Тукай районында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Искә төшерәбез, 8 октябрьдә - Сергей Белоконь һәм Сергей Маратканов, 22 октябрьдә Николай Снигур һәм Евгений Рябов югалды. Белоконьның гәүдәсен коткаручылар 22 октябрьдә таптылар. Бүген Мараткановны, Снигурны һәм Рябовны эзләү бара. Әлеге ир-атларның барысының да Кама елгасының Кырныш авылы янындагы территориясендә балыкчылык итүе...
Тукай районында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Искә төшерәбез, 8 октябрьдә - Сергей Белоконь һәм Сергей Маратканов, 22 октябрьдә Николай Снигур һәм Евгений Рябов югалды. Белоконьның гәүдәсен коткаручылар 22 октябрьдә таптылар. Бүген Мараткановны, Снигурны һәм Рябовны эзләү бара. Әлеге ир-атларның барысының да Кама елгасының Кырныш авылы янындагы территориясендә балыкчылык итүе мәгълүм. Эзләү эшендә коткаручылар белән бергә волонтерлар, югалган балыкчыларның туганнары катнаша, бүген Минзәлә аэроклубыннан самолет җәлеп ителде.
- Без энем белән элемтә өзелгән көннән алып аны эзләүгә керештек, - дип сөйләде "Якты юл" газетасына Николай Снигурның бертуган апасы Оксана Грачева. - Кичә социаль челтәр аша Евгенийның туганнарын эзләп таптык. Кызганычка, алар Женяның югалуы турында да кичә генә белделәр. Бүген, берләшеп, иртәнге сәгать 8дән кичке 6ларга кадәр елга эчен, аның ярларын айкадык. Бердәнбер яңалыгыбыз - "Искра-2" ягында ярдан 500-700 метрдан эчтәрәк суда Николай һәм Евгений утырып кереп киткән көймәне таптык. Ул буш, эчендә берни дә юк иде. Безнең белән бүген коткаручылардан да өч кеше эшләде. Николайны көн-төн су буеннан кайтып керми торган, балык җене кагылган кеше дип әйтә алмыйм, бары тик бу шөгыльне ярата, балык тотканда ял итә иде. Алар хатыны һәм 11 яшьлек улы белән сулыктан ерак булмаган урында - "Искра-2" ширкәтендәге бакча йортында яшиләр. Кызганычка, уллары балалар церебраль параличы белән авырый, шуңа да эштән бушаганда күп вакытын Николай аңа багышлый иде. Барлык туганнар, Яр Чаллыда яшәүче әниебез, Николайның хатыны бик борчылабыз. Энемнең исән булуына ышанабыз. Ләкин без эзләүчеләр бик аз. Кеше хәсрәтенә битараф булмаганнардан туганыбызны һәм тагын ике балыкчыны эзләүгә кушылуларын сорыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте ул. Элемтәгә керергә теләүчеләр 8-967-780-29-22 номеры буенча Оксана Ивановна телефонына да шалтырата алалар.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев