23 июнь 2016 яңалыклары
-
Мусабай-Заводта Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте
Халыкара Олимпия көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә киң колачлап үткәрелә. Бу көнне күп кенә спорт, мәдәни чаралар үтә. Алар арасында массакүләм йөгерү, спорт ярышлары, Олимпия чемпионнары яисә танылган кешеләр белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, концерт программалары бар. Әлеге көн уңаеннан, Мусабай-Завод авылының мәктәп базасында район ярышлары булып үтте.
-
Алабуга шәһәрендә булып кайттык
Күптән түгел Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук анда эшләүче хезмәткәрләр Алабуга шәһәренә сәяхәт кылып кайттылар. Бу турыда безгә хәбәрчебез, интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова язып җибәрде.
-
74 ел узгач бабай каберен күреп кайттык
Псков өлкәсеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган автойөрешкә чакыру алгач, тормыш иптәшем Әбүзәр белән бер сүзсез юлга кузгалырга булдык. Чөнки безне анда бабабызның кабере белән очрашу көтә иде. Безнең алга бер сорау килеп басты: безнең белән әтиебез Таһир Габдрахманов 74 ел буе тилмереп көткән бу сәяхәткә бара алыр микән? Чөнки...
-
Яшен олыгайтып китте сугышка
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына Казанда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тантанасында бер төркем ветераннар арасыннан уртача буйлы, ачык йөзле бер карт: «Таныйсыңмы мине?», - дип килеп күреште. Җәһәт сораудан бер мәлгә аптырап киттем. Бераз карашып торгач, хәтеремне барлап: «Гаффар абый, исәнмесез», - дип күрештем.
-
Биклән авылында "Хәтер шәме" патриотик акциясе үтте (фото)
21 июнь көнне Биклән авылында "Хәтер шәме" патриотик акциясе үтте. Бу көнне мәктәп яны лагеренда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар белән "Утлы еллар хәтирәсе" темасына әңгәмә үтте. Мәктәп укучылары һәм авылдашлар кичке 9 да һәйкәл янына килеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, шәмнәр кабыздылар. Илебез тынычлыгы өчен шәһит киткәннәрне...
-
Татарстан Республикасы Президенты Указы
2016 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында