Малтабарлылар фермада гаиләләре белән эшлиләр
Олы асфальт юлдан Малтабар авылы борылышына җитүгә: «Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең туган авылы» дигән плакат-язу янәшәсендә шагыйрьнең уйчан йөзле, кысынкы карашлы рәсеме һәр юлчыны җәлеп итә. «Рәхим итегез, дусларым, безнең киң күңелле, үтә дә тырыш, кунакчыл авылдашларым янына. Саф күңел, ихлас ният белән килгәнсез икән, сезне һәркем ачык йөз белән яратып...
Туган Малтабарын, эшчән һәм тырыш кешеләрен җаны-тәне белән яратты шагыйрь. Сугыш елларында унөч яшьлек малайның тире тамган җире һич онытмый үзенең җырчысын. Шуңа күрә Рәшит Гәрәй үзен кыр тургайлары тынгысызлыгына тиңләп язды:
Аларга бит туар-тумас борын
Буразналар җене кагылган.
Мин дә, дуслар, арыш исе сеңгән
Буразнама кайтып табынам.
- дип язган иде басу-кырларын сагынып үзенең «Тургайлардан безне сорагыз» дигән шигырендә. Шулай һәр елны арышлар серкә очырганда, аҗаган балкышлары ялт-йолт итеп торганда, Малтабарына кайтып, атналар буе торып, авылдашлары уңышларына сөенеп, җанына рухи азык туплап китәр иде. Аннан соң авылы кешеләре турында район-республика басмаларында күләмле язмалары, шигырьләре дөнья күрер иде. Танылган шагыйрь Рәшит Гәрәй туган Малтабары данын еракларга таратты.
Булганны таратмыйча саклап калдылар
Шул заманнан соң, 90нчы еллар азагында, авыл хуҗалыгын үзгәртеп корабыз дип, колхозларны һәм бер очтан терлекчелек фермаларын бетерү, малларын төрле тарафка тарату сәбәпле, колхозчылар эшсез калгач, авыл халкы бер мәлгә аптырашта калды. Бу зәхмәтле шаукым «Искра» хуҗалыгына да килеп җитте. Малтабар авылы шушы колхозның бер бригадасы иде. Алланың рәхмәте белән Калмия авылының тәвәккәл һәм игелекле кешесе табылды. Ул Казанда зур фирма белән җитәкчелек итүче Заһит Вилданов була. Авылдашларына кистереп әйтә: «Юк, хуҗалыкны бетермибез, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, олы юлга чыгарачакбыз». Шундый булдыклы, үз җирен сөюче җитәкченең кайгыртуы һәм халык теләге белән фермалар җимерелмичә, ничек бар, шулай сакланып калды. Яңалары төзелә, искеләре төзекләндерелә.
Кечкенә авыллар рәтендә йөргән Малтабар фермасына килеп кергәч, үзеңне бер авык электәге күмәк хуҗалык биләмәсендә хис итәсең. Биредә электән сакланып калган бер генә абзар да, бер генә бина да сүтелмәгән. Электәгечә һәркайсы үз хезмәтен үти. Бозаулар, таналар, атлар, сарыклар асрала.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының Калмия авылындагы үзәк конторасына кайбер мәгълүматлар белән танышырга кергәч, хуҗалык идарәчесе Фәйдәр Гайсинны очраттым. Ул тиз генә бухгалтериягә көндәлек мәгълүматларны тапшырды да, Малтабар фермасы эшчәнлеген урында белербез дип, безне машинасы артыннан ияртеп, бик тиз Малтабар читендәге фермага китереп җиткерде. Таналар торагы янындагы терлекчеләр йортына керәбез. Терлекчеләр иртәнге якта малларын карап, ашарларына салганнар. Тормыш-көнкүреш турында әңгәмә коралар иде. Төп фикерләре: «Рәхмәт инде абыйлы-энеле Заһит белән Газинур Вилдановларга, замананың ачы җилләреннән авылыбызны саклап калдылар, безне эшле иттеләр. Гаиләләребез белән рәхәтләнеп, үз авылыбызда яшәп, җиң сызганып эшлибез. Эшченең кадере бар. Вакытында түләп баралар. Бер генә гозеребезне үтәмичә калмыйлар. Шул хакта рәхмәтләребезне җиткерсәгез иде аларга», - дип бер-берсен бүлә-бүлә сүзгә керештеләр терлекчеләр.
Зур җаваплылык тоеп тотынгач
Ферма мөдире Гөлфия Шәмсемөхәммәтова терлекчеләр сүзенә колак салып, эш барышы белән таныштыра. Ул биредә ике елдан артык эшләсә дә, һәрбер эшне җентекләп, барлап оештыра. Гадел таләпчәнлеге, эшне белеп оештыруы, һәр кешегә игътибарлы булуы өчен хөрмәт итәләр үзен. Идарәче Фәйдәр Гайсин да мөдирнең яхшы оештыручы икәнлеген мактап телгә алды. Ул элек Гөлфиянең пилорамда исәп-хисап эшләрен үрнәк башкаруын әйтеп, иртәгесен ферма малларын үлчәү көне икәнен искәртте дә, Калмия авылындагы үзәк фермага китеп барды.
Гөлфия Шәмсемөхәммәтова Малтабар фермасы эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә элек-электән сыерлар асрап, сөт җитештергәннәр, бозаулар алып көтүне яңартып торганнар. Хәзер эш башкачарак. Калмиядәге сөтчелек комплексыннан 4 айлык бозауларны бирегә китереп, аерым төркемнәргә бүлеп, тәрбияләп үстерәләр.
Уңган-булган Шиһабиевлар
Шундый беренче төркемне ирле-хатынлы Ринат белән Фәрүсә Шиһабиевлар карый. Бүген алар карамагында 48 баш бозау бар. Кайчагында араларында хәлсезләре, чирләшкәләре дә очрый. Андыйларына аеруча игътибарлы Шиһабиевлар. «Үзебез мал табибына әйләнәбез. Чирлеләрен аерып, махсус тәрбиялибез, дару үләннәреннән шифалы чәй ясап эчертәбез. Файдасы тия. Акбуры, тозы, дару үләннәре, юкә себеркеләре алларыннан өзелми. Шулай итеп, нәни нарасыйны карагандай тәрбияләгәч, үлем-китемгә юл куелмый. Бозауларыбыз көр үсәләр», - диде Фәрүсә җанланып.
Аларның ничек фермада эшли башлаулары белән кызыксынам. Колхозлар тарала башлагач, язмыш җилләре Чаллыга китерә аларны. «Мегастрой» оешмасында әйбәт кенә эшли башлыйлар. «Безне авыл һавасы, төп нигез үзенә тартты. Авылыбызда ферма эшли башлавын ишеткәч, һич икеләнмичә тәвәккәлләп, ирем Ринат белән кайтып фермада эшли башладык», - дип эшеннән канәгать булып сөйләде Фәрүсә.
Кайвакыт карый торган бозаулары 100 баштан да артып китә. Асларын ике тапкыр чистартып торгач, ашарларына иркен булгач, малкайлар матур булып көрәеп үсәләр. Ай азагында үлчәгәч, тәүлеклек артым 800-900 грамм тәшкил итә.
Шулай итеп, мал арасында 17 ел үтеп тә киткән. Ринат ат җигеп, бозауларга азык китерә, асларын җыештырып, бик чиста тота. Бозаулардан тыш Шиһабиевлар карамагында 140 сарык та бар. Хәзер бәрәнлиләр. Аларны да хәстәрләп, яратып карыйлар. Сабан туена, Корбан бәйрәменә таза, көр сарыкларны сорап килүчеләр күп була. Чөнки хәләл мал итеп, тырышып тәрбиялиләр аларны.
Гобәйдуллиннар да бик эшчән
Фермада эшләүче икенче гаилә вәкилләре - ирле-хатынлы Мирхәт белән Нәсимә Гобәйдуллиннар турында да мактап сөйләде ферма мөдире Гөлфия Рәис кызы. Алар инде зуррак, 6 айдан бер яшькә кадәрле бозауларны карыйлар. Яхшы үсем алалар. Моннан тыш Мирхәт ат җанлы кеше, үзе тәрбиясендәге атлар елкылдап тора, 140 баш сарыкны карарга да өлгерә. Мирхәт һәм Нәсимәнең үз эшләренең чын осталары булулары турында күп җылы сүзләр ишеттем. Мирхәт ат җигеп, терлек азыгы да алып кайта. Трактор китергән сенажны утардагы тагаракларга сәнәк белән таратып чыга. Кул көче күп кулланылгач, сенажны малларга «Делаваль» арбасы белән таратуны уйлыйсы бар әле, диде. Шул турыда фикерләре белән уртаклашты ул.
Мирхәтнең абыйсы Әхәт тә фермада, 75 тана һәм 84 баш үгез карый. Симертүдәге малларын көнгә 800 граммга арттыруга ирешә. Шунысын да әйтәсе килә: Гобәйдуллиннар үзләренә беркетелгән 11 биядән былтыр 11 колын алып үстергәннәр. Моны зур уңыш дип бәяләде идарәче Ф. Гайсин. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчелеге киләчәктә ат үрчетүне киңрәк җәелдерү максатыннан, ат сарае төзүгә керешкән. Элеккеге ындыр табагын ябык бина итеп, симертелә торган үгезләр торагы итеп корганнар.
Кечкенә фермада атлар төп транспорт санала. Аның белән күрше Калмиядән фуражын да, сенажын да алып кайталар, абзарга печән-саламын да кертәләр. Терлекче агайлар үз атларын яратып тәрбиялиләр.
- Коллективыбыз эшчән безнең, - дип горурланып сөйләде Гөлфия Рәис кызы. - 7 кешебез белән фермада 386 мөгезле эре терлек, 33 ат, 140 сарык асраудан тыш, үз хуҗалыкларында берничә сыер асрарга да тырышалар. Андыйларга «Вилданов КФХ»ның ярдәме тия, пай җиренә печәнен, ашлыгын бирә, эшчеләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итә. Шуңа күрә терлекчеләр күтәренке күңел белән эшлиләр, күбрәк продукция җитештерергә тырышалар һәм бу юлда уңышлар да арта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев