Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевизорлы булыйм дисәң – газетага языл!

2017 елның беренче яртысына газета-журналларга язылучылар өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Абунәчегә - телевизор!» дигән акция үткәрә. Призлар уйнатуда катнашу өчен абунәче 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 январена кадәр бер адреска «ТАТМЕДИА» АҖнең өч яки аннан күбрәк басмасына язылырга тиеш. Язылу почтада, редакциядә яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт...

2017 елның беренче яртысына газета-журналларга язылучылар өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Абунәчегә - телевизор!» дигән акция үткәрә. Призлар уйнатуда катнашу өчен абунәче 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 январена кадәр бер адреска «ТАТМЕДИА» АҖнең өч яки аннан күбрәк басмасына язылырга тиеш. Язылу почтада, редакциядә яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталында да) башкарылырга мөмкин. Һәр басманың алты айдан да ким булмаган вакытка рәсмиләштерелүе шарт. Абунәченең исем-фамилиясе, басмалар исеме, абунә чоры һәм суммасы күрсәтелгән абонементның күчермәсе яки Интернет квитанциясе,«Акция» дип билгеләнеп, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрелергә тиеш. Төп приз - 28 мең сумлык телевизор. Шулай ук абунәчеләр өчен 3 данә цифрлы фотоаппарат, 10 данә савыт-сабалар җыелмасы һәм 45 данә истәлекле бүләк әзерләнә. Призларны уйнату көне - 2017 елның 17 феврале. Җиңүчеләргә бүләкләр 20 марттан да соңга калмыйча тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев