26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районында югалган балыкчы Николай Снигурның туганы Оксана Грачева: "Без әле энемнең исәнлегенә ышанабыз"
Тукай районында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Искә төшерәбез, 8 октябрьдә - Сергей Белоконь һәм Сергей Маратканов, 22 октябрьдә Николай Снигур һәм Евгений Рябов югалды. Белоконьның гәүдәсен коткаручылар 22 октябрьдә таптылар. Бүген Мараткановны, Снигурны һәм Рябовны эзләү бара. Әлеге ир-атларның барысының да Кама елгасының Кырныш авылы янындагы территориясендә балыкчылык итүе...
-
Наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды
- Кнәз авыл җирлегендә наркотикларга каршы көрәш өчен «Наркотиксыз киләчәк!» дип исемләнгән проект булдырылды. Аның кысаларында авылларда сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән чаралар уздырыла. Шулай ук авыл җирлегенең мәктәпләрендә балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактик эшчәнлек, әңгәмәләр алып барыла, - дип хәбәр итте Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова район хакимиятенең...
-
Салым түләүдә ташламага кемнәр хокуклы?
Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын түләү турындагы уведомлениеләрне адреслар буенча җибәрүне ноябрь аена кадәр дәвам итә. Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым уведомлениеләре электрон юл белән генә җибәрелә. Бу сервис аша акчаны комиссиясез түләргә дә була. Быел милек салымын түләү срогы озынайтылды, ул 1 декабрьгә кадәр...
-
Сәеттә агачлар утырттылар
Сәет авылында агач утырту буенча өмә узды. «Ирек» җитештерү кооперативы хезмәтчәннәре үз авылларының тирә-юнен яшелләндерүгә зур өлеш керттеләр: 30дан артык төп агач утырттылар. Мәдәният йорты территориясенә, анда урнашкан һәйкәл янәшәсенә, мәчет янына чыршы, миләш, тирәк кебек агачлар утыртылды, дип хәбәр итте редакциябезгә Сәет авылының клуб директоры Айсылу Габдрахманова.
-
101 яшьлек Фатыйма әби ян бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә ярата
Районыбыздагы иң өлкән ветераннарның берсе Фатыйма әби Мөхәммәтгарипова белән елдан артык күрешкәнебез юк иде. Былтыр 100 яше тулгач, 30 сентябрь көнендә, туган авылы Әҗмәкәйгә барып, ачык йөзле, кунакчыл, яхшы хәтерле мөхтәрәм тыл ветераны Фатыйма әбекәйнең яшьләрчә җитезлегенә, яз-җәй көннәрендә ян бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерүенә, биш вакыт намазын төгәл үтәвенә сокланып...
-
Телевизорлы булыйм дисәң – газетага языл!
2017 елның беренче яртысына газета-журналларга язылучылар өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Абунәчегә - телевизор!» дигән акция үткәрә. Призлар уйнатуда катнашу өчен абунәче 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 январена кадәр бер адреска «ТАТМЕДИА» АҖнең өч яки аннан күбрәк басмасына язылырга тиеш. Язылу почтада, редакциядә яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт...
-
«Халык контроле» райондашлардан хәбәрләр көтә
Райондашлар «Халык контроле» порталына төрле категорияләр буенча үзләрен борчыган сорауларны юллый ала. Хәзер әлеге мәгълүмат порталында авыл хуҗалыгы, экстремизм, дини һәм милли каршылыклар, этил спирты, алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган продукцияләрнең законсыз әйләнеше, коррупция гамәлләре хакындагы хәбәрләрне дә юлларга була. Бер генә мәгълүмат та игътибарсыз калдырылмый, алар тиешле хезмәтләргә...
-
Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм баш суд приставы кабул итә
8 ноябрь көнне тукайлылар Казанда Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасының баш суд приставы Радик Ильясов белән очраша алалар. Бу көнне алар балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләренә кагылышлы суд карарларының үтәлеше буенча кабул итү уздыралар. Чара башкаланың Карл Маркс урамы, 61нче йорт, 2нче катта үтә....