101 яшьлек Фатыйма әби ян бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә ярата
Районыбыздагы иң өлкән ветераннарның берсе Фатыйма әби Мөхәммәтгарипова белән елдан артык күрешкәнебез юк иде. Былтыр 100 яше тулгач, 30 сентябрь көнендә, туган авылы Әҗмәкәйгә барып, ачык йөзле, кунакчыл, яхшы хәтерле мөхтәрәм тыл ветераны Фатыйма әбекәйнең яшьләрчә җитезлегенә, яз-җәй көннәрендә ян бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерүенә, биш вакыт намазын төгәл үтәвенә сокланып...
- Аллаһыга шөкер, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәп ятабыз. Көчтән килгәнчә, өй тирәсендә шөгыльләнүем, улым, миңа яшәргә, авыруларны җиңәргә көч бирә. Кечкенәдән әти-әниемә булышып үскәч, әле дә хезмәттән тәм табам, - дип җанланып китте ул.
Яшьлеге бик авыр елларга туры килә. Урта хәлле крестьян әтисе Мөхәммәтгарифның атын, дирбиясен, башка мал-туарын, сука-тырмасын, мәҗбүриләп, колхозга алалар. Әнисе Фәреҗиян, ире 42 яшендә вафат булгач, бөтен эшне җигелеп тарта. Үсмер кызы Фатыйма да, башлангычны гына бетереп, колхоз эшенә тотына. Әнисенә ияреп, иртәдән кичкә кадәр кызу кояш астында урагын ура, көлтә бәйли, көлтәләрен сослан итеп урнаштыра. Уңган кыз катлаулырак эшләргә дә алына. Авыл егете Сәйфетдин (авылдашлары аны яратып Сәпи дип йөртәләр) белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Якты хыяллар белән яшәп ятканда, беренче балалары Мөнҗия дөньяга аваз салганда, Ватан сугышы башлана. Ир-егетләрне сугышка алалар. Гаилә башлыгы Сәйфетдингә чират җитә, аны хәрби комиссариат Казанга хәрби заводка эшкә җибәрә. Берничә айдан: «Ашарга интегәбез, ачтан шешенүчеләр дә бар», - дигән хаты килгәч, Фатыйма, такы-токы ризыкны җыештырып, Казанга чыгып китә һәм, күп җәфалар чигеп, ирен эзләп таба, аны ачлыктан коткарып кала.
- Әниебез дә, әбиебез дә эшкә бик булдыклы, чая кешеләр булдылар. Кайчан йоклаганнардыр алар?! Анысын күрмәдек тә, - дип сөйли Фатыйманың кызы Мөнҗия. - Төрле салымнар, заемнар үзәккә үтә иде. Авыздан өзеп, итен-маен, сөтен, йомыркасын, йонын дәүләткә озаттык.
Сугыш тәмамлангач, Сәйфетдин ага авылга кайтып төшә. Әкренләп тормыш җайлана башлый. Ул колхозда төрле эштә эшли. Атлар карый, бригадир, ферма мөдире дә була. Гаиләдә, бер-бер артлы, балалар туа. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике малай, дүрт кыз. Аларны укытып чыгаралар. Балалары шофер, терлекче, бухгалтер, сатучы һөнәрләрен сайлыйлар. Олы кызлары Мөнҗия күп еллар Әҗмәкәй фермасында сыерлар савып, алдынгы эшче булып таныла. Хәзер лаеклы ялда. Хәер, Фатыйма әбинең башка балалары да пенсия яшендә, Гайсә һәм Әсгать озак еллар машина йөрттеләр. Әсгать бүген дә эштә, Фәймә - бухгалтер, Асия - сатучы, әниләренең хәлен даими белешеп торалар. Фатыйма әбинең сеңлесе Хәлимә дә үзенең 98 яшен тутырды. Ул да Әҗмәкәйдә гомер итә, даими рәвештә апасы белән аралашып тора. Кайгы агач башыннан йөрми дигәндәй, ул Фатыйма әбинең дә ишеген кага. Кызы Шәмсия вафатын бик авыр кичерә әбекәй. «Кан басымым күтәрелде. Колагым томалана», - дип, бик борчылып сөйләде. Әмма кайгыны, җан тынычсызлыгын догалары белән җиңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев