Кызыклы һәм файдалы

Хуҗабикәгә

Җир җиләгеннән кайнатма Кирәк: 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы, 3 г лимон яки аскорбин кислотасы, 50 г кызыл чөгендер согы. Җиләкне салкын суда юып, өстенә шикәр комы салып куегыз (1 кг җиләккә - 200 г шикәр комы). Суы чыккач, лимон яки аскорбин кислотасы салыгыз (бу җимешләрнең кайнатмада әйбәт...

Җир җиләгеннән кайнатма

Кирәк: 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы, 3 г лимон яки аскорбин кислотасы, 50 г кызыл чөгендер согы.

Җиләкне салкын суда юып, өстенә шикәр комы салып куегыз (1 кг җиләккә - 200 г шикәр комы). Суы чыккач, лимон яки аскорбин кислотасы салыгыз (бу җимешләрнең кайнатмада әйбәт саклануы өчен кирәк). Җиләктән чыккан сокны алып һәм калган шикәр комын кушып, сироп кайнатыгыз. Аннары аңа кызыл чөгендер согы да кушып җибәрегез. Килеп чыккан сиропны җиләк өстенә салыгыз һәм бераз суытырга куегыз. Суынгач, кайнатып чыгарыгыз, 5 минут утта тотыгыз һәм тиз генә стерильләштерелгән банкаларга салып, калай капкач ябып куегыз.

Җиләк кагы

Кирәк: 1 кг өлгергән җир җиләге, 1 кг шикәр комы.

Чистартып юылган җиләкне кәстрүлгә салып, өстен яхшылап каплыйлар да духовкага куялар. Пешеп җиткәч, кайнар килеш кашык белән изеп, иләк аша уздыралар. Шикәр комы кушып, куерганчы болгатып пешерәләр. Татлы массаны, калай формаларга җәеп, духовкада киптерәләр.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев