Киләчәккә алга куелган планнар бар. Акрынлап барысы да хәл ителер
Күзкәй авыл җирлегенең халык җыены күңелле мизгелләр белән башланып китте. Авылның җәмәгать тормышын алып баруга күрсәткән матди ярдәмнәре өчен «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка, авылдаш эшмәкәр Булат Маннаповка - район хакимиятенең , авылның төрле тармакларында хезмәт куючы, тырышлыклары белән аерылып торган хезмәткәрләргә авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның узган 2015 елга хисап чыгышында ел барышында башкарылган эшләргә җентекле анализ ясалды. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, бер караганда авылда тормыш үзеннән-үзе бара кебек: өйләрне газ җылыта, утның өзелгәне юк, урамнар чиста, кардан арындырылып тора, төнлә багана башларында ут яна, йортларга су кергән, чүбен дә атнасына ике тапкыр көне-сәгате белән алып китеп торалар. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, бу бөтенлек артында авыл җирлегенең, хезмәт күрсәтүче район оешмаларның көндәлек кайгыртучанлыгы, матди чыгымнар, оештыру-килешү эшләре ята.
Узган елда Яңа Байлар авылында, Иске Байларда сугыш кырларында ятып калган авылдашларга һәйкәл куелган, Күзкәйдә зияратка юл, больница янында каты өсле машиналар тукталышы эшләнгән, урам утлары яңартылган - яктырткычлар куелган, 15 авылга күзәтчелек итә торган янгын депосы эшләнеп, файдалануга тапшырылган, «Чиста су» республика программасы буенча Күзкәйдә яңа су челтәре сузылган, бу эш җирлекнең башка авылларында дәвам иттереләчәк, Иске Байлар авылына - 250 метр, Югары Байларга 300 метр бетон юл салынган, клуб алдында балалар мәйданчыгы эшләнгән.
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев чыгышында җирлектәге оешмалар, фермер хуҗалыклары, «Ярыш» җәмгыятенең еллык эшчәнлегенә анализ ясалды. Кыскасы, тормыш бер урында тормый. Эдуард Рәкыйповичның чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елга билгеләнгән эшләр дә җитәрлек, проблемалар да юк түгел, күп нәрсә матди чыгымнарга барып тоташа, әмма юк дип утырып булмый, аларны хәл итү юлларын эзлибез, диде ул. Бу уңайдан, Югары Байлар авылы кешеләре исеменнән сорау да бирелде: авылда юл юк, урам яктыртылмый, машина тукталышы да кирәк, су кудыру башнясының егәрлеге аз диелде. Җыенга килгән тиешле оешма җитәкчеләренә бу сорауларны каләмгә алырга кушылды.
- Нигездә яшәү өчен шартлар тудырылган, билгеле, эшлисе эшләр дә бар, җитешмәгән якларны беләбез, хәл итү юлларын эзлибез, таба торабыз. Моның өчен республикада игълан ителгән авылга кагылышлы һәр программага катнашырга тырышабыз, - диде үзенең чыгышында район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы. Аннары ул район хәлләре турында сөйләде, агымдагы елда район, авыл җирлекләре алдында торган бурычларга тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев