26 май 2026 яңалыклары
-
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәменең рухи әһәмиятен ассызыклап, мөселманнарга иминлек, бәрәкәт һәм гыйбадәтләрнең кабул булуын теләде. .
-
Тукай районы халкының газ өчен бурычы 18 миллион сумнан арткан
Газ өчен 18 миллион сумнан артык һәм җиһазларга техник хезмәт күрсәткән өчен 300 мең сумнан күбрәк — Тукай районы җылыту сезонын әнә шундый бурычлар йөкләмәсе белән тәмамлады.
-
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Круглое Поле мәктәбенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды
Тукай районы мәктәпләрендә 500дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбендәге тантаналы бәйрәмдә район башлыгы Камил Нәҗмиев катнашты.
-
Максатчан килешү буенча укырга керүчеләргә өстенлек биреләчәк
Көллиятләр һәм техникумнарга максатчан килешү нигезендә керергә теләүче абитуриентлар кабул итү вакытында өстенлекле шартларга ия булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте вәкилләре хәбәр итте.
-
Тукай районында «Битлек» театр фестиваленә йомгак ясалды
Яңа поселогы мәдәният йортында тамашачыларны һәм сәнгать сөючеләрне бергә җыйган VIII районкүләм «Битлек» театр фестиваленең ябылу тантанасы узды. Районның иң талантлы һәвәскәр артистларын, режиссерларын һәм танылган мәдәният эшлеклеләрен берләштергән бу бәйрәм чын сәнгать тантанасына әверелде.
-
БДИда аудиториядән ничә тапкыр чыгарга мөмкин?
Бердәм дәүләт имтиханы катнашучыларына бәдрәфкә теләсә ничә тапкыр чыгарга рөхсәт ителә, әмма һәр чыгу һәм кире кайту вакыты оештыручылар тарафыннан мәҗбүри рәвештә теркәп барыла. 2026 елгы БДИның төп чоры 1 июньдә башлана.
-
Биклән укытучысы СВОдагы укучысына гуманитар ярдәм тапшырды
Фронтка Тукай районыннан 49нчы гуманитар йөкне озаттылар. Аны алгы сызыкка илтүче Вячеслав Виссарионов өчен бу сәфәр мәктәп елларына кайткандай дулкынландыргыч очрашуга әйләнде.
-
Наркологта исәптә торучы кешеләрнең машина йөртү хокукы туктатылды
Түбән Кама прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәсендә наркологта исәптә торучы алты кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы суд карары белән гамәлдән чыгарылды.
-
Республикага яңгыр һәм көчле җил килә
26 майда республика буенча аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.