Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сөтне ничек эшкәртәләр?
Пастеризацияләнгән сөт. Сөтне 15-30 минут 60-70 °Ска кадәр җылыталар. Болай эшкәртелгәндә аның әчү процессы тоткарлана, ә файдалы микроорганизмнары кала. Мондый сөт 36 сәгатьтән артык сакланмый. Стерильләштерелгән сөт - 115-135 °Ска кадәр җылытып әзерләнә. Болай эшкәртелгәндә витаминнар саклана, әмма тере споралар һәм бактерияләр, шул исәптән организм өчен файдалылары да үлә. Аның...
-
Алдауны ничек аңларга?
Ялларны ничек үткәрдегез? Спорт белән шөгыльләндегезме? Берәр театрга бардыгызмы? Күңелегездә соңыннан искә алырлык хатирәләр калдымы? Әлеге сорауларга җавап бирү мәҗбүри түгел, әлбәттә. Шул сорауларга булган беренче тәэсирегезне исегезгә төшерегез әле. Ничек кенә булмасын, сез аларны игътибарсыз калдырмадыгыз, димәк, үзегез дә сизмәстән, хәйләле йогынтыга, алдауга бирелдегез.
-
Яңа 2018 елны ничек каршы алырга?
2018 ел - Сары Җир Эте елы. Белгәнебезчә, эт ул кешенең иң яхшы, иң тугры дусты. Эт кешегә начарлык эшләргә сәләтле түгел, димәк, яңа елның да уңышлы, әйбәт үтүен көтәргә була.
-
Файдалы киңәшләр
► Ит кыздырганда, тозны азактан гына сибәргә кирәк. Юкса ит сусыл булмый. ► Шулпа пешергәндә, итне салкын суга салып кайнатыгыз. Салат, икенче ашлар өчен исә кайнар суга салып пешерегез. Болай ит сусылрак була. ► Кисә башлаган лимон кибеп китсә, салкын суга салып торыгыз. ► Берничә озын макарон кадап куйсаң, камыр...
-
Микродулкынлы мич серләре
Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан. Аның максаты - ризыкны тиз арада җылыту һәм немец солдатлары казармаларына салкын вакытта җылылык бирү.
-
Куна тактасын ничек яңартырга?
Пластик куна тактасын чистарту өчен, таска җылы су агызырга, 1 л га 1 аш кашыгы исәбеннән отбеливатель өстәргә. Кунаны 15 минутка таска салып торырга. Аннан лимон согы һәм чәй содасы катнашмасы сылап, 20 минут тотарга. Соңыннан сабынлы су белән яхшылап юарга. Агач куна тактасын шомарту юлы белән яңарталар. Моны ком...
-
Йомырканың агы файдалымы?
Йомырка сарысында файдалы матдәләр агындагыга караганда күбрәк. Аның каравы, агын организм җиңелрәк үзләштерә. Анда күзәнәкләр төзүдә кирәкле матдәләр бар. Табиб тыюы булмаганда бала атнага кимендә 2-3 йомырка ашарга тиеш. Йомырка балалар, йөкле хатын-кызлар, акыл хезмәте башкаручыларга аеруча кирәк.
-
Хисләрне ничек яңартырга?
Белгечләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында романтика бетсә, хисләр суына, мәхәббәт үлә башлый. Нәтиҗәдә, алар арасында дуслык кына кала. Шуңа да гаиләдәге хис-тойгыны яңарту зарур. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә була.
-
Декабрьдә бакча эшләре
Кыш айларында бакчачының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән азрак арынып торган чагы. Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк. Кар катламын тикшереп торырга. Чөнки ул - үсемлекләр өчен җылы юрган. Декабрьдә кыска вакытлы җылытулар булгалый. Нәтиҗәдә җир ачылырга һәм кинәт суытырга мөмкин.
-
Карабодай ашагыз
Аминокислоталар микъдары буенча карабодай аксымы иткә тиңләшә. Ул иттән күпкә җиңелрәк үзләштерелә. - Карабодай фолий кислотасына бай. Ул организмны ныгыта, хатын-кызларга репродуктив системаны җайга салырга булыша. - Карабодай - экологик яктан чиста азык. Ул - геннарын үзгәртә алмаган бердәнбер үсемлек. Аны үстергәндә пестицидлар кулланылмый. Карабодай корткычлар һәм чүп үләннәрен үзе...
-
Кер юу нечкәлекләре
Элек керне көл яисә кер сабыны белән юганнар. Хәзер исә кибет киштәләре эшне җиңеләйтергә ярдәм итүче төрледән-төрле кер юу ончалары, агарткыч һәм кием йомшарткычлар белән тулы. Әмма игъланнарда мактап кына телгә алынганча, алар, чыннан да, сәламәтлеккә зыянсызмы соң? Һәм аларны шулкадәр дә алыштыргысыз дип исәпләргә мөмкинме?
-
Бәрәңге коймагы
Кирәк: 6-7 чи бәрәңге, 2 йомырка, аз гына тоз, борыч, 2 аш кашыгы он, теләк буенча 1 суган. Бәрәңгене эре угычтан уарга. Йомырка сытарга, тәменчә тоз, борыч өстәп, он кушып болгатырга. Угычтан уылган суган салырга була, ансыз да тәмле. Бәрәңге коймагын үсемлек мае белән майланган табада капкач каплап пешерергә. Ашларыгыз...
-
Кактус чәчәк атамы?
Күпләр кактус бик сирәк чәчәк ата дип уйлый. Тиешле тәрбия булганда, ул ел саен матур чәчәкләре белән сөендерә ала.
-
Базилик турында
Базиликта Р витамины, каротин (А провитамины), аскорбин кислотасы, К витамины, кальций, магний, калий бар. Ул организмны ныгыта, тонусны күтәрә, тынычландыра. Базиликта эфир майлары күп. Ул энергияне арттыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Фитонцидлар күп булу сәбәпле, антибактериаль үзлеккә ия. Базиликның җиңелчә бәвел куу үзлеге бар. Бөерләрдә таш булганда файдасы зур. Ул...
-
Сарымсак яман шештән саклый
Галимнәр атнага кимендә ике тапкыр сарымсак ашаган тәмәке тартучының үпкә рагы куркынычы 30 процентка кимүен ачыклаган.