30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Күгәш авылындагы бер мунча янып бетте
Узган сишәмбедә, 27 сентябрь көнне, районда бер янгын очрагы теркәлде. 18 сәгатьтә Күгәш авылындагы бер мунчага ут кабуы турында хәбәр алына. Хуҗа үзе, аннары балалары, тормыш иптәше мунча кереп чыгалар. Күп тә үтми, өй тәрәзәсе аша утны чамалап алалар. Ялкын белән көрәшкә Хуҗамәт авылының янгын сүндерү машинасы килә. Мунчаның түбәсе,...
-
Районның «Супер әбиен» һәм «Супер бабаен» сайлыйбыз
Өлкәннәр көне уңаеннан, районда күп кенә мәдәни чаралар үткәрергә планлаштырыла. Шуның үтә дә кызыклысы - район мәдәният бүлеге оештырган «Супер әби» белән «Супер бабай» бәйгеләре. Әлеге кызыклы бәйгеләрнең финал өлеше 8 октябрь көнне Круглое Поле поселогының «Дуслык» мәдәният йортында узачак.
-
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе үз эшчәнлеген башлый
1 октябрьдән район хакимияте бинасында җәмәгать кабул итү бүлмәсе ачыла. Гражданнар шәхси сораулары белән 107нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә ала. Кабул итүне район иҗтимагый Совет президиумы рәисе Октябрина Әюпова алып бара. Кабул итү сәгатьләре һәм көннәре: һәр сишәмбе 15:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 71-51-25.
-
«Көннәр коры торганда татлы тамырны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк», – ди бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев
«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алу эше зур оешканлык белән дәвам итә. Бүгенге көндә татлы тамыр 2299 гектар мәйданнан 82 мең тоннага якын алынган. Бу - барлык мәйданның 76 проценты. Уңыш гектарыннан 356 центнер чыга. Узган сишәмбедә без «Кама» агрофирмасының Яңа Бүләк авылында урнашкан ХПК-2 бүлекчәсенә юл тоттык. Кызыл Байрак авылына...
-
Марат Әхмәтов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып калды
РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партия исемлеге буенча депутат булып сайланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз вазифасында калды. Республика җитәкчелеге тарафыннан шундый карар кабул ителгән. Кичә Казанда «Корстон» ял һәм мәдәният үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан республика алдынгыларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Рөстәм Нургалиевич:...
-
Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Район басмасына язылу бәясе 600 сум тәшкил итә, оешмаларга - 690 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 498 сум булачак. «Якты юл»га язылу индексы -...
-
Октябрь аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.10.2016 03:27 04:01 05:31 11:20 12:00 15:06 17:07 18:48 12:30 02.10.2016 03:29 04:03 05:33 11:19 12:00 15:04 17:04 18:46 12:30 03.10.2016 03:31 04:05 05:35 11:19 12:00 15:02 17:02 18:43 12:30 04.10.2016...