25 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Тукайлылар өчен сәнгать дөньясына сәяхәт
Театр - ул тулы бер иҗади дөнья. Тамашачы үзе дә шуның эченә чумып, үзе дә шунда яши башлый. Кнәз авылында К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле узды. Әлеге сәнгать чарасы татар халкының мәшһүр язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган иде. Республика...
-
Гәүдә төзелешенә карап тукланабыз
Бүгенге көндә хатын-кызлар башкармаган эш юк. Ирләр белән беррәттән, алар тауларга да менә, хәрби хезмәткә дә бара, галәмгә дә оча, йорт һәм кораблар төзи, хәтта ил белән дә идарә итә. Шуңа карамастан, хатын-кызлар һәм ирләр бер-берсеннән аерыла. Әлеге үзгәлек, беренче чиратта, тәнебезгә хас үзенчәлекләрдә чагылыш таба. Аларның бер өлеше нәселдән...
-
Бәткедән Лиана көзге композиция белән сөендерде
Үзенең оныгы белән бик нык горурланучы Барый абый һәм оныгы Лиана Сәфиуллинаның кул эшләнмәләре турында язган идек инде. Күптән түгел Барый абый Лиананың тагын бер иҗади эшен алып килде. Әлеге композицияне 4нче сыйныф укучысы үз кулы белән, үз фантазиясен эшкә җигеп башкарган. Газета хезмәткәрләренә Лиананың әлеге хезмәте чып-чын могҗиза булып...
-
Аулаш авылында Изге чишмәбез яңартылды
Чишмә - чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы - авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
-
Кышкы чорда юллар чиста булырмы?
Әлегә көннәр яңгырлы, һава температурасы җылы торса да, инде ноябрь ахыры, кышка аяк басарга санаулы көннәр калып бара, синоптиклар ял көннәренә, атна башына кар вәгъдә итә. Күчеш чорында юллар бозлавыкка әйләнмәсен, куркынычсызлык тәэмин ителсен өчен алдан хәстәрен күрү мәҗбүри.
-
Финанс белемен күтәрү буенча бәйге
Халыкның финанс ягыннан белемен күтәрү өчен Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 16 ноябрьдән «Финанс хезмәтләреннән грамоталы файдаланучы» дип аталган бәйге игълан итте. Ул 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс эшләрен rpn.zppsmi@tatar.ru электрон адресына җибәрергә яки Яр Чаллыдагы бүлеккә алып килергә була. Адресы: Низаметдинов урамы, 14 йорт, 316 кабинет. Тел: 8...
-
Тәмәкедән баш тартырга чакыралар
Тәмәкедән баш тарту көне кысаларында республикада «Мин тәмәке тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим» дигән темага хэштеглар конкурсы игълан ителә. Бәйге 2017 елның 16 ноябреннән 2018 елның 16 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтында (http://16.rospotrebnadzor.ru/news) урнаштырылган.