«Ярыш» хуҗалыгы ындыр табагында яңа ашлык чистарту комплексы эшли
Район кырларында кызу урак өсте. Һәр хуҗалык, көннәр аяз торганда, игеннәрне түкми-чәчми җыеп алырга тырыша. Районда бөртекле культураларны җыеп алу 22 процентка үтәлгән.
Шушы көннәрдә алдынгы хуҗалыкларның берсендә - «Ярыш»ның иген басуларында, төзелеш барган терлекчелек фермасында, ындыр табагында булдык, андагы эшләр белән таныштык. Алдан ук әйтеп куясы килә: күңелдә ниндидер бер рәхәтлек калдырды аларда булган очрашулар. Кешеләрнең күңеле күтәренке, чөнки эшләү өчен шартлар тудырылган. Кая карама, күзне сөендерә торган үзгәрешләр: фермаларда реконструкция эшләре бара, корпусларга бетон өсле юл сузып яталар. Ындыр табагында да безне куанычлы үзгәрешләр көтә иде: шәп итеп аның түбәсен ябып куйганнар, ашлык эшкәртү механизмнарын, ашлык киптергеч агрегатын яхшылап әзерләп, буяп куйганнар. Ә иң күзгә ташланганы - күккә ашып утыра торган ашлык чистарту комплексы. Аның эше белән танышу өчен, баскычлардан шактый биек күтәрелергә туры килде. Кырдан кайтарылып, бункерга салынган ашлык, автомат рәвештә, беренчел, икенчел чистарту үтә, ашлык дымлы булса, бу акыллы машина аны киптергеч агрегатка озата. Яңа ашлык чистарту комплексын карап эшләтү Зиннур Шәриповка ышанып тапшырылган.
«Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Мансурович безне ашлык чистарту комплексының эше белән таныштырганда, шуңа игътибар иттем: тәвәккәлләп шундый кыйммәтле агрегатны (хуҗалыкка ул 5 миллион сумга төшкән) алуларына үзе дә яшүсмер кебек куана иде сыман. Шулай булмыйча, кризис дибез, кыйммәтле заман, яңарту, төзелешләр җиңел генә бирелми. Юкка гына «Тәвәккәл таш ярыр» димәгәннәр. Заманга яраклаша белмәсәң, бернигә дә ирешеп булмый. Үзем шушы авылда яшәгәч, күреп торам: иртә таңнан, авылны йокыдан уятып, кем йөри дисәң, рәис машинасы элдерә.
Гомумән, тынгысыз, яңалыкка омтыла, юл яра торган тәвәккәл кеше ул Расим Мансурович Шәйхаттаров.
- Быелгы урак җиңел бара. Кырда техника ватылып калу очраклары юк. Кадрлар җитәрлек һәм алар тәҗрибәле. Кырда да, ындыр табагында да эш көйле бара. Көннәр аяз торганда игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга исәплибез, - диде ул безгә.
Ындыр табагында да эшләр нәкъ шулай оештырылган: иген кыры - ындыр табагы конвейеры өзлексез эшли. Арыш, көзге бодайны алып бетергәннәр инде. Бирегә быел да эшләрне оештыру өчен инде тәҗрибә туплаган Илгизә Нуруллинаны куйганнар.
- Ашлык чистарту комплексы эшне бик җиңеләйтсә дә, эшче кулларсыз булмый. Эшчеләребез җитәрлек, теләге булган укучы балаларны да чакырабыз. Эшләп үссеннәр, авыл балалары бит. Көн саен 200 тонна ашлык эшкәртәбез. Бүгенге көнгә 1300 тонна ашлык эшкәртелеп, урнаштырылды.
Бер-бер артлы җиңел машиналар килеп китә. Баксаң, бер читтәге көшелләрдән пай җиренә ашлык бирәләр икән. Кырдан ашлык төягән машиналар кайтып тора. Берсе йөген бушатып китүгә, икенчесе кайтып җитте. Кыскасы, биредә эш җепкә тезелгәндәй гөрләп бара. Мәшәкатьләр бик күп булса да, муллык сөендерә. Ипекәй - тормыш нигезе, диләр. Аны җитештерүчеләргә Аллаһы Тәгалә җиңеллек, булганына бәрәкәт бирсен.
Шартлар тудырылгач, эшләве дә рәхәт, диләр комбайнчылар
Без сәяхәтебезне «Ярыш» хуҗалыгының козлятник басуыннан башлаган идек. Җәенә ике-өч уңыш бирә торган бу күпьеллык үлән басуы урам башында гына. Язын ул яшел хәтфә булып күтәрелә, озак та үтми, хуш ис таратып, зәңгәр чәчәккә күмелә. Әле күптән түгел генә печән рулоннары тәгәрәп ята иде, инде тагын тыгыз стена булып яшел үлән калыккан.
Без козлятник чәчүлегенең орлыкка үстерелә торган басуына килгәндә хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров белән баш агроном Илгизәр Шәмсиев үлән башакларын учларында уып, орлык сыйфатын карыйлар иде. Елмаюлы йөзләреннән күренеп тора, канәгать алар - уч төпләрендәге вак кына сары бөртекләрнең нәкъ өлгергән чагы. Арырак һавага тузан өере күтәреп (ни хәл итәсең, тилмереп көтсәк тә, яңгыр авылны гел әйләнеп үтте), бер-бер артлы өч комбайн, суктырылган теземнәрне рулонга бәйләүче преслагычлар басуны иңли.
- Орлыкка дигән козлятникны турыдан алып булмый. Шуңа күрә башта теземнәргә салып, яхшылап киптергәч кенә җыеп суктырабыз, - ди Расим Мансурович. - Комбайнчыларыбыз 20-25 ел эшләгән тәҗрибәле механизаторлар, дилбегә кактыра торганнардан түгел. Ярдәмчеләре итеп авылыбызның яшь егетләрен куйдык. Козлятникмы? Ул, гомумән, төшемле культура. Беренчедән, маллар яратып ашый аны, ике-өч тапкыр уңыш бирүен, орлыгының бәясе шактый булуын да исәпләсәк, бу культураның кадерен белерлек. 20 гектар орлыкка чәчтек. 5-6 тонна орлык чыгар дип торабыз. Аның өстенә күпьеллык үлән орлыгы өлгереп килә. Тоннасын 60-100 мең сумнан сатачакбыз. Акча эшләмичә генә булмый, беркем дә китереп бирми. Фермаларны реконструкцияләп ятабыз, ындыр табагына ашлык чистарту комплексы сатып алдык - барысына да акча кирәк.
Ул арада җир башына комбайннар килеп туктады. Менә алар - битләре тузанга баткан кыр кораблары капитаннары: Әнвәр Ногъманов, Илфат Гыймадиев, Расим Маннанов. Күренеп тора: ашыгалар, озак сөйләшеп торырга вакытлары юк.
- Эшләү өчен бөтен шартларны тудырганнар, сиңа шундый кайгыртучан мөнәсәбәт булгач, ничек тырышмыйсың?! - ди Әнвәр Ногъманов.
Ярдәмче егетләргә күзем төште - Күзкәй мәктәбендә укып йөргән балалар бит болар. Алмаз Кәлимуллин - спортчы егет, укыганда мәктәп данын яклап, район, төбәк, республика ярышларында катнашты. Газетабыз аның турында еш язды. Эштә дә сынатмыйдыр егет. Разиф Таһиров, Илһам Хаҗиев та тәҗрибәле игенчеләр янында чыныгу алалар.
Эш шартлары дигәннән, игенчеләргә көненә ике тапкыр кайнар аш алып киләләр. Әйтүләренә караганда, пешекче кызлар Рамилә Әхмәтвәлиева белән Сәхибә Атаханова ризыкны төрләндереп кенә торалар икән. Ягулык салу да, кирәк булганда техник ярдәм күрсәтү дә басуда башкарыла. Комбайннарны да төнгелеккә паркка алып кайтып тормыйлар - басуда кала, каравыл куелган.
Егетләр белән озак сөйләшеп булмады, эшкә атлыгып торган алар, комбайннарына ашыктылар һәм тезелешеп китеп тә бардылар.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев