Пешермичә генә «Кырмыска оясы» торты
Кирәк: 400 г уалып торган печенье, кабыгы чистартылган 100 г әстерхан чикләвеге, 100 г атланмай, 1 банка кайнатылган куертылган сөт, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин (корица). Өстенә сибү өчен кондитер вагы. Печеньены кул белән ваткаларга. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомшартылган атланмайны кайнатылган куертылган сөт белән бергә миксер ярдәмендә тугларга. Печенье, чикләвек,...
Кирәк: 400 г уалып торган печенье, кабыгы чистартылган 100 г әстерхан чикләвеге, 100 г атланмай, 1 банка кайнатылган куертылган сөт, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин (корица).
Өстенә сибү өчен кондитер вагы.
Печеньены кул белән ваткаларга. Әстерхан чикләвеген вакларга.
Йомшартылган атланмайны кайнатылган куертылган сөт белән бергә миксер ярдәмендә тугларга.
Печенье, чикләвек, дарчин һәм кремны бергә кушарга, болгатырга. Массаны тәлинкәгә таусыман итеп өяргә. Өстенә кондитер вагы сибеп, 2-3 сәгатькә суыткычка куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев