Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тавыкның түш ите һәм фасоль белән салат (Рецепт)
Кирәкле продуктлар: 300 г ысланган тавык филесы, 300 г кыяр, 400 г консервланган фасоль, тоз, майонез. Кыяр һәм тавык филесын шакмаклап турарга. Тавык итен, кыяр һәм суы саркытылган фасольне кушарга, тәменчә тоз өстәргә. Майонез кушып болгатырга.
-
Гөмбә эчләрендә гөмбә (Рецепт)
Кирәкле продуктлар: 300 г шампиньон, 150 г индейка яки тавык филесы, 100 г суган, 100 мл каймак (15-20%), 150 г сыр, тоз, борыч, үсемлек мае. Гөмбәнең эшләпәсен аерып алырга, аякларын ваклап турарга. Суганны, итне дә ваклап турарга. Сырны вак угычта уарга. Суганны үсемлек маенда кыздырырга, аннан итне дә салып, 10-15...
-
Яңа ел каникуллары: ничек уздырырга? 10 тәкъдим
1. Гаиләгез белән бергәләп берәр кул эшләнмәсе ясагыз. 2. Гаиләдәге яңалыклар турында дуслар һәм туганнар өчен утырып хат языгыз. 3. Гаилә видеоархивын карау кичәсе оештырыгыз. 4. Бергәләшеп ашарга пешерегез. 5. Җыелган фотолардан фотокитап ясагыз. 6. Фотосессия ясагыз. 7. Нәсел агачы ясагыз. 8. Өстәл уеннары уйнагыз. 9. Кошлар өчен җимлек ясагыз....
-
Сыр һәм ананаслы салат (Рецепт)
Кирәкле продуктлар: 300 г каты сыр, 300 г консервланган ананаслар, 2-3 тырнак сарымсак, майонез. Сырны вак угычта уарга. Ананасларны вак шакмак итеп турарга. Сыр белән ананасны кушып болгатырга. Вакланган сарымсак өстәргә, барысын бергә майонез өстәп болгатырга.
-
Эремчекле шарчыклар
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куярлар. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка...
-
2018 елга райондашларыбыз өчен йолдызнамә
Кучкар (21.03-19.04). Сезне җитди һәм куп көч таләп итә торган ел көтә. Эшегезне бүлгәләп яисә берәр дустыгыз, бизнес буенча партнерыгыз белән бергәлектә эшләсәгез, һичшиксез, уңыш елмаячак. Сезне олы һәм мәңгелек мәхәббәт көтә. Моннан тыш иҗади яктан да камиллеккә омтылырга кирәк булачак. Гаиләгезгә, туган-тумачаларыгызга тагын да игътибарлырак булыгыз. Җәй айларында сезне...
-
Гыйнвар салаты
1 банка яшел борчак, 400 г кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга була), 100 г ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак. Суганны, колбасаны вак шакмаклап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп...
-
Тавык итеннән өлеш
Камыр өчен: 0,5 стакан җылымса сөт, 50 г атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 0,5 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, он. Эчлек өчен: 3 бәрәңге, 1 тавыкның түш ите, 2 суган, тоз, борыч. Майлау өчен: 1...
-
Гөлләрне нәрсә белән тукландырырга?
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк. Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин. Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга...
-
Мультиварка озак хезмәт итсен өчен
Мультиварка озак хезмәт итсен өчен, берничә таләпне үтәргә кирәк.
-
Иске итек эшкә ярый
Кышкы аяк киеменә иске итектән кисеп ясалган аслык салсагыз, аягыгыз иң суык көннәрдә дә туңмас. Мондый аслыкны резин итек өчен дә әзерләргә була. Моның өчен кияргә яраксыз хәлгә килгән иске итек кенә кирәк. Иң элек аның балтырын кисәргә. Аяк киеменең үз аслыгын алып, итек материалы өстенә куярга һәм сабын кисәге...
-
Бәйрәм табынына кабаклы гөбәдия
Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он. Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз. Камыр өчен...
-
«Алсу чәчәк» салаты
Кирәк: 300 г краб таякчыклары, 2-3 помидор, 2 тырнак сарымсак, 200 г каты сыр, майонез, тәменчә тоз, борыч. Краб таякчыклары, помидорны шакмаклап турарга. Сырны эре угычтан уарга. Сарымсакны изәргә яки вак угычтан уарга. Барысын бергә кушарга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Майонез кушып болгатырга. Салатның өстен укроп белән бизәргә. Мондый салатны...
-
Бәйрәм табынына тәмле алма пирогы
Кирәк: 250 г он, 113 г акмай, 1 йомырка, 50 г шикәр пудрасы, берничә кашык салкын су. Акмайны он белән берләштереп уарга. Йомырка, шикәр пудрасы һәм, берәр кашык салкын су сала-сала (гадәттә 2 стакан су кирәк була), камыр басарга. Массаны 30 минутка суыткычка куеп торырга. Эчлеге өчен: алмаларны зур булмаган...
-
Мандарин турында
Мандаринда бик күп С витамины бар. Моннан тыш әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый.