Калмашта «Моңлы нәсел чылбырым» дип исемләнгән бәйрәм үтте
Үткәннәр турындагы уйлар үзеннән-үзе тарихка барып тоташа. Тарих... Ниләр турында гына язылмаган аның сәхифәләрендә! Кемнәрнең генә язмышлары чагылмый анда... Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтылса, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба да. Авыл җирендә яшәп, авыл халкының киләчәген, бүгенгесен кайгыртып яшәгән нәсел бар безнең Калмаш авылында ул -...
Пәйгамбәребез дә үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суда, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле кешеләргә дога укып торырлар», дигән. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, ата-
анасына, әби-бабасына бурычлы. Сүзебез, әйткәнемчә, авылыбызда туып, шунда гомер кичергән нәселләрнең берсе - Вәҗәхетдин Вәҗәхетдинов нәселе турында. Вәҗәхетдин бабай Вәҗәхетдинов Шәрәфиевлар нәселенең без ачыклаган олы буынның берсе. Ул бик матур җырлаган. Аның улы Шәрәфи бабай хромкада оста уйнаган. Бигрәк тә яратып уйнаган көе «Кара урман» булган. Кич утырганда бабай көйләр уйнап, яшьләрне биеткән, кушылып җырлаган. Сүз уңаеннан, Шәрәфи бабай 1895 елда туа, 1956 елда фанилыкка күчә. Хатыны Хәерниса да оста җырчы булган. Шуңадыр да бәлки аларның 9 баласы да җырга-моңга гашыйк булып үсәләр. Уллары Илһам, Сәяхетдин, Госаметдин, Гаяз да бик оста җырлаганнар. Гаяз уллары исә республикада танылган, күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Кызганычка каршы, алар дүртесе дә бүген исәннәр түгел... Кызлары Тәскирә, Маһирә, Зәнфирә, Гөлфирә, Сәгыйдә дә бик матур тавышлылар. Алар төрлесе-төрле якта яшәсәләр дә, без үткәргән чарага үзләренең балалары һәм оныклары белән бик теләп кайттылар. Халык сәхнәгә Сәгыйдә апаны каты алкышлап, кат-кат чакырды. Аның чишмәдәй чылтырап аккан тавышын яшьтәшләре бик сагынган икәне күренеп торды. Сәгыйдә апа үзе дә күп кенә шигырьләр һәм җырлар авторы. Бәйрәмдә ул авылдашларына үзенең иң матур җырларын бүләк итте.
Дүртенче буын вәкилләре дә бирешеп тора торганнардан түгел! Халык Фирдәүс Шәрәфиевның, Рәкыя Ибраһимованың, Айрат Гыйльвановның чыгышларын да җылы кабул итте. Бишенче буын вәкиле Лилия Шәрәфиеваның җырларын авылда яратмаган кеше юктыр ул. Энҗе Шәрәфиева да үзенең җыры белән авылдашларын сөендерде. Алтынчы буыннан 6 яшьлек Ислам Шәрәфиев та барлык җыелган халыкны үз осталыклары белән шаккатырды. Ә Диана Ибраһимова, Диләрә Рагипова безнең сәхнәбезнең сандугачларына әйләнеп баралар. Алар бер генә чарадан калмыйлар, калмашлыларга үзләренең матур җырларын бүләк итәләр.
Бәйрәмебездә Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да катнашты. Ул җыелган барча халыкны бәйрәмнәр белән тәбрик итте, ә Сәгыйдә апа Гыймаеваны матур юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Үз нәселеңне, үз тарихыңны өйрәнү - һәркемнең изге бурычы ул. Борын-борыннан туганлык-кардәшлек җепләрен агач кәүсәсе һәм аның ботаклары, яфраклары рәвешендә күрсәткәннәр. Кәүсә никадәр ныклы булса, кардәшлек тә нык була, тамырларга карап гаиләнең үткәне, аның кайда, кайчан барлыкка килүе, төрле шәхесләрнең шөгыле, кылган гамәлләре, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларын белергә була. Без дә авылыбызның җырга, моңга бай нәселләрнең берсен бер сәхнәгә җыеп, авылыбыз халкына күрсәтергә тырыштык. Алты буынның шулай бердәм булып чыгыш ясаулары авылдашларыбызның күңеленә хуш килде.
Ләйсән Кәрамова,
Калмаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев