Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш сөйгәнне ил сөяр

Безнең авыл халкы гомер-гомергә хезмәт сөючән, эшлекле, тырыш булулары белән аерылып торды. Алар арсында тагын да уңганраклары, тагын да булганраклары шактый күп. Сүзем шуларның берсе - Югары Байлар авылыннан Гөлфирә Зыятдин кызы Бариева турында.

Авылда яшәмәсәм дә, колхоз җитәкчеләренең Гөлфирә Зыятдин кызын мактап, данлап торуларын, авыл халкының аңа аерым бер хөрмәт, ихтирам белән карауларын белә идем. Үзенә әйтмәсәм дә, аның дан-хөрмәттә яшәвенә сокланып та, сөенеп тә, бераз гына ак көнләшү белән көнләшеп тә алгаладым бугай.

Ул - хәзер 80 яшен тутырып килә торган эчкерсез, ап-ак җанлы, киң күңелле, кояшлы ак әби. Аны очратсаң, җанга яктылык, жылылык иңә. Каршыңа ул ерактан ук балкып, ихлас елмаеп килә. Хәл-әхвәлләрне белешеп, бераз сөйләшкәннән соң, үзең дә аның яныннан елмаеп, ниндидер рухи ләззәт алып китәсең. Кешеләргә күңел җылысы өләшә ул. Шул ук вакытта берәр ярамаган эш-гамәлләргә тап булса, дәшми калмый, дөреслекне ярып сала.

Гөлфирә Зыятдин кызының ничек шулай хөрмәт-дәрәҗәләргә ирешүен бик беләсем килә иде. Уңае да чыкты. Җәй көне авылда озак кына торып килдем, шунда ул мине чәйгә дәште.

Ишегалдына керүгә үк анда уңган хуҗабикә яшәгәне күзгә ташлана. Бакчасында төрледән-төрле матур чәчәкләр. Иркен, чист-пөхтә итеп җыештырылган өенең һәр тәрәзә төбендә күз явын алырлык чәчәкле гөлләр. Стенадагы картиналар өйгә аерым ямь биреп тора. Җәмәгате Хәмзә аларны Шишкин картиналарыннан күчереп ясаган икән. Әгәр укыса, Хәмзә, бәлки, чын рәссам булыр иде. Кызганыч, сугыш чорындагы күпме авыл балаларының таланты ачылмый калды, дигән уй йөрәгемне яндырып узды. Гөлфирә минем уйларымны бүлдереп:

- Минем картым агач остасы да, балта остасы да иде. Менә бу караватны, урындыкларны ул ясады. Балалар чыгарып ташларга кушалар. Җәмәгатем белән бергә яшәгән вакытларны искә төшереп тора алар, ничек ташламак кирәк. Хәзер ретро-әйберләр рәтенә керәләрдер инде, - ди ул, елмаеп.

52 ел бергә яшәгән җәмәгате Хәмзә җиде ел элек дөнья куйган. Гөлфирә, шул матурлыкны саклап, ялгызы гына гомер итә.

Мул итеп әзерләнгән өстәл артында чәй корып утырганда, форсаттан файдаланып, мин аның нинди эш-гамәлләр башкаруын, ничек дан-дәрәҗәләргә ишерүе турында сөйләвен үтендем.

- Нәрсәсен сөйлисең аның, эшләдем дә, эшләдем инде мин. Укырга әллә ни һәвәслегем булмады анысы, ну эшне яраттым да инде! Эшләү өчен генә яратылганмын, күрәсең, - ди ул, елмаеп.

Эше турында сөйли башлагач, күзләре җанланып, мөлаем йөзендәге тирән җыерчыклары язылып киткәндәй булды. Сөйләвендә эчке рәхәтлек сизелә иде аның.

Гөлфирә Зыятдин кызы 9-10 яшеннән өлкәннәр белән утауларга йөри. 14-15 яшеннән гел ферма эшендә: куян да, бозау да, 13 ел буе дуңгызлар да карый. Пенсиягә чыгу алдыннан биш ел сыер саву эшендә бил бөгә.

- Бар эшемне дә бирелеп, яратып, булсын дип, риясыз эшләдем, Аллага шөкер. Таңнан торып китә идем фермага. Барасым килеп бардым, эшлисем килеп эшләдем. Бер елны әтием колхозның ел йомгакларын тикшерү утырышыннан кайткач: «Синең белән горурландым, кызым. Гел мактап телгә алдылар. Елга 365 көн ялсыз эшләгәнсең икән», - диде. Ялсыз эшләдек шул. Китсәң, синең урыныңда калган кеше үзенчә эшли, малның холкы үзгәрә, продукт бирүе түбәнәя, - дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.

Гөлфирә Зыятдин кызының һәр эшенә җаваплы каравын колхоз җитәкчеләре күреп, белеп тора һәм тиешенчә бәя дә бирәләр. Авыл хуҗалыгында терлекчелек продуктларын арттырган һәм озак еллар намуслы эшләгәне өчен аны район Мактау кенәгәсенә, район Почет кенәгәсенә кертәләр: республика авыл хуҗалыгы профсоюз комитеты «Тугызынчы бишьеллык ударнигы» исемен бирә, СССР Югары Советы Карары белән, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, III дәрәҗә «Хезмәт даны ордены» белән бүләкләнә. Район профсоюз комитеты, колхоз идарәсе биргән Мактау грамоталары бихисап аның. Күзкәй авыл советының ике чакырылышында, аннан соң район Советына депутат итеп сайлана.

- Депутат булып эшләгәндә бер сессияне дә калдырмый йөрдем, әле трибунадан чыгышлар да ясый идем, җитәкчеләр язып биргәнне инде (көлә). Эшенә күрә ашы да булды, Аллага шөкер. Колхозда иң күп хезмәт хакын, сыер савучы Рабига Харисова ала диләр иде (70 сум!), ә мин дуңгызлар караганда 150шәр сум алып эшләдем. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш, дип язган хөрмәтле шагыйребез. Дөресе шулай. Җәмәгатем Хәмзә колхозда бакчачы булып эшләде. Авылда беренчеләрдән булып телевизор да, мотоцикл да, машина да алдык. Ул елларда аны алдынгы эшчеләргә дип кайтаралар иде, дип сөйли Гөлфирә.

- Йорт эшләре дә бар бит әле. Ничек өлгерә идең? - дип сорау бирәм мин.

- Өй эше генә булса ярый, әле 1960, 1981 елларда өй салдык. Бүрәнәсен бер ай буе Хәмзәм белән икебез урманнан төнлә ташыдык. Мал-туарны, кош-кортны күп асрадык. Ару-талулар да булгандыр инде. Төнлә берничә сәгать йоклап алгач, тәнгә көч-куәт иңгәндер, яшь чак бит. Дүрт бала тәрбәяләп үстердек. Балаларым йөзгә кызыллык китермәдләр, Аллага шөкер. Хәзер оныкларымның балалары - туруннарым бар инде, -дип, куанып көлә ул.

Эштән арылып, их рәхәтләнеп ял итәргә иде, дигән вакытларның булдымы, дигән соравыма ул миңа күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп карый.

Пенсиягә чыккач та эшсез утырмый Гөлфирә. Районнан авылга килгән вәкилләргә аш пешерә, 20 елдан артык мәчеттә җыештыручы булып эшли. Эшләгәне өчен акча да сорамый. Авыл картлары аның мәчетне ничек чиста-пөхтә тотуын, мәчет янында үскән чияләрдән компот кайнатып, рамазан аенда аларга авыз ачарга кертүләрен хәзер дә сагынып искә алалар. Бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләрне үзе утыртып үстерә. Алардан кайнатмалар ясый, кагын коя, салатлар әзерли. Алар өстенә, чәкчәк тә ясый. Авыл кешеләре генә түгел, башка авыллардан да килеп, чәкчәк ясавын үтенәләр икән.

- Чит илләргә дә - Швеция, Франция, Кытайга да алып киттеләр чәкчәгемне, - ди ул, куанып. - Тик шунысы кыен: аякларым сызлый. Фермага эшкә йөргәндә гел Миңнегәрәй абзый очрый иде. Ул: «Йөгермә, апай, аякларыңны кызган, картайгач сиздерә ул», - дип кала иде. Әйткән сүзе дөрес булды.

Мин, эш турында сөйләшүемне туктатырга теләп, сүзне икенчегә бормакчы булам:

- Син гел елмаеп яшисең, кайгылы вакытларың да булгандыр?

- Булды... Нишләп булмасын... Бер кайгысыз кеше булмыйдыр ул. Үз кайгы-борчуларымны сөйләп, чытык чырай белән йөрсәм, мине авылдашларым үз итмәс, миннән ераграк булырга теләрләр иде. Өемнән дә кешеләрнең өзелеп торганнары юк. Көлеп, елмаеп яшәүне артыграк күрәм шул, -ди Гөлфирә ханым.

Мин аңа соңгы соравымны бирәм:

- Узган гомерне кире кайтарып булса, кайсы чорын кайтарыр идең?

Ул бераз уйлап торды да: «Фермага эшкә йөри башлаган вакытымны», - диде. Минем гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Һич кенә дә андый җавап көтмәгән идем. Мин шәхсән балачагымны, беребездән-беребез кече туганнарым белән сәкедә тезелешеп ятып, бер-беребездән догалар өйрәнгән вакытымны кайтарыр идем... Ә ул һаман эшен сагына.

- Хәзер дә эшсез тормыйм. Йөреп торганда, авырыйм, дип, ничек кул кушырып утырмак кирәк?! Безнең халыкны түзем, сабыр диләр бит. Авыртуларга да сыкранмыйча түзәргә кирәктер инде. Хәзерге тормышның муллылыгына, рәхәтлегенә куанып яшим. Элгәрерәк елларны, ахирәткә күчкән мәрхүмнәрне кызганам. Алар бу рәхәтлекне күрә алмадылар бит. Еллар тыныч, имин булып, пенсияне биреп торсалар, яшәргә дә яшәргә, эшләргә дә эшләргә, Аллаһы боерса, - ди ул, елмаеп.

Аның сүзләрендә генә түгел, күзләрендә дә яшәүгә дәрт, өмет чаткылары кабына. Мин дә аның теләкләренә кушылам. Гөлфирә Зыятдин кызына кешеләргә шулай яктылык, җан җылысы өләшеп, тормыштан тәм табып, озак еллар елмаеп яшәсә иде, дигән теләктә калам.

Фәтхия Бәдретдинова,
Югары Байлар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев