29 апрель 2017 яңалыклары
-
Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы
Безнең халыкта элек-электән бәйрәмнәрдә, шатлыклы вакыйгалар, истәлекле көннәр булганда хисләрне уртаклашу, күңелләрне бушату өчен тирә-күрше авыл кешеләре бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Шушы көннәрдә без - Күзкәйнең «Хатирә» клубы әгъзалары да Калмия авылы китапханәсендә зурлап үткәрелгән шигърият бәйрәменә бардык. Бу очрашу якташыбыз, Малтабар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбен тәмамлаган танылган шагыйрь Рәшит...
-
Күргәзмәгә килегез: анда сезнең дә фотогыз булу ихтималы бар
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Чаллы халкын һәм тукайлыларны тагын бер иҗади табыш белән куандыра. 25 апрельдән «Энергетик» мәдәният сараенда фотокүргәзмә эшли башлады. 3 залда 700 фоторәсем урнаштырылган. Фотоларда таныш йөзләр, Чаллы төбәге белән бәйле вакыйгалар. Рәсемнәрнең бер өлеше безне Совет чоры вакыйгалары - удар төзелешләр, 1 Май митингларына...
-
Ачык һавада шашлык пешерсәң, штрафка тартачаклар
Районда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә кипкән үлән, чүп яндыру, ачык утта - учакта яки мангалларда азык әзерләү, мәсәлән, шашлык, уха пешерү тыела. Шулай ук урманнарга, бакча участокларына зыян китерергә мөмкин булган пиротехник эшләнмәләр кулланырга да ярамый. Шулай булгач, райондашларга...
-
Районның иң өлкән ветераны Шамил Хәмәтов Калмашта яши
Бүген Калмаш авылында гомер итүче Шамил ага Хәмәтов - райондагы иң өлкән сугыш ветераны. Ике айдан, 22 июньдә, аңа 99 яшь тулачак. Фронтта биш мәртәбә дошман пулясыннан яралана, Ленинград блокадасында катнаша. Бәхеткә, каты бәрелешләрдән исән чыга, госпитальләрдә дәвалана, култык таягында булса да, туган ягына әйләнеп кайта. Йөз яшенә якынлашса да,...
-
Тукай районында бүгеннән җылылык бирү туктатыла
Бүгеннән район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, фельдшер-акушерлык пунктларында, мәдәният йортларында һәм клубларда һәм башка шундый социаль объектларда җылылык бирү туктатыла, дип хәбәр итте «Тукайтеплогаз» оешмасы җитәкчесе Мөсәнниф Ханов. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә әйтүләренчә, күпфатирлы торак йортларда да шушы көннәрдә җылылык өзеләчәк.
-
Май аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.05.2017 00:30 02:17 03:47 11:27 11:27 16:39 19:08 21:33 12:23 02.05.2017 00:21 02:15 03:45 11:27 11:27 16:40 19:10 21:37 12:22 03.05.2017 00:12 02:13 03:43 11:27 11:27 16:42 19:12 21:41 12:22 04.05.2017...