24 апрель 2017 яңалыклары
-
Тукай районы үзешчәннәре – Казан сәхнәсендә
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында ТР ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган концерт оештырылды. ТР ветераннарының «Балкыш» дип исемләнгән IV Республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең III гала-концертында Тукай районы данын яклап, Яңа Бүләк авылыннан Рәшидә Мирсәетова чыгыш ясады. Рәшидә апа Казан тамашачысына «Суда балык...
-
Давыл кузгала: Хәмдүнә Тимергалиева үзен рәнҗеткән артистларны барлый
"Үзем турындагы начар сүзләргә, гайбәтләргә нокта кую максатыннан китап язарга алындым. Аны 65 яшемә чыгарырмын дигән идем, барып чыкмады. Алла боерса, 70 яшемә өлгертергә исәплим. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән, исемемә начарлык өйгән кешеләрнең һәммәсен исемләп күрсәтәчәкмен", - ди җырчы. Бу хакта ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате"...
-
Фирдүс Тямаевның эстрададан китәм дигән сүзләре хакмы?
Фирдүскә TMTV музыкаль премиясенә ни өчен килмәвен сорарга дип кенә шалтыраткан идем. Баштарак җавапларны кыска тотса да, район мәдәният йортларына кагылышлы соравымнан соң җырчы ачылып китте. Баксаң, бу өлкәдә без белмәгән бакалар ята икән. - Фирдүс, быел сезнең Теләчедәге концерт вакытында мәдәният йорты администрациясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән. Анда...
-
Көймәдә әйләнүчеләрнең икесе больницадан чыкты, өченчесе дә тиздән өенә кайтачак
Бәтке авылы янында елгада көймә белән капланучыларның икесен коткаручылар берничә көн эзләделәр, ләкин берсенең курткасыннан кала, берни дә таба алмадылар. Искә төшерәбез, биш кеше моннан бер атна элек көймә белән Кама елгасына кереп әйләнгәннәр иде. Коткарылган ике ир-ат һәм бер хатын-кыз, бик нык туңып, больницага озатылган иде. Бәтке авылыннан хәбәр...
-
Тукай районы ветераннарына Татарстан Президентыннан бүләкләр җибәрелде
Бүген Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши. Аларның иң өлкәне тиздән 99 яшен тутырачак. Шамил Хәмәтов Калмаш авылында гомер итә. Сугыш ветераннарыннан бер хатын-кыз - Круглое Поле поселогыннан Ольга Левицкая фашист концлагере тоткыны. Сугыш толлары исә районда барлыгы 147 кеше. Андыйлар Бәтке, Биклән, Теләнче Тамак, Боерган авыл...
-
«Беренче урында – пассажирлар иминлеге», – ди 35 ел автобус йөртүче Рәсим Әхмәтшин
Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәүчеләрдән район башлыгы Васил Хаҗиев исеменә шушы көннәрдә бик җылы эчтәлекле хат керде. Алар Яр Чаллының «Уют» кафесы - Кече Шилнә маршруты буенча пассажирлар йөртүче автобус шоферы Рәсим Әхмәтшинга рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу атнада район хакимиятендә үткән киңәшмәдә Рәсим Әхмәтшинның хезмәтенә олы бәя бирелде - ул башкарма...
-
Тукай районының мәгариф хезмәткәрләренә торак-коммуналь чыгымнар өчен компенсация түләнерме?
«Хөрмәтле редакция! Сезгә районның барлык пенсиядәге укытучылары исеменнән Яңа поселогыннан Александра Жукова яза. Без моңа кадәр район мәгариф идарәсе аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алып килә идек, ә 2016 ел өчен аны бирмәделәр. Башта ел ахырында түлибез диделәр, аннары 2017 елның февралендә булачак дип вәгъдә иттеләр. Ул вакытта да...
-
Тукай районында бөек шагыйребез туган көненә багышланган матур чара үтте
26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Тукай районында бөек шагыйребезгә багышланган Тукай бәйрәме үтте.