Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

- Кнәз авыл җирлегендә наркотикларга каршы көрәш өчен «Наркотиксыз киләчәк!» дип исемләнгән проект булдырылды. Аның кысаларында авылларда сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән чаралар уздырыла. Шулай ук авыл җирлегенең мәктәпләрендә балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактик эшчәнлек, әңгәмәләр алып барыла, - дип хәбәр итте Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова район хакимиятенең...

- Кнәз авыл җирлегендә наркотикларга каршы көрәш өчен «Наркотиксыз киләчәк!» дип исемләнгән проект булдырылды. Аның кысаларында авылларда сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән чаралар уздырыла. Шулай ук авыл җирлегенең мәктәпләрендә балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактик эшчәнлек, әңгәмәләр алып барыла, - дип хәбәр итте Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова район хакимиятенең утырышлар залында узган наркотикларга каршы көрәш буенча комиссия утырышында.

- 2016 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр район буенча балигъ булмаганнар тарафыннан җинаятьләр һәм хокук бозулар теркәлмәгән, - дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нияз Мозаффаров.

Районда җәй айларында «Мәк-2016» дип исемләнгән акция узган. Аның барышында 88 киндер куагы табылуы һәм юк ителүе турында хәбәр итте район буенча Эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча оперуполномоченный, полиция капитаны Айдар Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев