74 ел узгач бабай каберен күреп кайттык
Псков өлкәсеннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган автойөрешкә чакыру алгач, тормыш иптәшем Әбүзәр белән бер сүзсез юлга кузгалырга булдык. Чөнки безне анда бабабызның кабере белән очрашу көтә иде. Безнең алга бер сорау килеп басты: безнең белән әтиебез Таһир Габдрахманов 74 ел буе тилмереп көткән бу сәяхәткә бара алыр микән? Чөнки...
Әтигә 82 яшь, авыр сугыш еллары, сугыштан соң булган илне торгызу чоры, шуның өстенә әтисез үсү үзенекен иткән. Әниебез Сәйделҗинан белән киңәшләшкәннән соң, өлкәннәребезнең фатыйхасын алып, ирем белән икәү юлга кузгалдык. Әти белән әни озатып калдылар. Юл буе әтиебезнең яшьле күзләре уйдан чыкмады. Әтисез үткән гомернең сагыш яше идеме ул, әллә, ниһаять, әтисенең кабере табылуы һәм балаларының шунда җыенуыннан туган шатлыктанмы? Чөнки ул хаты буенча әтисенең кайда күмелүен чама белән белсә дә, төгәл урыны билгесез иде. Моннан берничә ел элек Магнитогорскида яшәүче Мәймүнә апасының балалары бабабызның каберен таба алмыйча кайтканнар иде. Сугыш чорында килгән кайгылы хатта: «Мәхберахман (Мәхмүт) Габдрахманов Ленинград өлкәсенең Плюссэ районы Александровск авылыннан көньякка табарак 50 метр читтә күмелгән» дип язылган. Бактың исә ул авыллар күптән юк икән һәм бабайның каберен 1955 елда ук ул вакыттагы Ленинград, хәзерге Псков өлкәсенец Плюссэ районы Заполье авылындагы туганнар каберлегенә күчергәннәр икән. Анда барлыгы 795 кеше күмелгән. Шуларның 482сенең кемнәр булуы билгеле, исемнәре ташка уеп язылган. Шулар арасында бабабыз Мәхберахман Габдрахмановның булуы куандырды. Әйтеп үткәнемчә, бабабызның төгәл генә кайда күмелүен таба алмаган идек. Ринат энебез белән Фәридәнең юллары уңмагач, яңадан Интернет челтәрендә эзләнүләр башладык. Нинди генә оешмалар белән элемтәгә кермәдек тә, кайларга гына язмадык. Псков өлкәсенең Плюссэ хәрби комиссариатына кат-кат хат язырга туры килде. Хәтта Мәскәүдә урнашкан төп хәрби архивка да яздык. Хатыбызны, үтемлерәк булмасмы дип: «Сезгә Бөек Ватан сугышы ветеранының оныгы, әфган сугышы ветераны, запастагы офицер Әбүзәр Таһир улы Габдрахманов яза», - дип башлыйбыз. Эзләнүләр бушка китмәде. Көннәрдән бер көнне архивтан хат килеп иреште. Анда бабабызның каберенең 1955 елда Заполье авылына күчерелүе турында язганнар һәм каберлекнең фотосын да җибәргәннәр.
Менә шул көннән соң бабабыз каберен үз күзләребез белән барып күрү теләге тынгылык бирмәде. Узган елны улыбыз Айрат армия сафларына хезмәт итәргә китте. Август аенда без аның хәрби присягасына барырга ниятләдек. Форсаттан файдаланып, Псков якларыннан да әйләнеп кайтырга булдык. 4 августта улыбызның тантанасында катнаштык, күрешеп бер көн тордык та, Айратыбызга яхшы хезмәт итүен теләп, Псков якларына юл тоттык. Ике көн дигәндә бабабызның каберен барып таптык. Ләкин аннан алда кечкенә генә бер күңелсезлек булып алды. Күңелсезлек дисәң дә инде, безнең алга куйган максатыбызга ирешүдә бер сынау гына иде ул. Чөнки басу юллары аша бара торгач, без Заполье авылына килеп чыктык-чыгуын... Авыл эченә кердек. Урамнарын аркылы-буйга йөреп чыктык, ә зират юк. Ирем Әбүзәрнең күңеле дә төште: без дә таба алмабыз микәнни, дип хафаланды. Изге юлда йөргән кешеләрнең юлына Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрен дә чыгарып куя икән! Авылда очраган кешеләр шундый ачык күңел белән сөйләштеләр, авыл советына кереп карарга киңәш иттеләр. Бина эченә кергәч, аптырап киттек, чөнки авыл советы бинасы, безнең иске мәктәптәге кебек, түгәрәк тимер мичкә утын ягып җылытыла икән! Кешеләре бик ярдәмчел булып чыкты. Безнең кайлардан килеп, нинди йомыш белән йөрүебезне тыңлагач, авыл җирлеге башлыгы (аларда авыл советы башлыгы дип йөртәләр) безгә Интернет челтәреннән юл күрсәтте һәм бик күпләрнең ялгыш шушы авылга килүләрен әйтте. Чөнки 80 чакрым радиуста 3 районның 3 Заполье авылы урнашкан икән. Яңа өметләр белән кабат юлга кузгалдык. Авылны барып таптык. Ниһаять, озын юллар үтеп әтиебез гомере буе хыялында йөрткән бабакай кабере янына барып бастык. Дулкынландыра, күзгә үзеннән-үзе яшь килә. Сәет авылы баласы җәсәде күмелгән каберен йөзләгән чакрым ераклыкта, чит-ят җирләрдә күрү күңелне кузгатты. Әтиебезнең сәламен җиткердек, гомере буе аны ничек юксынып, сагынып яшәвен сөйләдек. Бераз җиңел булып китте. Каберлек авыл уртасында, олы юлдан ерак түгел генә урнашкан. Аннан чыгып, тын гына кайтып китмик, бабабызның каберен ел әйләнесенә карап, тәртиптә тотучы кешеләрне белешик, рәхмәт әйтик дип авыл советына кердек. Анда да шул тимер мичләр сәлам биреп утыра. Гозеребезне җиткереп, рәхмәтебезне әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.
Бу якларда бездәгечә түгел: су, газ кермәгән, утын ягып көн күрәләр, авыл башында борылыштан ун метрлап арага асфальт җәелгән, шуның белән бетте - каты өсле юллар юк монда. Өй түбәләре толь яисә шифер белән ябылган. Татарстанда яшәвебез белән горурланырлык икән, дигән уй килә башка. Юлда йөргәндә, чагыштырып караганда, барысын да күрәсең, туган җирнең кадерен белү өчен еракка китеп кара, дип юкка гына әйтмиләрдер.
Бабабыз турында берничә сүз языйм әле. Ул 1903 елда Ворошилов районы (хәзер Тукай районы) Сәет авылында туган. 1930 елда аның әтисе Габдрахманны кулак итеп Магнитогорскига сөрәләр. Мәхберахман бабабыз өйләнеп, начар гына бер йортка башка чыккан була. Шунлыктан хатыны һәм балалары белән алар авылда яшәп кала. Бөек Ватан сугышы башланганда гаиләдә алты бала - ике ул һәм дүрт кыз була. Бабай үсемлекчелектә бригадир булып эшли. 1942 елның октябрендә аны сугышка алалар һәм ул яу кырында башын сала. Уйласаң, хәйраннар каласың, Шәмсеямал әби алты баласы белән тол калып, шуларны җил-яңгыр тидермичә үстерә. Еллары нинди бит әле. Бер улы - Мөнәвире эскерт астында кышлаган бодай оныннан пешергән ипине ашап агуланып үлә. Калган балаларын әбекәй күз карасыдай саклап үстерә. Ел артыннан еллар ага. Инде хәзер алты баладан Магнитогорский каласындагы Мәймүнә апабыз, Ирек Таң авылында Мөхәҗәдә апа һәм әтиебез Таһир гына исән.
Бабай фронттан язган бер хатында: «Миңа яңа исем куштылар, Мәхмүт дип йөртәләр. Алда каты сугышлар көтә. Исән калсак очрашырбыз», - дип язган булган. Очрашуларны Ходай насыйп итмәгән. 1944 елның 18 февралендәге бәрелешләрдә һәлак булган ул.
...Автойөреш белән 4 авылга бардык. Ул җирләрдә йөргәндә үзеңне, ничектер, башкача хис итәсең. Чөнки кеше каны, яше белән сугарылган бу җирләрдә бәлки кеше сөяге өстеннән йөрисеңдер... Ул җирләрдә фашистлар чигенгәндә вәхшиләрчә кыланган. Малые Льзи дигән авылга бардык. Анда 87 кешене мунчага тутырып, ут төртеп яндырганнар. Күбесе хатын-кыз һәм бала-чага. Күршедәге Сеглицы авылында 25 баланы тереләй коега тутырганнар. Шулар рухына туганнар каберлегенә чәчәкләр салдык. Замышье авылында 107 авыл кешесе күмелгән, шуларның 36сы хатын-кызлар һәм бала-чагалар. Дүртенчесе Жестянная Горка дигән авыл. Ул 1944 елның 28 гыйнварына кадәр фашистлар кулында була. Совет гаскәрләре, каты бәрелешләрдән соң, авылны азат итәләр. Авыллар арасындагы чокырда зур гына колхоз амбары булган. Шуннан 3700 кеше калдыгы табылган. Биредә шулар һәм исемнәре билгеле булган 787 совет солдаты күмелгән ике туганнар каберлеге бар. Авыллар үзләре юк инде. Шуларны күреп, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен мең шөкер итеп кайттык.
Айсылу Габдрахманова,
Сәет авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев