Гриппның куркыныч чоры февраль башына туры килә
Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән, ләкин Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемия чиген узып киткән. Һава температурасы соңгы вакытта нык тотрыксыз: әле нык кына суыта, аннары кинәт җылыта. Белгечләр әйтүенчә, организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Табиблар бу елда грипп эпидемиясенең февраль башына туры киләчәген белдерәләр...
Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән, ләкин Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемия чиген узып киткән. Һава температурасы соңгы вакытта нык тотрыксыз: әле нык кына суыта, аннары кинәт җылыта. Белгечләр әйтүенчә, организм ОРЗ, грипп ише чирләргә шундый көннәрдә тиз бирешә. Табиблар бу елда грипп эпидемиясенең февраль башына туры киләчәген белдерәләр һәм дуңгыз гриппы формасында килүче бу вирусның бик авыр узачагын әйтәләр.
Дуңгыз гриппының да беренче билгеләре гадәти гриппныкына охшаш. Температура күтәрелә, йөткертә, борын тыгыла, тамак, баш авырта, күз эренли. Кайчакта боларга ашказаны-эчәк авырулары да кушылып китә - күңел болгана, укшыта, эч йомшый. Гадәти грипптан өзлегү атна-ун көннән соң гына булса, дуңгыз гриппы берничә көн эчендә өзлегү китереп чыгара. Ул үпкә ялкынсынуга, ягъни пневмониягә китерә, диләр белгечләр. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа ел каникулларыннан соң Россиядә грипптан ун кеше үлгән.
Күңелсезлекләрдән саклану өчен беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри, үзлегеңнән генә дәваланып яту һич тә ярамый.
Табиблар халык күпләп җыела торган урыннарда йөрмәскә кушалар. Поликлиникаларда һәм больницаларда маска белән йөрү режимы кертелә, урамда да маска кию зыянга булмаячак. Шулай ук урамга чыкканда оксолин мазе һәм вируска каршы башка препаратлар куллансаң яхшы. Кулны сабынлап юып йөрергә, чөнки дуңгыз гриппы кулдан да күчәргә мөмкин, өстәлгә суган-сарымсак турап куярга, итле-витаминлы ризыклар ашарга, урамнан кергәч, авыз-борынны чайкарга кирәк, дип киңәш итәләр сәламәтлек саклаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев