Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган гомере горурлык белән искә алырлык

Нуриәсма апаның җылы, якты, зәвык белән җиһазланган фатирында узганнарны искә алып, сөйләшеп утырабыз. Мин, гомумән, өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшергә яратам. Алардан, сусаган юлаучы чишмәдан су эчкән кебек, тормыш сабагына өйрәнәсең, узганнар белән чагыштырып, гыйбрәт аласың, авыр еллар кичергән өлкәннәребезнең биниһая зур яшәү көченә, рухи ныклыгына сокланасың. Әле бүген дә,...

- Яшьлегем, хәер алай гына да түгел, байтак гомерем Сәет белән Сәмәкәй авыллары арасындагы юлларда узды. Белмим, ул авылларда мин керми калган берәр йорт булды микән?! - дип искә ала ул.

Алабуга медицина училищесын тәмамлаганнан соң туган җиренә фельдшер-акушер булып кайта яшь кыз. Махсус хәзерлек алган яшь белгечкә эш җитәрлек. Медпунктта дәвалау чараларын уздырганнан соң, Нуриәсма, аптека сумкасын асып, өйдә ятып авыручыларның хәлен белә, дәвалый. Ул елларда гаиләләр ишле - өй саен диярлек 5-6 бала. Яшь хатыннар бала табарга больницага бармаска, сабыйларын кендек әбисе белән өйдә табарга тырышалар. Аның бит бала табу йорты да шактый арада: район да ерак, Хуҗамәттәге фельдшер-акушерлык пунктына да башлыча врач булмый, я санитарка яисә фельдшер-акушер кизү тора.

- Баласын өйдә тапмасын дип яшь әниләрне тикшереп кенә торам. Ат йөгенә мендәр-ястык салып, бала табучы әнине төнлә больницага алып барган чаклар күпме булды. Бала өчен дә, ана сәламәтлеге өчен дә мин җавап бирәм бит. Сөенечлесе - сәламәт, нык балалар табалар иде ул елларда. Шулай да, көн саен өйләренә барып йөрим, сәламәтлекләрен тикшереп торам. Эшемне бик яраттым мин. Атнасына бер тапкыр барлык йортта булып чыгарга, гаиләләрдәгеләрнең сәламәтлеген тикшерергә тырыша идем, - ди Нуриәсма апа хатирәләргә бирелеп. - Элек еллап декрет ялы бирүләр юк иде. Хатыннар җәен, авыл хуҗалыгында эшләрнең киеренке чагында, яшь балам бар дип өйдә тора алмыйлар иде. Медпунктка кереп: «Эшкә чыгам, бер арада балаларга күз-колак булып чык әле», - диләр иде якын-тирәдәгеләр.

Шулар өстенә аңа әле комсомол эше дә, агитаторлык вазифасы да йөкләнә. Гаиләсе дә бар бит, тормыш мәшәкатьләрен дә читкә куеп булмый. Ире Рәкыйп - электрик, бөтен җирдә аның куллары кирәк. Шуңа да оста белгечне Хуҗамәттәге «Сельхозтехника» директоры гаиләсе белән чакыртып ала, өч бүлмәле фатир бирә. Шулай итеп, Кәшбиевлар зур авылга күчеп килә, Нуриәсма апа биредә урта мәктәп медпунктында эшли башлый. Мәктәптә 600 бала укый. Монда Мерәс, Торнаташ, Күгәш, Сәмәкәй, Сәет, Иректаң, Наратлы Кичү, Тупач, өч Тәкермән авылларыннан килеп укучы балалар интернатларда яши. Менә шушы балаларга прививкалар ясау, яши торган биналарында чисталык саклау, гигиена кагыйдәләренә өйрәтү - барысы да Нуриәсма апага йөкләнә. Эшләгәнгә - эш язган дигәндәй, тәҗрибәле медик монда да бик кирәк булып чыга, вакыты белән исәпләшмичә эшли.

Рәкыйп белән Нуриәсма Кәшбиевларның балалары да шушы мәктәптә укыды. Хәзер инде кызлары Роза, уллары Рамил үзләре гаилә корып, балалар үстерәләр. Роза әнисенең белгечлеген сайлады - Казан медицина институтын, Рамил Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлады.

Мерәс авылында туып-үсеп, күп еллар авылдашлары сәламәтлеге сагында торган Нуриәсма Кәшбиевага 80 яшь тула. Елларга баш бирми ул, хәрәкәтчән, күршеләре белән аралашып, тормышта кайнап яши.

М. Гайсина,
Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев