Мусабай-Заводта шәхси хуҗалыкларда терлек саны бераз арткан
Мусабай-Заводта авыл җыены гадәттәгечә үтте: җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Үз тракторлары белән Мусабай-Завод, Кызыл Байрак һәм Ташкичүнең авыл юлларын чистартып торучы Рамил Гыйләҗев, Наис Моратов, Азат Әхмәтҗановның исемен атады, шулай ук Хәлил...
Кайбер җирлекләр белән чагыштырганда, биредә шәхси хуҗалыкларда мал башының бераз булса да артуы күзәтелгән. Шулай ук Фәридә Әхмәтовна фермер хуҗалыкларына да тукталды. Мал, каз-үрдәк асраучылардан тыш, җирлектә яшелчә, чәчәк үсентеләре үстереп, өендә камыр ашлары пешереп, оекбаш бәйләп сатучылар да бар. Эш белән яшәүче бу авылдашларының һәрберсенә рәхмәтен белдерде җирлек башлыгы.
2015 елда җирлектә башкарылган эшләргә килгәндә, урам утлары куюга, ремонтлауга, һәйкәлне төзекләндерүгә, Мусабай-Заводта су трассасын алыштыруга экспертизага, Кызыл Байрак буасын ремонтлауга проектка һәм башка шундый күләмле эшләргә бюджеттан акча бүленгән. Кызыл Байрак буасы дәүләт программасына кертелеп, биредә 2 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Мусабай-Заводтагы су трассасын исә, «Чиста су» программасына кертеп, 2016 елда яңарту күздә тотыла. Быел тагын Президент программасында катнашып, Ташкичүдә яңа клуб төзү, буага капиталь ремонт ясау, җирлекнең үз исәбеннән зиратка юл салу, кулдан килгәнчә күперне ремонтлау, Кызыл Байракта зиратның киңәйтелгән өлешен койма белән әйләндереп алу, Мусабай-Заводта ике зиратның да юлларын ясау, Муса Җәлил урамындагы күперне киңәйтү кебек эшләр планда тора.
2015 елда җыелган үзара салымга һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән акчаның бер өлешенә балалар мәйданчыгы элементлары сатып алынган, алар язга чыккач клуб ишегалдына урнаштырылачак. Шулай ук финансларның бер өлеше Мусабай-Заводтагы ике урамда, тыкрыкта, Кызыл Байракта юлларны ремонтлауга тотылган.
Җыен ахырында Фаяз Салихҗанов көтү үтә торган урынга юл билгесе куюны сорады. Бу эш көтү чыкканчы эшләнәчәк, дип җавап бирде җирле җитәкчелек. Рәисә Фәрдиева җир участогы рәсмиләштерү буенча сорау бирде. Район җитәкчелеге бу процедураның закон кысаларында аукцион аша башкарылуын аңлатып үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев