Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы
Безнең халыкта элек-электән бәйрәмнәрдә, шатлыклы вакыйгалар, истәлекле көннәр булганда хисләрне уртаклашу, күңелләрне бушату өчен тирә-күрше авыл кешеләре бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Шушы көннәрдә без - Күзкәйнең «Хатирә» клубы әгъзалары да Калмия авылы китапханәсендә зурлап үткәрелгән шигърият бәйрәменә бардык. Бу очрашу якташыбыз, Малтабар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбен тәмамлаган танылган шагыйрь Рәшит...
Авыл китапханәсе гөрләп тора: балалар шагыйрь абыйларының шигырьләрен кабатлап мәш киләләр, Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов, мәдәният хезмәткәрләре, авылның ветераннар советы рәисе Назыйф Кәшбелов, аның җәмәгате - мәдәният хезмәте ветераны, «Киңәш» ветераннар клубы җитәкчесе Гөлбостан Кәшбелова да биредә. Районнан китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова да китеп җитте. Авыл кешеләре матур итеп тезелеп утырганнар. Кыскасы, рухи бер күтәрелеш, бәйрәм мохите хөкем сөрә.
Рәшит Гәрәй - иптәшемнең сабакташы, аның белән яхшы таныш идем, юлы төшкәндә безгә кереп, аралашып яшәдек. Әлеге бәйрәм мохитен карап утырдым да, ишектән тыйнак елмаеп, мәһабәт гәүдәле шагыйрь үзе килеп керер сыман тоелды. Авылын бик ярата иде ул. Сугыш темасын шул кадәре дөрес чагылдырып, үзәк өзгеч итеп тагын кем язды икән? Шуңа да аның кайбер шигырьләре рус, кыргыз, үзбәк, чуаш, каракалпак, мари телләренә тәрҗемә ителде. Шигырь-поэмалары, башлыча, авылга багышланган. Аны шуңа да яратып: «авыл җырчысы» дип йөрделәр. Рәшит авыл баласына хас тыйнак, кыюсыз булса да, Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый, СССР Язучылар берлегендә тора, аның Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән шәрәфле исеме бар. Шагыйрьнең беренче шигырьләр җыентыгы 1952 елда басылып чыккан. Шуннан башлап Рәшит Гәрәй бер-бер артлы дистәләгән китаплар чыгарды, яскынып иҗат итте. Шундый авылдашың белән ничек горурланмыйсың?!
Шагыйрьнең туган көне бәйрәмен дә авылның мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, «Киңәш» клубына йөрүчеләр, күрше авылларның китапханәчеләре бергәләшеп, бик җылы, тирән эчтәлекле, истә калырлык матур итеп әзерләгәннәр. Бәйрәмне җепкә тезгән кебек итеп китапханәче Энҗе Галиәхмәтова алып барды.
Ә шигырь кичәсен шагыйрь, аның иҗаты турында җылы сүзләр белән Нияз Гыйльфанов ачып җибәрде. Шагыйрә, ике китап чыгарган, безнең «Якты юл» газетасында төрле елларда бик күп шигырьләре басылып килгән ветеран-укытучы, биш бала үстергән Зөләйха Закирова чыгышын мин үзем тын да алмый тыңладым. Аның күңелендә Рәшит Гәрәй турында күпме җылы хатирәләр саклана. Зөләйха ханым, аның һәм үзенең шигырьләрен тетрәндерерлек итеп сөйләде, ихтыярсыздан күзгә яшь килде. Шигъриятнең көче дә нәкъ шунда бит. Ул сөйләгән шигырьләрдә ил язмышы, халык язмышы, ә ул язмышлар ал да гөл генә булып тормады. Шуңа ул йөрәкләргә барып җитә, күңелләрне актара.
Укытучы Гөлчәчәк Исламова да истәлекләре белән уртаклашты. Ул - сәхнә ветераны, үзенчәлекле тавышлы җырчы, Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган моң белән сугарылган «Кыр казлары киткәндә» дигән җырны башкарды.
Газетабызны укып баручыларга Нәҗибә Сәхипгәрәева исеме дә таныштыр - шигырләре басыла. Ул «Сагынам авылымны» дигән үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.
Айгөл Ризатдинова, ике кызы белән бергәләп, бик матур номер әзерләгәннәр. Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган җырны башкардылар, кызлар шигырьләрен сөйләде.
Гомумән, мәктәп балаларының язучы авылдаш абыйларының шигырьләрен сөйләүләре үзенә бер матур бәйрәм бизәге булды. Гөлбостан Кәшбелова истәлекләрен уртаклашканнан соң, якташ шагыйрь сабакташы Фәннүр Сафинның сыйныфташларына багышлаган шигырен укыды.
- Шагыйрь һәм рәссам - иҗат кешеләре. Мин шагыйрь Рәшит Гәрәй иҗатына гашыйк. Менә бу шигърият бәйрәменә килеп эләгүемә дә шат мин. Махсус бу көн истәлеге итеп «Әнкәйне сагынам» дигән картинаны иҗат иттем, - диде Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Калмия кызы Хәния Гәрәева үзе ясаган тирән хисләрне чагылдырган картинасын күрсәтеп. Картинада йолдызлар балкып торган караңгы күк йөзе, тәрәзә төбендә әнкәй гөлләре. Хәния ханым әнкәсенең «Нәсихәт» шигырен дә укыды. Галимә Галимҗанова, Рафис Әхмәтнуров, ветераннар хоры башкарган җырларны да хисләнеп тыңладык. Күзкәйдән килгән кунаклар китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова, Марсель Биктимиров, Ринат Зыятдинов шагыйрьне сагынып искә алдылар. Егетләр күршеләргә бүләккә җыр да алып килгән иде. Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова да кичәгә карата, шагыйрь иҗаты турында җылы сүзләрен әйтмичә түзә алмады. Чөнки ихлас оештырылган бәйрәм мохите үзе үк күңелләрне кузгатты.
Бәйрәмгә җыелучыларның йөз-ләренә карыйм: йөзләрдә - елмаю, күзләрдә нур балкый. Димәк, көндәлек мәшәкатьләр күмгән авыл кешеләренә мондый күңел балкышы бик кирәк. Рәшит Гәрәйнең иҗаты, тормышы да үзенең җаны яралган, очар канатларын ныгыткан авылына, газиз халкына багышланган бит. Калмиядә, Малтабарда ел саен аның туган көнен шулай зурлап искә алалар, иҗатына рәхмәтле булып бәйрәм итәләр икән, димәк кешеләргә бу бик кирәк.
Шигърият бәйрәме Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган «Җилләр тидермәс идем» дигән күмәк җыр белән тәмамланды.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев