30 июль 2026 яңалыклары
-
Тукай районында хәйрия акциясе старт алды
Тукай районында ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә рәсми рәвештә старт бирелде. Әлеге проект авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга һәм булачак беренче сыйныф укучыларына яңа уку елы алдыннан зур ярдәм булып тора.
-
Түбән Суыксуда каникулларны футбол уйнап та үткәрәләр
Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында каникуллар кызу бәйгеләр белән дәвам итә. Биредә укучылар өчен чын футбол кырлары мохите булдырылган.
-
«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә балалар өчен мастер-класс узды
Биредә балалар өчен «Диңгез дөньясы» исемле танып-белү мастер-классы оештырылды. Чарада катнашучылар үз куллары белән декоратив колба эченә су асты дөньясы композициясен җыйдылар.
-
Тукай районыннан Әшрәповлар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады
Казанның «Туган авылым» милли күңел ачу комплексында «Бер миссия тарихы: гаиләләр НКОда» республика иҗади видеороликлар фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
-
Узган төндә Россиядә дошманның 258 пилотсыз очкычы юк ителгән
Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 258 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
-
Иске Җирекледә балалар өчен 3D-күбәләкләр ясау буенча мастер-класс узды
Иске Җирекле авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен җәйге иҗат остаханәсе оештырылды. Чарада нәниләр төсле кәгазьдән җанлы кебек күренгән, күз явын алырлык күләмле 3D-күбәләкләр ясарга өйрәнделәр.
-
Татарстанлылар уртача күпме хезмәт хакы ала?
Агымдагы елның беренче биш аенда Татарстан Республикасында уртача айлык хезмәт хакы, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,5 процентка артып, 97 264 сум тәшкил иткән. Аерым алынган май аенда ул 104 722 сумга (еллык үсеш – 17,4 процент) тигез булган. Росстатның 2026 елның гыйнвар - июнь айлары өчен Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладында шундый мәгълүматлар китерелгән.
-
30 июльдә Татарстанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә
Бүген, 30 июльдә, Татарстан территориясе циклон йогынтысында булачак, моның аркасында республиканың күпчелек районнарында һава шартлары начараеп, урыны белән яшенле көчле яңгырлар явачак.