Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Ел укытучысы» бәйгесенә муниципаль этапта өч мөгаллим сайлап алыначак
Районда «Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2016» бәйгесенең муниципаль этабының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 32 педагог катнашты. Укытучылар дүрт кустта эшләделәр - Бәтке, Түбән Суыксу, Новотроицкое һәм Теләнче Тамак мәктәпләрендә жюри алдында чыгыш ясадылар.
-
Биклән мәктәбе укучылары Иннополиска робототехника буенча укуга барды
2015 нче елның көзендә Иннополис шәһәренең университеты каршында дистанцион робототехника мәктәбе (ДРМ) эшли башлады. Биклән мәктәбендә эшләп килүче "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар - Алмаз Якупов, Азат Әхмәтҗанов, Ирек Латыпов, Салават Якупов - анда бик актив катнаштылар (түгәрәк җитәкчесе Ренат Якупов). Көзге сессия октябрь, ноябрь, декабрь айлары дәвамында үтте. Һәр айда...
-
Иртәгә Тукай районы мәктәп укучылары өчен олимпиадалар башлана
Күпләрнең бүген - 2016 елда беренче эш көне, укучыларның иң озык чиреге башланды. Ә иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы старт ала. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда...
-
Бу көн безнең өчен чын бәйрәмдәй булды
17 декабрь көнне Чиләбе өлкәсеннән килгән кунаклар район мәгариф белгечләре һәм татар теле укытучылары белән берлектә район хакимиятенең утырышлар залында «Икетеллелек шартларында шәхеснең милли үзаңы үсешен формалаштыру юллары» дип исемләнгән төбәкара семинарда катнаштылар.
-
«Чишмә башы» бәйгесе Мәләкәс авылына килеп җитте
Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында 3 нче ноябрьдә тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Мәдәният йорты сәхнәсендә «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылының символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р.Сәетгәрәева сүзләре, Р.Семенова көе) җырланылды. Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар...
-
Кече Шилнәдәге "Дуслык" мәктәп яны лагере (фото)
Кече Шилнә авылы мәктәбендә канникуллар вакытында да балалар тавышы тынмый. Биредә «Дуслык» мәктәп яны лагере эшли. 42 укучы ялларны таныш сыйныфларда үткәрә. Лагерьдә 3 отряд оешты. Балалар 6 әйдаман карамагында. Алар укытучылар белән берлектә укучыларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен тырыша. - Һәр көнне кызыклы вакыйгага, яки шөгыльгә...
-
«Шәфкать» үзәге психологы: «Балагызга ярдәм итәргә телисез икән, аның көчендә шикләнмәгез!»
Иске Абдул авылы мәктәбендә ата-аналар җыелышы гадәти узмады. Биредә «Шәфкать» үзәге психологы чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти-әниләрен үз балаларына ярдәм итәргә өйрәтте. Бугенге укучыларны алда имтиханнар, аттестат алу, уку йортларына керү көтә. Бу балаларның борчылуы, югалып калуы сәбәбе булырга мөмкин. Әлеге очракта укучыларга ярдәмгә әти һәм әниләре килергә тиеш. Иң беренче...
-
Укучылар каникулларны ничек уздырырга җыена (сораштыру)
Иртәгәдән укучыларның каникуллары башлана. Бу озын дәресләр, сыйныфка чакыручы кыңгырау тавышы, тәлапчән укытучы һәм кич буена өй эше әзерләү бер атнага гына булса да онытылып торачак дигән сүз. Укучыларның алдагы 7 көнне ничек үткәрәчәген аларның үзләреннән һәм әти-әниләреннән сорадык. Укучылар Данис Шакиров, 6 нчы сыйныф укучысы: «Мин шәһәрдә калам. Рәхәтләнеп...
-
Кече Шилнә һәм Сәмәкәй мәктәпләренең беренче сыйныфка баручы балаларына портфельләр тапшырдылар
Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Кече Шилнә мәктәбенең беренче сыйныфка баручы сабыйларына портфельләр тапшыру тантанасы булып үтте. Дүшәмбе көнне исә мондый мәктәп сумкалары Сәмәкәй авылы балаларына да бирелде.
-
Район мөгаллимнәре мәгарифтәге яңарышлардан бер адымга читтә калмыйлар
25 августта районның мәгариф хезмәткәрләре традиция буенча август конференциясенә җыелалар. Шул уңайдан һәр елны мәгариф бүлеге башлыгы белән әңгәмә корып ала торган гадәтебез бар. Илнең, республиканың, шул исәптән районның да мәгариф тармагы соңгы вакытта шактый үзгәрешләр кичерә. Шуңа күрә анда проблемалар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Ләкин шушындый катлаулы...
-
Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды
Әлеге республикакүләм акциясенең төп максаты - авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә оешма-предприятеләрнең һәм халыкның игътибарын җәлеп итү. Мәктәпкә җыенырга булышуда күңеле белән мәрхәмәтлек күрсәтүгә, изгелеккә әзер торган һәркемнең ярдәменә таяну күздә тотыла.
-
Мәктәп яны лагереның соңгы көне, ә балаларның тараласы килми
Дөньяда балаларның тирә-якны яңгыратып, гөр килеп уйнауларыннан да күңелле ни бар микән? Күңелгә җылы бөркелә, яшәешебезнең мәгънәсе, сабыйларыбыз белән тормышның тулы, ямьле булуы турында искәртә аларның көр тавышлары, көндәлек мәшәкатьләребездән югарырак күтәрә. Йомыш белән барган җиремнән, үзем дә сизмәстән, шул сихри тавыш чакырган якка таба атлыйм. Баксаң, мәктәп яны лагерена...
-
Биклән укучылары «Соңгы кыңгырау»дан соң, лимузинга утырып, Чаллыга китте
Биклән урта мәктәбенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме елдагыча күңелле, истә калырлык, тойгыларга бай булды. Мәктәп янындагы алан шарлар белән матур итеп бизәлгән. Мәктәп, саубуллашу, укытучылар турында талгын гына җырлар агыла. hәркемнең - әти-әниләр, укытучылар, укучылар, килгән кунакларның күңелен бер үк вакытта сагышлы да, күңелле дә хисләр биләп алган.
-
Матур бер җыр булып калыр күңелләрдә, сагындырыр мәктәп еллары...
Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре үтте. Шатлыклы да, сагышлы да ул. Шатлыклы, чөнки унбер ел буе куелган хезмәткә йомгак ясала, алда мөстәкыйль юллар көтә. Үсмер чакта кем генә хыялланмаган тиз генә үсеп, олы тормышка аяк басу турында. Сагышлы, чөнки ничәмә еллар буена бергә уйнап, белем кыясына...
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра
25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Бүген, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да...