23 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант”ны башка илләрдә дә кирилл графикасында язачаклар
Профессор Әлфия Йосыпова диктантны латин һәм гарәп графикасында язган очракта да эшләрнең тикшереләчәген әйтте. "Татарча диктант"ны башка илләрдә дә кирилл графикасында язачаклар. Бу хакта "Татарча диктант"ка багышланган матбугат конференциясендә "Татар-информ" хәбәрчесенең "Диктантны башка илләрдә үз графикаларында язачаклармы яисә кириллдамы?" дигән соравына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: "Кириллда", -...
-
Пешермичә генә «Кырмыска оясы» торты
Кирәк: 400 г уалып торган печенье, кабыгы чистартылган 100 г әстерхан чикләвеге, 100 г атланмай, 1 банка кайнатылган куертылган сөт, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин (корица). Өстенә сибү өчен кондитер вагы. Печеньены кул белән ваткаларга. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомшартылган атланмайны кайнатылган куертылган сөт белән бергә миксер ярдәмендә тугларга. Печенье, чикләвек,...
-
Калмашта «Моңлы нәсел чылбырым» дип исемләнгән бәйрәм үтте
Үткәннәр турындагы уйлар үзеннән-үзе тарихка барып тоташа. Тарих... Ниләр турында гына язылмаган аның сәхифәләрендә! Кемнәрнең генә язмышлары чагылмый анда... Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтылса, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба да. Авыл җирендә яшәп, авыл халкының киләчәген, бүгенгесен кайгыртып яшәгән нәсел бар безнең Калмаш авылында ул -...
-
Кәҗә сөтенең файдасы турында
Кәҗә сөте онкологик чирләрдән тилмерүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10-15 көн кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә. Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыерныкыннан 1,5 тапкыр күбрәк, ул өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала....
-
Республикакүләм бәйгедә райондашыбыз Светлана Рогова лаеклы җиңү яулады
Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә «ТРның балигъ булмаганнар арасында эшләүче иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» дип исемләнгән II республикакүләм бәйгесенең карап алу этабы үтте. Конкурста Яр Чаллы шәһәренең Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарыннан, шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш һәм Тукай районнарыннан балигъ булмаганнар арасында эшләүче...
-
Кичә-концертка чакырабыз
Хөрмәтле райондашлар - әниләр, дәү әниләр, әбиләр! Сезне 24 ноябрь көнне 14 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәчәк «Газиз әнкәй, мин - дәвамың синең» дип аталган кичә-концертка чакырабыз. Керү ирекле. Телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 6+
-
ЧЫТЫ АВЫЛЫННАН МИҢНЕГӨЛ АБЫСТАЙ: “ЛЕНИН БАБАЙ БЕЗНЕҢ ӨЙ ЧОРМАСЫНДА ЯШӘГӘН, ТАТАРЧА ДА БЕЛГӘН!”
Владимир Ильич Ленин - каршылыклы шәхес. Берәүләр аны үз бабасыдай якын күрә, икенчеләре - тәнкыйтьли. Тик төрле фикер-бәхесләрдән кала, Ленин - табышмак кебек серле юлбашчы да әле ул. Аның турында нинди генә риваятьләр юк. Беркөнне редакциябезгә Питрәч районы Чыты авылында клуб мөдире булып эшләүче Миңнур Шәмсетдинов шалтыратты. "Ленин бабай турында...
-
23 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 23 ноябрь көнне, Тукай районында кояш болытлар арасыннан бик сирәк елмаер. Явым-төшем көтелми. Һаватемпературасы көндез 3 градус җылы, төнлә +1 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә дә һава температурасы плюс тамгасы белән, кар явуы көтелә. Ял көннәрендә исә бераз суыта.