29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Тукайлылар, ялган аракы эчеп, якты дөнья белән хушлаштылар
Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар саны кимеми. Ел башыннан районда шундый 9 очрак теркәлгән, алар арасыннан өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу турыда атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина хәбәр итте. Агуланучылар, нигездә, хезмәт яшендәге кешеләр, арада 16 яшьлек үсмер егет тә бар. Исемлектә...
-
Бәткедә канализация системасын зираттан читкә чыгардылар
Бәтке авылында мөселман һәм христиан зиратлары бер-берсе белән рәттән урнашкан. Авылның узган гасырның 60нчы елларында төзелгән канализация системасы зиратлар территорияләре аша үткән. Бүген система нык искергән, зиратның тышкы ягында берничә тапкыр торбалар ярылып, канализация суы агып чыккан очраклар да булган. Алга таба болай калдырып калдырып булмый, системаны зираттан тышка чыгарырга...
-
Тукай районының тернәкләндерү мәктәбе теннисчылары – беренче урында
Дүшәмбе көнне Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең өч укучысы Менделеевск шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән республикакүләм ярышның зона турында катнашты. 5нче сыйныф укучысы Полина Семинадан, 8нче сыйныф укучылары Вадим Локманов һәм Данил Перескоковтан торган команда сигез районнан килгән балалар арасында беренче урынны алды. Балаларны физкультура укытучысы Гөлназ Хафизова әзерләде. Хәзер мәктәпнең...
-
Яңа Бүләк авылында “Супер –Әни – 2016 “бәйгесе узган (фото)
Газиз Әниләр, Әнкәйләр, Инәйләр! Кадерле әниләребезне ничек итеп иркәләп-назлап дәшсәк тә аз булыр күк, безгә гомер бүләк иткән газиз кешебезгә кайвакыт игътибарыбыз, назыбыз да җитми безнең, ә алар безне гаепләмиләр, һаман "вакыты юктыр, эше күптер инде", - дия-дия үз-үзләрен юаталар! Газиз балаларын һәрдаим уйлап, кайгыртып торган әниләребезне Ходай исәнлектән генә...