Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Кызыклы һәм файдалы

Гәүдә төзелешенә карап тукланабыз

Бүгенге көндә хатын-кызлар башкармаган эш юк. Ирләр белән беррәттән, алар тауларга да менә, хәрби хезмәткә дә бара, галәмгә дә оча, йорт һәм кораблар төзи, хәтта ил белән дә идарә итә. Шуңа карамастан, хатын-кызлар һәм ирләр бер-берсеннән аерыла. Әлеге үзгәлек, беренче чиратта, тәнебезгә хас үзенчәлекләрдә чагылыш таба. Аларның бер өлеше нәселдән...

Таза гәүдәле хатын-кызлар

Әлеге төргә кергән хатын-кызлар уртача буйлы, тыгыз тәнле, тулы гәүдәле була. Аларда бар май катламы корсак тирәсенә туплана. Шул ук вакытта ошбу гүзәлкәйләрнең күбесе артык авырлыктан интегә. Алар хәтта яшүсмер чакта да бик сирәк очракта гына ябык була, «чиртсәң, битеннән кан чәчрәп чыгарлык» дигән сүзләр нәкъ менә аларга туры килә. Әгәр гәүдә төзелешегез шундый булса, күпме ашавыгызга, йөкләнешнең күпме төшүенә һәрвакыт игътибарлы булыгыз.

Мондый гәүдә төзелешенә ия затларның тагын бер кимчелекле ягы - тәмле һәм туклыклы ризыклар ашарга ярату. Әмма замана үзгәрде. Бүгенге көндә күбебез төрле оешмаларда эшли, безгә авыр эшләр башкарырга туры килми. Шул сәбәпле, теләмәсәк тә, туклыклылык дәрәҗәсе түбән ризыкларга өстенлек бирергә, башкача тукланырга өйрәнергә кирәк.

Безнең иртәнге, төшке һәм кичке ашыбыз 4 өлештән торса яхшы. Аның ике өлешен - витаминнар һәм минераллар чыганагы булган яшелчәләр (чи яшелчәләр, яшелчәкләр, пешкән яшелчәләр һ.б.лар) алып торсын. 1/4ен аксым чыганагы булган ит яисә балыкка калдырыгыз. Ризыкларны сыер яисә тавык итеннән генә әзерләмәгез, атнага бер (ике көн булса, тагын да яхшы) көн балык белән дә сыйланыгыз, һәм соңгы 1/4 өлешне углеводлар тәшкил итсен. Аларга токмач, ипи, бәрәңге, дөге яисә башка ярмалар керә.

Ай дәвамында җиңелчә туклана торган көннәр дә булсын. Тәнегез чистарыр һәм үзегезне җиңел хис итәрсез. Дөрес туклану сезгә 20 яшьтә дә, 50дә дә матур, зифа күренергә ярдәм итәр.

Исегездә тотыгыз: әлеге төргә кергән хатын-кызлар һәрвакыт дөрес тукланырга тиеш. Чөнки алар авырлыкны тиз җыя, ә менә ябыгу исә авыр бирелә.

Аның каравы, таза гәүдәле хатын-кызлар авыруларга бирешми. Авырып киткән очракта да, аларда авыруны җиңәрлек көч бар.

Ябык хатын-кызлар

Әлеге төргә кергән кешеләр озын, чандыр гәүдәле була. Турысын әйтергә кирәк: мондый гәүдә төзелеше ирләргә чибәрлек өстәми, ә менә хатын-кызларны киресенчә зифа буйлы итә. Әлеге гүзәлкәйләр буй-сыннарына зыян китермичә, тәм-том белән рәхәтләнеп сыйлана ала һәм шул сәбәпле аларга күпләр сокланып та, көнләшеп тә карый. Икенче яктан караганда, чандыр гәүдәле хатын-кызлар авыруларга бирешүчән була. Хәтта һава торышы үзгәрү дә аларның үзләрен начар хис итүенә китерә.

Аксымлы ризыклар ашарга тырышыгыз.

Тәнегез өчен витаминнарның өстәмә чыганагы - яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында онытмагыз. Тиз әзерләнүче ризыклар зифалыкка зыян салмаса да, сәламәтлекне какшатырга мөмкин. Шуңа да аларны чамасын белеп кенә ашагыз.

Әче сөт ризыклары һәр көнне табыныгызда булсын. Алар ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә. Чөнки ябык гәүдәле хатын-кызларны еш кына сару кайнау, ашказаны турысында авырлык тою һ.б.лар борчый.

Әлеге төргә кергән хатын-кызларга сәламәтлекләренә зур игътибар бирү мөһим. Чөнки дәвалануга караганда, авыруларны булдырмау өстендә эшләү җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк тә.

Нәфис гәүдәле хатын-кызлар

Алар кыска буйлы, нәфис гәүдәле була. Кыскасы, ничә яшьтә булуларына карамастан, алар яшүсмерләр кебек күренә... Борчылмагыз: ир-егетләр мондый гүзәлкәйләрне дә бик ошата. Иң мөһиме - хатын-кызларга хас нәфислекне ассызыклап күрсәтә белү. Һәм аларга хас тагын бер уңай үзгәлек - озак вакыт яшь күренү.

Әмма сездә хатын-кыз авырулары үсеш алырга мөмкин. Шуңа да ул мәсьәләдә бигрәк тә игътибарлы булыгыз, һәм биредә эш күремнең соң башлануында гына да түгел, ә авыруларның җитдигә әйләнү куркынычы булуда.

Туклануга килгәндә, зифалык, буй-сынның сылулыгы турында кайгыртмасалар да ярый. Ә менә ризыкларның сыйфатына, сәламәтлек өчен файдасына игътибар итү мөһим. Майлы, баллы ризыкларны күп ашау, исерткеч эчемлекләр эчү тиренең, чәчләрнең торышына тискәре йогынты ясаячак. Олыгаеп барганда, яшүсмерләргә хас бетчәләр белән берәүнең дә йөрисе килмидер?

Ирләргә охшаш хатын-кызлар

Аларның буйлары озын, гәүдә төзелеше бераз ирләрнекен хәтерләтә. Аларның хәтта үз-үзләрен тотышлары да ирләрнекенә охшаш. Андый хатын-кызларга нәфис булып күренү авыр. Әмма теләк булганда, моңа һәркем ирешә ала. Гәүдә төзелеше үзенчәлекле булуга карамастан, сез - матур һәм назлы хатын-кыз бит. Моны беркайчан да онытмагыз.

Дөрес туклануга игътибарлы булыгыз. Яшелчә, җиләк-җимеш белән генә туклану сезнең өчен түгел, чөнки итне бик тә яратасыз. Шулай да айга 3-4 көн яшелчәләр белән генә тукланып карагыз. Кайчакта итне сыйфатлы балык белән алмаштырыгыз. Билгеле, һәр көнне түгел, әмма мөмкин кадәр ешрак балык ризыклары әзерләү мөһим. Ит турында сүз алып барганда әйтергә кирәк: сез казылыклар турында онытып, нәкъ менә иттән ризыклар әзерләргә тиеш. Әгәр бик тә казылык ашарга теләсәгез, бер уч чикләвек белән сыйланып, үзегезне алдарга тырышып карагыз.

Хатын-кыз булуга ни җитә!

Гәүдә төзелеше нинди булуга карамастан, хатын-кызларның барысына да хас булган уртак сыйфатлар бар. Моңа тамаша караганда елап җибәрү генә керми. Әйе, гормоннар безгә ныграк йогынты ясый. Әмма әлеге хәл безгә күп кенә өстенлекләр дә бирә: без күпкә нәфис, сизгер, йомшак күңелле. Мускулларыбыз кимрәк булса да, төрле тетрәнүләргә, борчу-кайгыларга без азрак бирешәбез. Шул сәбәпле бар дөньяда да хатын-кызлар ирләргә караганда, уртача алганда, 5-8 яшькә озаграк яши.

Без өйгә ямь бирүчеләр, нәселне дәвам итүчеләр. Эштә тырышып эшләү, хезмәт баскычыннан күтәрелү белән бергә балаларны да тәрбияләргә көчебез дә, вакытыбыз да җитә.

Әмма шулай да онытмагыз: яннарында яраткан ирләре булганда гына, хатын-кызлар үзләрен бәхетле хис итә, озаграк яши!

Материал «Юлдаш» һәм «Юлдаш-Дулкын» газеталарыннан туплап әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев