбияли
Мәктәпләрдә укулар тәмамланса да, укучыларның күпчелеге әле җәйге каникулларга таралырга ашыкмый. Кемдер дәүләт имтиханнары тапшыра, кемнәрдер җәйге лагерьларга йөри. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфларда әле чыгарылыш сынаулары июнь ахырына кадәр дәвам итә. Көннәр салкын дип тормыйлар, балалар мәктәп яны лагерьларына да күпләп йөриләр, профильле лагерьларда да ял итәләр.
-
Тукай районы мәктәпләрендә имтихан сынауларының кызган чоры
Бүген Тукай районы мәктәпләренең 283 чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучысы химия, география һәм җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы тапшыра. Круглое Поле поселогы мәктәбендә хәзерге сәгатьләрдә сынау бара. Мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Исаев әйткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына укучылар уку елы дәвамында зур тырышлык белән әзерләнде, шулай ук...
-
Балаларны яклау көнендә Тукай районында мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачты + "Чемпион" лагереннан фоторепортаж
Балаларны яклау көненә бүләк итеп, бүгеннән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Калмия мәктәбе базасында эшләгән «Чемпион» хәрби-патриотик лагеренда исә бүген ябылу тантанасы. Анда инде 10нчы сыйныф егетләре 26 майда ук җыелганнар иде. Биредә 25 яшүсмер хәрби-спорт юнәлешендә шөгыльләнде. Берничә көннән, 5...
-
Нәниләргә бүләк – Тукай районының «Татарстан» совхозы поселогында яңа үзәк ачылды
«Татарстан» совхозы поселогында балаларны яклау көне алдыннан нәниләргә зур бүләк ясадылар - биредә авыл китапханәсендә иртә үсеш үзәге ачылды. Үзәккә яңа туганнардан алып мәктәпкәчә яшьтәге балаларны алып килергә була. Китапханә 2016 елда «Библиоутрау» проекты белән бәйгедә катнашып, 600 мең сумлык грант откан иде. Үзәк шул акчадан финансланган: монда нәниләргә аерым...
-
Новотроицкоеда кызлар тасмаларына туры китереп, кызыл бантиклар таккан иде
Роберт Гыйниятуллин, Максим Соколов, Рамил Хәсәнов, Татьяна Титинечко, Диләрә Треногина өчен бераз моңсу да бүген - туган йортларына әверелгән мәктәпләреннән, һәрвакыт ярдәм кулын сузган, икенче әти-әниләренә әйләнгән укытучыларыннан аерылалар. Күңелле дә - гомер юлларындагы башлангыч сынауны уңышлы үтеп, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Тугызынчы сыйныф укучылары арасыннан да...