Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яран гөл нигә тамырланмый?
Пеларгония, халыкча итеп әйтсәк, яран гөлнең тамыр системасы барлыкка килсен өчен, дөрес сайланган туфрак катнашмасыннан, су сибүдән тыш, кояш нурлары, салкынча саф һава, үсентене астан җылыту таләп ителә. Шунлыктан өй шартларында пеларгонияне чыбыкчадан апрельдән июль аена кадәр үрчетергә киңәш ителә. Чыбыкчаның киселгән урынын активлаштырылган күмер белән эшкәртергә, бүлмә температурасында 2...
-
Чәегез тәмле булсын
Чәй тәмле һәм файдалы булсын өчен, аны сайларга, пешерергә өйрәнергә кирәк. Чәйнең кайчан чыгарылуын тикшереп алыгыз. Капларга тутырылуына алты айдан артык вакыт узган икән, мондыен алмау хәерлерәк.
-
Кыш айларында үсемлекләргә өстәмә яктылык кирәк
Чын бакчачы кышын да ял итми. Бакчасын акрынлап тәрәзә төбенә күчерә. Тәрәзә төбендә яшел тәмләткечләр, помидор, борыч һәм башка үсемлекләр үстереп була. Әмма кышын иң нык җитешмәгән әйбер - яктылык. Кояш нурлары җитмәүне үсемлекләр тиз сизә. Шуңа өстәмә яктыртмый булмый.
-
Суган нигә чери?
Күп бакчачылар суганның черүеннән зарлана. Суган начар саклануның сәбәпләре күп: үстергәндә туфракта азот күп булу, өлгергәндә суны мулдан сибү яки җәй азагы яңгырлы килү яисә җыярга соңга калу.
-
Артык авырлыктан котылабыз
Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен - бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Бер ризык белән махсус туклануның өстенлеге - артык авырлыктан тиз...
-
Бозлы яңгырдан соң
Кышын бозлы яңгыр, юеш кар яугалый. Бакчаларга мондый куркыныч аеруча кыш башында еш янарга мөмкин. Юеш кар агачларны сара, ул ботакларны сындырырга мөмкин. Бураннан соң чыгып, карны сак кына селкеп төшерегез. Бозлы яңгыр - иң куркынычы. Ул ботакларны үтә күренмәле авыр тышча белән әйләндереп ала. Бозлы элпә астында калган бөреләр...
-
Файдалы киңәшләр
▪ Ашны пешергәндә акрын гына болгатыгыз. Болай яшелчәләр тигез пешә, изелми. ▪ Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, суына һәр 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. ▪ Бәрәңгене көчле утта пешермәгез, югыйсә аның тышы пешә, ә эче чи кала. ▪ Чатнаган йомырка пешергәндә, агып чыкмасын өчен,...
-
Баклажанда пицца
Кирәк: 1әр баклажан, помидор һәм сосиска, 50 г каты сыр, 1 чәй кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч. Баклажанны 1 см калынлыкта түгәрәкләп турарга. Савытка салып, аз гына тоз сибәргә һәм 15-20 минут тотарга. Баклажан түгәрәкләрен пергамент кәгазь җәелгән өслеккә куеп, 5 минут пешерергә. Сосисканы...
-
ТОЗЛЫ СКУМБРИЯ БАЛЫГЫ (РЕЦЕПТ)
1 кг скумбрия балыгы өчен 1 литр маринад кирәк була. Маринад өчен: 5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры горчица, 6 шт лавр яфрагы, 2 шт канәфер, 2 аш кашыгы сыек май. Әзерләү тәртибе: балыкларны чистартабыз. Аерым савытта, тәкъдим ителгән ингредиентлардан маринад кайнатабыз һәм...
-
Гөмбә тозлау
Кирәк: 5 кг урман гөмбәсе, яшел рәйхан; тозлау өчен: 4 стакан су, 2шәр стакан шикәр комы һәм 9 процентлы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, тоз, бөртекле кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер, хуш исле борыч һәм сарымсак. Гөмбәләрнең яхшыларын сайлап алып чистартырга, бераз корытырга һәм кайнап торган тозлы суда өлешләп...
-
Балан бәлеше
Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч. Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга. Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга,...
-
Балан турында
Балан - иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла: ► балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә; ► өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса....
-
Гәүдә төзелешенә карап тукланабыз
Бүгенге көндә хатын-кызлар башкармаган эш юк. Ирләр белән беррәттән, алар тауларга да менә, хәрби хезмәткә дә бара, галәмгә дә оча, йорт һәм кораблар төзи, хәтта ил белән дә идарә итә. Шуңа карамастан, хатын-кызлар һәм ирләр бер-берсеннән аерыла. Әлеге үзгәлек, беренче чиратта, тәнебезгә хас үзенчәлекләрдә чагылыш таба. Аларның бер өлеше нәселдән...
-
Пешермичә генә «Кырмыска оясы» торты
Кирәк: 400 г уалып торган печенье, кабыгы чистартылган 100 г әстерхан чикләвеге, 100 г атланмай, 1 банка кайнатылган куертылган сөт, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин (корица). Өстенә сибү өчен кондитер вагы. Печеньены кул белән ваткаларга. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомшартылган атланмайны кайнатылган куертылган сөт белән бергә миксер ярдәмендә тугларга. Печенье, чикләвек,...
-
Кәҗә сөтенең файдасы турында
Кәҗә сөте онкологик чирләрдән тилмерүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10-15 көн кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә. Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыерныкыннан 1,5 тапкыр күбрәк, ул өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала....