Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган сыйныфташларыгыз, ун ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу...
-
Тукай районында балалар бакчасында үзенчәлекле җыелыш үткәрелде
Мусабай Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте. Кабул итү шәхси консультацияләр формасында оештырылды. Шулай ук белгечләр әти-әниләр алдында гомуми чыгышлар да әзерләгәннәр иде. Психолог Л. Насыйрова чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: "Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга,...
-
Тукай районы укучылары җиңү яулады
Мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларның республика туры төгәлләнде. Өч укучы районыбызга җиңү китерде һәм призер дипломнарына лаек булды. Мусабай-Завод урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вәлиева Рузилә татар әдәбиятыннан өченче ел рәттән җиңү яулады(җитәкчесе Вилданова Лилия Равилевна). Новый поселогы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Бариев Тимур биологиядән (җитәкчесе Минегулова Гөлнара Рафиковна),...
-
2017 елга БДИ расписаниесе
Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабы: 23 март - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтихан узды; 27 март - рус теле; 29 март - тарих, химия; 31 март - математика Б, П; 3 апрель - чит телләр (телдән); 5 апрель - чит телләр, биология, физика; 7 апрель - җәмгыять белеме, әдәбият....
-
Кешелек алдында торган экологик проблемаларны Тукай районы Мусабай-Завод авылында ачыкладылар
Мусабай-Завод урта мәктәбендә "Җирнең язмышы безнең кулларда" дигән исем астында экология дәресе үтте. Чара Тукай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, мәктәп директоры Николай Марсалов һәм укытучылар катнашында узды. Биология-химия укытучысы Ф. Абдуллина кешелек алдында торган экологик проблемаларны ачыклады, укучылар белән...
-
Сәмәкәй авылында экология дәресе узды
Таш, су, һава, урманнарны Табигать дип атыйбыз. Табигатьсез яшәп булмый Нигә соң сакламыйбыз? Елгаларны пычратабыз, Урманнарны кисәбез. Чишмәләрне чистартмыйбыз, Матурлыкны бозабыз. "Табигатьне саклагыз!" - дип язган, Лозунглар язып эләбез. Ә үзебез шул язу янында, Ашап-эчеп, чүпләп китәбез. (Низамиева Л.К.) 2017нче ел - Россиядә экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан...
-
Күңелләрдә яз җылысы
Без, бәйрәм якынлашкан көннәрдә Бәтке авылында урнашкан «Аленушка» балалар бакчасында булып, сабыйларның әлеге күркәм бәйрәмгә ничек әзерләнүләрен күреп кайттык. Алай гына да түгел, балаларның әниләренә әйтәсе ягымлы сүзләрен, матур теләкләрен, ятлаган шигырьләрен видеога төшердек. Әлеге видеоязмаларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://tukai-rt.ru/) карый аласыз.
-
Районның һәрбер мәктәбендә батырлык дәресләре узды
Шимбә көнне районның һәрбер мәктәбендә батырлык дәресләре узды. Укучылар белән очрашуга хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Әфган,Чечен сугышы ветераннары чакырылды. Укучылар сугышта булган кызыклы хәлләр, фаҗигале вакыйгалар турында тын да алмыйча тыңладылар, сорауларын бирделәр. Бу очрашу балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия чара булды. Укучылар янәшәбездә яшәүче батырларыбызны белеп үсәргә тиеш,...
-
Тукайлылар Парламент дәресендә катнашты
Тукай районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе - 2017»дә катнашты.
-
Парталар артында – әти-әниләр
Бу атнада район мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында укучыларның әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» дип аталган бөтенроссия акциясе быел беренче тапкыр уздырылды. Чарада безнең районнан 50 әти-әни катнашты.
-
Мәгариф министры Тукай районында белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты
Бүген ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тукай районына эшлекле сәфәр кысаларында Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Энгель Нәвапович Новотроицкое авылында мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев әлеге авыл җирлегендә мәктәпкә дә, бакчага да балалар өчен...
-
Тукай районында әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр уздырылды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Быел 9 нчы һәм...
-
Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан мәсьәләсен хәл итә
1 февральгә, райондагы барлык унберенче сыйныф укучыларының кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы билгеле булырга һәм мәгълүмат базасында теркәлергә тиеш. Узган еллардагы кебек үк, имтиханнарның икесе - математика һәм рус теленнән мәҗбүри, калган фәннәрне укучы үзе сайлый. Сайлап алына торган предметларның саны чикләнмәгән, теләге булган кеше 14 фәннән дә сынау...
-
Тукайлылар Парламент дәресендә катнашты
Тукай районы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе-2017»дә катнашты. 27 гыйнвар көнне Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көне республиканың Стратегия- 2030 программасын пропагандалауга багышлап уздырылды. Тукай районыннан әлеге чарада Биклән мәктәбеннән Ләйсән Абдуллина һәм Бәткедән Розалия Әбсәләмова катнашты. ТР Дәүләт Советы матбугат...
-
Тукай районы мөгаллимнәре республиканың «Ел укытучысы-2017» исеме өчен көрәшә
«Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2017» конкурсы районда да үз эшен башлады. Муниципаль этап 18 гыйнвардан игълан ителде. Бәйгедә быел бездән 23 мөгаллим катнаша. Алар башлангыч сыйныф һәм төрле фән укытучылары. 19 гыйнвардан алар дүрт кустка бүленеп, үз көчләрен сыный башладылар инде. Түбән Суыксу мәктәбендә узган сайлап алу этабында барысы...