Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукай районы укучылары робототехника буенча республикакүләм сайлап алу ярышларында беренче урынны яулады
14 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының "Мобиль робототехника" төренә сайлап алу туры үтте. Анда Татарстан Республикасының 28 районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 67 команда катнашты. "10+" категориясендә чыгыш ясаган 39 команда арасында Биклән мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче...
-
Мусабай-Заводта Мәктәп һәм бакча төзекләндерелә, ФАП ремонт көтә
Район җитәкчелеге быел да, авыл җирлекләренә чыгып, халык белән очрашуларны башлады. Җыеннарның беренчеләре, гадәттәгечә, Бордыда һәм Мусабай-Заводта үтте. 2017 ел Россиядә экология елы дип игълан ителү кысаларында, җирлек башлыклары үз чыгышларында шушы темага ныграк тукталды. Аннары узган елга хисап бирде, хәл итәсе проблемаларга кагылды. Зал тутырып булмаса да, ике авылда...
-
Югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты
Шушы көннәрдә өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан, махсус чара оештырылды. Очрашуга Казан дәүләт аграр университеты һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре килгән иде.
-
Укытучылар күреп кайтты, хәзер укучыларны җибәрәләр
Күптән түгел район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлеше Комсомолец поселогы мәктәбендә узды. Анда районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре чакырылган иде. Мөгаллимнәргә әлеге тантаналы чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, район агросәнәгать комплексы профсоюз эшчеләре оешмасы рәисе Гомәр Хәйруллин, шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы Рамил...
-
Сәмәкәй мәктәбендә – белем бәйрәме (фото)
Белем көнен мәктәбебез елдагыча үзенең ишекләрен ачып каршы алды, бик күп кунаклар, авылдашлар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, мәктәптә күп еллар хезмәт иткән ветераннарыбыз килгән иде. Бу елда мәктәп бусагасын атлап тәүге адымнарын ясап, 5 укучы керде. Алар Сәмәкәй, Сәет, Күгәш авылларыннан. Беренче укытучылары Галләмова Фәридә Назиф кызы. Балаларны белем көне...
-
Яңа уку елында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын үстерүгә игътибар тагын да көчәячәк
Бүген районның мәгариф системасы ничек яши, хәл итәсе нинди проблемалары бар, киләчәккә нинди максатлар куя? Һәр елны мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан газета хәбәрчесе мәгариф мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев белән шул турыда әңгәмә кора. Традициягә кергән киңәшмә районда бүген үтә. Ә моңа кадәр,...
-
Тукай районында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә
Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде. Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар 5 миллионнан...
-
Энгель Фәттахов: «Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, без баланы унынчыга алырга тиеш»
Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ун фән буенча узган ел күрсәткечләренә караганда югарырак булган. Ә химиядән һәм немец теленнән уртача баллар күрсәткече түбәнәйгән. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
-
Тукай районы мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чираттагы БДИ тапшыра
Бүген 11 нче сыйныф укучылары , барысы 98 егет һәм кыз чираттагы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар - бу юлы информатика һәм ИКТ белән тарихтан. 14 июньдә чит телләрдән һәм биологиядән имтиханнар үтте. 20 июньдә - химия белән физикадан , ә 22сендә быел соңгы БДИ -химиядән узачак. Аннары резерв көннәре каралган.
-
Уку алдынгыларына «Гигант» хуҗалыгы исеменнән грантлар тапшырылды
Яңа поселогы мәктәбен быел 10 укучы тәмамлый (IX сыйныфны - 23). Алар - ак алъяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы гына тапшырсалар, бу егет-кызларны олы юл - мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Гомергә истә калырлык мизгелләрнең берсе булган соңгы кыңгырау...
-
Сәмәкәй мәктәбендә соңгы кыңгырау заманча итеп төзекләндерелгән спорт залын карау белән тәмамланды
Сәмәкәй мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме бу юлы да бик җылы мохиттә үтте. Тугызынчы сыйныфны 5 укучы тәмамлый - Алмаз Гыйльфанов, Альбина Аждер, Алинә Минвәлиева, Ләйлә Сабирҗанова, Айназ Сәлахетдинова. Бәйрәмчә матур итеп киенгән егет-кызларның урыны сәхнә түрендә булды. Беренче имтиханнарын (ул татар теленнән булган) 4-5 билгеләренә генә биргәннәр. Һәммәсенең укуда, спортта...
-
Теләнче Тамакта фәнни-гамәли конференция үтте
Күптән түгел Теләнче Тамак урта мәктәбе базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында экология-географик белем бирүнең дәвамчанлыгы» темасына II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә укучы яшьләрдә экология-географик культураны формалаштыру, мәктәптә һәм югары уку йортында табигый һәм гуманитар дисциплиналарны өйрәнгәндә экологик һәм географик белемнең дәвамчанлыгы мәсьәләсе, укыту-тәрбия барышында инновацион технологияләр куллану...
-
Райондашларыбыз – рус теле буенча республика олимпиадасы призерлары
Күптән түгел Казан шәһәрендә рус теленнән ана телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып үтте. Әлеге олимпиадада республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган иң акыллы, иң зирәк 150дән артык мәктәп укучысы катнашты. Район данын олимпиадада 5 укучы яклады, алар арасында Нәзлия Шәймәрданова белән Илүзә Шәйдуллина призерлар булдылар.
-
Укытучылар үзләрен профессиональ яктан сыный
Районда һәр елдагыча февраль аенда «Иң яхшы өстәмә белем бирүче педагог» һәм «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе» дип аталган профессиональ конкурсларның финаллары булып үтте. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре 3 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясендә зона этабында үзләрен сынап караячаклар.
-
Районда иң яхшы вожатыйны сайлап алганнар
Бәтке авылы мәктәбендә "Иң яхшы вожатый" республика конкурсының муниципаль этабының финалы узды. Бәйгенең финалына чыгар өчен, VII-XI сыйныф укучылары анкеталарын, "Мин вожатый" дигән темага эссе, үз эшчәнлекләре турында презентацияләрен портфолиога җыеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җибәргәннәр. Комиссия 19 катнашучыдан 9 кешене сайлап алган. Конкурсның финалында яшьләр төрле сынаулар һәм биремнәр...