27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Мусабай-Заводта шәхси хуҗалыкларда терлек саны бераз арткан
Мусабай-Заводта авыл җыены гадәттәгечә үтте: җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Үз тракторлары белән Мусабай-Завод, Кызыл Байрак һәм Ташкичүнең авыл юлларын чистартып торучы Рамил Гыйләҗев, Наис Моратов, Азат Әхмәтҗановның исемен атады, шулай ук Хәлил...
-
Киләчәккә алга куелган планнар бар. Акрынлап барысы да хәл ителер
Күзкәй авыл җирлегенең халык җыены күңелле мизгелләр белән башланып китте. Авылның җәмәгать тормышын алып баруга күрсәткән матди ярдәмнәре өчен «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка, авылдаш эшмәкәр Булат Маннаповка - район хакимиятенең , авылның төрле тармакларында хезмәт куючы, тырышлыклары белән аерылып торган хезмәткәрләргә авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Илдар Рамазанов «Иң яхшы дәүләт гаепләүчесе» булды
ТР прокуратурасында 2015 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән коллегия утырышында «Һөнәре буенча иң остасы» дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Хезмәтендәге югары күрсәткечләре, эшенең нәтиҗәлелеге, вазифасын бик яхшы башкаруы өчен район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов 2015 елның «Иң яхшы дәүләт гаепләүчесе» дип билгеләнде.
-
Малтабарлылар фермада гаиләләре белән эшлиләр
Олы асфальт юлдан Малтабар авылы борылышына җитүгә: «Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең туган авылы» дигән плакат-язу янәшәсендә шагыйрьнең уйчан йөзле, кысынкы карашлы рәсеме һәр юлчыны җәлеп итә. «Рәхим итегез, дусларым, безнең киң күңелле, үтә дә тырыш, кунакчыл авылдашларым янына. Саф күңел, ихлас ният белән килгәнсез икән, сезне һәркем ачык йөз белән яратып...
-
Бурычлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә башладылар
15 гыйнвардан Россиядә суд приставларына машина йөртүчене бурычлары өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү хокукын бирүче закон үз көченә керде. Сүз бурыч күләме 10 мең сумнан арткан очракта машина йөртү таныклыгыннан бер елга кадәр вакытлыча мәхрүм итү турында бара. Суд приставы бурычлар турындагы документларның реквизитларын теркәп, әҗәтлене транспорт йөртү хокукыннан...
-
Гриппның куркыныч чоры февраль башына туры килә
Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән, ләкин Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемия чиген узып киткән. Һава температурасы соңгы вакытта нык тотрыксыз: әле нык кына суыта, аннары кинәт җылыта. Белгечләр әйтүенчә, организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Табиблар бу елда грипп эпидемиясенең февраль башына туры киләчәген белдерәләр...