Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның иң өлкән ветераны Шамил Хәмәтов Калмашта яши

Бүген Калмаш авылында гомер итүче Шамил ага Хәмәтов - райондагы иң өлкән сугыш ветераны. Ике айдан, 22 июньдә, аңа 99 яшь тулачак. Фронтта биш мәртәбә дошман пулясыннан яралана, Ленинград блокадасында катнаша. Бәхеткә, каты бәрелешләрдән исән чыга, госпитальләрдә дәвалана, култык таягында булса да, туган ягына әйләнеп кайта. Йөз яшенә якынлашса да,...

Шамил Хәмәт улы Калмаш авылының үзендә туа. 1939 елда аны армиягә алалар. Свердловск өлкәсе Апанаевка шәһәрендә хәрби укулар үтә: егетләрне инде ул вакытта дәвам иткән фин сугышына кертергә әзерлиләр. Бөек Ватан сугышы башланганда Шамил Ленинград өлкәсендә Фин култыгы янында 133нче артиллерия-зенит частенда хезмәт итә торган була. «Безнең часть, зенит җайланмалары ярдәмендә, Ленинградның дәүләт объектларын саклады. Алар -азык-төлек складлары, базалар, өлкә комитеты бинасы, Нева елгасындагы күпер, аэродром һәм башкалар. Дошман авиациясе азык складларын бомбага тотты, халык ач калды. Ленинградлылар белән бергә сугышчылар да ачка интекте. Безгә 150 грамм ипи бирәләр иде. Бик күп сугышчан дусларым күз алдында җан бирде», - дип хәтереннән үткәрә сугыш ветераны блокададагы ул куркыныч көннәрне.

Ленинградны саклаганда Шамил беренче ярасын ала. Янбашындагы пуляны ярып алганнан соң, госпитальдә 19 көн ята. Соңрак Хәмәтовны Волховстрой дигән тимер юл челтәренә күчерәләр. Монда ул фронтның алгы сызыгында хезмәт итә: совет гаскәрләрен немецлардан тимер юл гына аера. Атышларның берсендә Шамилгә тагын пуля эләгә. Бу юлы өч ай госпитальдә ятарга туры килә. «Яра урыны ябылмагач, госпитальдән чыгармыйча, фронтка җибәрмичә интектерделәр. Ә минем бер дә анда ятасы килми иде», - дип, фронт юлларын барлый Шамил ага. Госпитальдән соң частьны Чиләбегә күчерәләр. Монда инде аларны «Катюша» белән сугышырга өйрәтәләр. Артиллериячеләрдән шул исемдәге бригада оеша. Командирларын бүген дә хәтерли Шамил ага - Иван Залябин дигән кеше була ул. «Катюша» бригадасы белән Шамил Хәмәтовка Румыния, Венгрия, Чехословакия, Белоруссия, Эстония, Латвия җирләрен таптарга туры килә.

Сугышларда тагын өч мәртәбә яралана солдат Хәмәтов. 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, ветеран өчен бик кадерле булган Жуков медале иясе дә ул. Бөек Җиңүнең юбилей елларында бирелгән медальләре дә күп.

Сугыштан соң култык таягында Чаллы пристаненә пароход белән кайтып төшә. Туган йортында аны әнисе, ике сеңлесе, бер энесе каршылый. Кызганычка, Һади исемле абыйсы фронттан исән кайта алмый.

Кайткач колхозга эшкә урнаша, таяклы дип тормый, урагын да ура, башка эшләргә дә өлгерә. Хезмәт көненә 200 грамм бодай бирәләр. Аннары трактор, комбайн йөртергә өйрәнә, бригадир була, озак еллар шул хезмәттә эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан токарь эшен үзләштерә, лаеклы ялга да шуннан китә. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Бүген аларның берсе Яр Чаллыда, икенчесе Түбән Камада гомер итә. Үзләре дә инде 70 яшьлек кешеләр. Шулай да туган йортларына, әтиләре янына юлны өзмиләр, балалар, оныклар белән кайталар. Ә хатынының гүр иясе булганына инде 14 ел үткән.

Бүген йөз яшенә баручы Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Хәмәтов социаль хезмәткәр Альбина Миңнеголова тәрбиясендә яши. Альбинаның бу йортка килгәненә инде 11 ел икән. Шамил ага аңа бик рәхмәтле. «Иртән иртүк килеп чәен куя, ашарга әзерли. Идәнне-керне юу турында әйткән дә юк. Кибетеннән ашамлыгын, шәһәрдән аптекадан даруын алып кайтып тора. Көненә ким дигәндә өч мәртәбә әйләнә ул минем йорттан», - ди ветеран Альбинаны үз кызыдай якын итеп.

Сугыш яралары сызлап интектерүгә, авырлыкларны күп күрүгә дә карамастан, Шамил ага күңел көрлеген югалтмый, тормышыннан ямь табып яши белә. «Мин әле карт түгел, әниемнең яшенә дә җитмәдем, ул 113кә кадәр яшәде», - дип тә өстәп куя, шаяртып. Илләр имин булып, бар кешенең озын гомер итүен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев