28 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа елда өмет капкалары бәхет теләп кенә ачылсын
Без - Күзкәй авылы китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» клубы әгъзалары, «Якты юл» газетасының иҗат коллективын, район китапханәләр челтәре хезмәткәрләрен, авылыбызның китап сөючеләрен Яңа 2017 ел белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, иҗади уңышлар, һәр гаиләгә иминлек, илгә-көнгә тынычлык телибез.
-
«Полиция Кыш бабае» район буйлап күчтәнәчләр өләште
Район Эчке эшләр бүлегенең «Полиция Кыш бабае» 23 декабрь көнне райондашларны Яңа ел белән котларга юлга чыкты. Хәйрия акциясенә бүлекнең барлык хезмәткәрләре һәм ветераннар советы кушылды. «Полиция Кыш бабае» «Татарстан» совхозы, Комсомолец, Круглое Поле поселокларында, Бәтке, Новотроицкое, Борды, Калмия, Останково авылларында азкеремле гаиләләрдә, Теләнче Тамакның интернат-мәктәбендә булды, тармак ветераннарын бәйрәм...
-
Авыл җирлекләре арасында спартакиада башлана
Яңа ел башыннан район территориясендә авыл җирлекләре арасында I спартакиада башлана. Аның кысаларында 2017 ел дәвамында спортның 10 төре - алкалы хоккей, чаңгы узышлары, шахмат һәм шашка, пневматик автоматтан ату, бадминтон, волейбол, баскетбол, мини-футбол, футбол, өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Спартакиадада авыл җирлекләренең җыелма командалары катнашачак. Команда составына...
-
Котлау, игъланнарны алдан бирергә кирәк
Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2016 елның соңгы саны 30 декабрьдә чыгачак. Яңа 2017 елның беренче саны 11 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Без бу көннәр эчендә сезнең белән газетаның Интернет челтәрендәге сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә (https://vk.com/id244993453), аның рәсми төркемендә (https://vk.com/club54482574),...
-
Яңа елда тугыз көн ял итәбез
Яңа ел яллары быел 31 декабрьдән башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 9 гыйнвар, дүшәмбе, беренче эш көне булачак. 2017 елның 1 гыйнвары, бәйрәм көн, якшәмбегә туры килгәнлектән, РФ Хөкүмәтенең «2017 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, 24 февральгә күчерелә. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көнен дә кертеп, ул вакытта...