29 июль 2016 яңалыклары
-
Печән белән электр чыбыгын эләктергән
Якшәмбе көндез янгын сүндерүчеләр Күзкәй авылыннан хәбәр алалар. Шәхси тракторына печән төяп кайтучы ир-ат электр линиясе чыбыкларын эләктерә һәм, кыска ялганыш барлыкка килеп, кузовтагы печәнгә ут каба. Тракторчының үзенә дә, техникага да зыян килми, ләкин малларга дигән азык тулысынча янып бетә. Утны сүндерүгә Күзкәй посты хезмәткәрләре һәм шәһәрдән килгән янгын...
-
«Ярыш» хуҗалыгы ындыр табагында яңа ашлык чистарту комплексы эшли
Район кырларында кызу урак өсте. Һәр хуҗалык, көннәр аяз торганда, игеннәрне түкми-чәчми җыеп алырга тырыша. Районда бөртекле культураларны җыеп алу 22 процентка үтәлгән.
-
Районда бөртекле культураларны урып-җыю 22 процентка башкарылган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю 22 процентка башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 31 центнер тәшкил итә. Кырларда уңыш мулдан. «Гигант»та һәр гектардан уртача уңыш 41 центнердан артык. Бүген хужалыкның амбарларына 1,3 мең тоннадан артык бөртек кайтарылды. «Кама» агрофирмасында да урып-җыю эшләре яхшы...
-
Авыл хуҗалыгы буенча сан алу кампаниясе ахырына якынлаша
Районда һәр көнне 61 сан алучы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда, фермер ихаталарында һәм бакчачылык ширкәтләрендә йөри. Сан алу чорында алар 23706 шәхси хуҗалыкта, 218 КФХда һәм 86 бакчачылык берләшмәсенең 5813 участогында булырга тиешләр. 27 июльгә шәхси хуҗалыкларның 89 проценты, бакча участокларының 78,7 проценты сораштырылды. Дәүләт статистикасының район бүлеге барлык КФХлар буенча...
-
Телепрограммалар вакытлыча күрсәтмәячәк
1-4 августларда 9.15тән 17.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы радиотелеүзәгендә планлы рәвештә ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк. Бу вакыт аралыгында районда да әлеге үзәк аша эшләүче программалар күрсәтмәячәк.