24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районында, шул ук урында тагын ике балыкчы югалды
22 октябрь көнне, 8 октябрьдә югалган балыкчыларны эзләгән вакытта, көндезге сәгать 11нче яртыда бердәм диспетчерлык хезмэтенә Тукай районының Кырныш авылы янында," Искра" бакчачылык ширкате каршында, тагын ике балыкчының югалуы турында хәбәр килә. Хәбәрне Тукай районы буенча ЭЭБ дежур часте житкерә. Шалтыратучы бүлеккә Оксана Грачева исемле хатын-кызның мөрәҗәгать итүен, аның абыйсы...
-
Сарман трассасында җәяүле ир-атны машина бәрдерде
Узган ялларда район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 21 октябрьдә кичке сәгать 9 тулгач Яр Чаллы - Күзкәй юлында «ВАЗ-2110» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. 26 яшьлек ир-ат руль артына эчкән килеш утырган була, җитмәсә, машинаның тизлеген дә арттыра. Егет баш мие җәрәхәтләре ала, борыны сына, больницага барудан баш тарта....
-
11 бала тәрбияләп үстергән Әнисә апа Нурлина 90 яшен билгеләп үтте (фото)
90 яшен билгеләп үткән райондашыбыз Әнисә апа Нурлинаның балачагын күз алдына китерү өчен без аннан бер гасыр диярлек элек булган хәлләрне искә төшерүен үтендек. Ә аның хәтере дә Аллага шөкер, зиһене дә яшьләрнеке кебек, көр күңелле булуы исә барыбызга да үрнәк. Зәй районы Дүрт-Мунча авылының бер төркем кешеләре урман кисәргә...
-
Беренче кар һәлакәткә китерде
Бүген иртән Яр Чаллының Яңа шәһәреннән ГЭС бистәсенә баручылар тайгак юлда берничә машинаның бәрелешүе аркасында бөкедә утырса, беренче кар Тукай районы юлларында да эзсез узмады. Иртән сәгать 8 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 15нче километрында «Лада Калина» машинасы юл кырыена чыгып әйләнде. Руль артына утырган хатын-кыз юлда юеш кар...
-
Калмия авылында үрдәк, каз өмәләре үтә (фото)
Калмия авылында Зәмзәмия апа Зәнгәрәева күп итеп үрдәкләр (урдәк-каз токымы)үстерде, шунысы да бар - авылда бик күпләр кош-корт асрый. Элек-электән бик матур гореф-гадәт булган -кош-кортлар үскәч, аларны эшкәртү өчен туган-тумачаны, күршеләрне җыеп өмәләр уздырганнар. Зәмзәмия апа өмәгә уңган-булган өлкәннәребезне:Райхана апа,Захира апа, Сәлимә апа,Нәсимә апа, Рәзинә һәм Ильмираны чакырган. Сер итеп...