Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яран гөл нигә тамырланмый?

Пеларгония, халыкча итеп әйтсәк, яран гөлнең тамыр системасы барлыкка килсен өчен, дөрес сайланган туфрак катнашмасыннан, су сибүдән тыш, кояш нурлары, салкынча саф һава, үсентене астан җылыту таләп ителә. Шунлыктан өй шартларында пеларгонияне чыбыкчадан апрельдән июль аена кадәр үрчетергә киңәш ителә. Чыбыкчаның киселгән урынын активлаштырылган күмер белән эшкәртергә, бүлмә температурасында 2...

Пеларгония, халыкча итеп әйтсәк, яран гөлнең тамыр системасы барлыкка килсен өчен, дөрес сайланган туфрак катнашмасыннан, су сибүдән тыш, кояш нурлары, салкынча саф һава, үсентене астан җылыту таләп ителә. Шунлыктан өй шартларында пеларгонияне чыбыкчадан апрельдән июль аена кадәр үрчетергә киңәш ителә. Чыбыкчаның киселгән урынын активлаштырылган күмер белән эшкәртергә, бүлмә температурасында 2 сәгать киптерергә кирәк. Чыбыкчаны шундук туфракка утыртырга, берни белән капламаска, - дип киңәшләрен бирә чәчәкләр үстерүче Фәридә Җиһангирова.

Бүлмә гөлләренә суны чамасыз сибү зыянлы. Кышын аларның дымга ихтыяҗы кими. Дым кирәген чүлмәккә шакып карап беләләр. Туфрак коры икән - яңгыравык, дым җитәрлек булса, тонык тавыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев