25 декабрь 2016 яңалыклары
-
Эш сөйгәнне ил сөяр
Безнең авыл халкы гомер-гомергә хезмәт сөючән, эшлекле, тырыш булулары белән аерылып торды. Алар арсында тагын да уңганраклары, тагын да булганраклары шактый күп. Сүзем шуларның берсе - Югары Байлар авылыннан Гөлфирә Зыятдин кызы Бариева турында.
-
Күңел дигәнең кылдан нечкә
Сөенсә дә, моңланса да хисләрен шигъри юлларга сала Нәҗибә Сәхипгәрәева Өстәлемдә Калмия авылыннан Нәҗибә Сәхипгәрәеваның шигырьләре. Кат-кат укыйм, хисләре ташып түгелгәндә шигырь яза торган гадәтен электән үк беләм - «Якты юл» газетасы укучылары да хәтерли булыр. Алар беренче карашка бик гади булса да сүз җегәрен, сүз кодрәтенең көчен белеп яза...
-
Узган гомере горурлык белән искә алырлык
Нуриәсма апаның җылы, якты, зәвык белән җиһазланган фатирында узганнарны искә алып, сөйләшеп утырабыз. Мин, гомумән, өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшергә яратам. Алардан, сусаган юлаучы чишмәдан су эчкән кебек, тормыш сабагына өйрәнәсең, узганнар белән чагыштырып, гыйбрәт аласың, авыр еллар кичергән өлкәннәребезнең биниһая зур яшәү көченә, рухи ныклыгына сокланасың. Әле бүген дә,...
-
Җиңүчеләр билгеләнде
Районда ел саен авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларда запастагы һәм армиягә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алу, бронь бирүне иң яхшы оештыру һәм үтәү буенча смотр-конкурс уздырыла. Бу елны, бәйге нәтиҗәләре буенча, авыл җирлекләре арасында I урынны Кнәз авыл җирлеге яулады, икенчедә - Круглое Поле авыл җирлеге, III урында Бәтке...
-
Кызлар мини-футбол буенча ярышты
Күптән түгел 1999 һәм аннан да яшьрәк булган кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда барысы бергә 10 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Бәтке мәктәбе кызлары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарда Яңа поселогы белән Мәләкәс авылының урта мәктәбе укучылары калды.
-
Әҗәте өчен машинасын алдылар
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 30 мең сумнан артык штрафы җыелган тукайлыларның өйләренә йөриләр. Узган атнада шундый рейд вакытында Сосновый Бор поселогында яшәүче ир-атның «ВАЗ-21060» автомобиленә арест салынды.