29 ноябрь 2017 яңалыклары
-
БСИда «Газель» автомобиле янды
23 ноябрьдә кичке сәгать 4тә янгын сүндерүчеләр БСИда «Газель» машинасына ут кабуы турында хәбәр алалар. Алар килгәндә автомобиль юл кырыенда торган була. Машинаның кабинасы тулысынча янып бетә, йөртүчесенә - Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-атка зыян килми. Ул, төтен исен сизеп, автомобильдән төшәргә өлгерә. Ут кабуның сәбәбе транспорт чарасының мотор...
-
Бар яктан да уңган-булган халык яши Әҗмәкәй авыл җирлегендә
Яңа поселогында әниләрне олылап, зур концерт булып үтте. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз әниләр турында җырлар, яшәү мәгънәсе турында шигырьләр һәм монологлар башкардылар, алар белән беррәттән концерт халкыбызның матур-матур биюләре, сәхнә күренешләре белән үрелеп барды. Моннан тыш «Березка» балалар бакчасы сабыйларының, урта мәктәп укучыларының, «Чишмә» фольклор коллективының, шулай ук «Гигант» хуҗалыгының яшь...
-
Районда бишенче мәртәбә «Онытылмас моңнар» фестивале үтте
27 ноябрь көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда район үзешчәннәренең «Онытылмас моңнар» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге чараның максаты - Кама аръягы регионында халык мәдәнияте җәүһәрләрен яшь буынга тапшыру.
-
Авылларда әниләрне хөрмәтләп, күңелле кичә-концертлар үтте
Югары Суыксу авылында Әниләр көненә багышланган ветераннар очрашуы узды. Авылыбызның әниләре бәйрәмгә матур итеп киенеп, тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Түбән Суыксу авылының «Яшь йөрәкләр» ансамбле катнашуы да күңелләргә ямь өстәде. Бәйрәмебезгә килгәннәр бай табын өстәле янында үткәннәрне искә алдылар. Ансамбль әгъзалары Лилия Гыйззәтуллина, Гөлзаһира Шәйхуллина, Икълимә Саттарова, Мария...
-
Спорт ярышларында катнашу инвалидлар өчен үзе бер ял итү, аралашу
Һәр елны 1 декабрьдән инвалидлар декадасы уздырыла. Җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-ягыбызда яшәгән мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү максатыннан, шулай ук инвалидлар өчен төрле чаралар уздырып, аларның җәмгыятькә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен оештырыла әлеге ункөнлек.
-
КЫТАЙ ТАТАРЫ БАЗАРБАЙ БИКЧӘНТӘЕВ: ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛМӘҮ - ҮЗ АНАҢА ХЫЯНӘТКӘ ТИҢ
Базарбай Бикчәнтәев Кытайда туып үскән татар егете. Ул хәзер Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында академик вокал өйрәнә. Татарстан музыка сөючеләре өчен Базарбай Бикчәнтәев күптән таныш. "Кытай татары" ничектер җайлы гына татар музыка дөньясында үз урынын алды. Ул татар музыкасына этно юнәлешне, төрки дөньяның бездә онытыла башлаган музыкаль байлыгын, ниндидер...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Шилнәбашта кабул итә
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков халыкны 30 ноябрь 14.00-16.00 сәгатьләрдә Шилнәбаш авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
Солдатлар янына кунакка бардылар
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм җиде кешедән торган артистлар төркеме күптән түгел Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районы Калининец поселогында шефлык частенда булып кайтты. Әлеге частьта районның 13 егете, шулай ук Яр Чаллыдан 17 егет хезмәт итә. Район делегациясен егетләр бик сөенеп каршы алганнар, чәй өстәле...
-
«ХАЛЫК СИНОПТИГЫ”: НОЯБРЬ АНОМАЛЬ ҖЫЛЫ БУЛДЫ, ИКЕ-ӨЧ КӨННӘН КЫШ ҖИТӘ, ЧЫН СУЫКЛАР ГЫЙНВАРДА”
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче "халык синоптигы" Әмир Шәрәфиев, ноябрь аномаль җылы килү аркасында, ике буран булмый калды, ди. Чаллыда яшәүче синоптик Юлий Бубнов декабрьнең 7 сеннән көннәрнең суытуын, ә икенче декадада исә, термометр баганасы 35 градуска кадәр төшүен фаразлый. 15-18 декабрьдә, өйдән дә чыкмый ята торган көннәр киләчәк -...
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылып булачак
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1-10 декабрь көннәрендә матбугатка язылу декадасы уңаеннан, 2018 елның беренче яртысына район газетасына язылу 660 сум урынына 594 сум булачак. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 546 сум урынына 491 сум 40 тиенне тәшкил итә. «Якты юл»га язылу индексы...
-
29 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 29 ноябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Яңгыр, кар явуы көтелми. Һава температурасы көндез 2 градус суык, төнлә -1 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә һәм бөрсекөнгә кояшлы, көндез -5 градус.