Яшен олыгайтып китте сугышка
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына Казанда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тантанасында бер төркем ветераннар арасыннан уртача буйлы, ачык йөзле бер карт: «Таныйсыңмы мине?», - дип килеп күреште. Җәһәт сораудан бер мәлгә аптырап киттем. Бераз карашып торгач, хәтеремне барлап: «Гаффар абый, исәнмесез», - дип күрештем.
Очрашудан тәэсирләнеп кайткач, Чаллыда фатирында сугыш ветераны Гаффар ага Хәбибрахманов белән сугыш хәлләрен искә ала-ала сөйләштек.
Ватан сугышы башлану хәбәрен ул Лубян урман техникумының икенче курсында укыганда ишетә. Шул уңайдан уку йорты ишегалдында чираттан тыш линейка җыела. Техникум директоры Гатауллинның йөзе кырыс, тавышы калтырап чыга. Сугыш башлануы сәбәпле уку курсларының кыскартылуын, укучыларның колхоз-совхозларга булышырга кирәклеген искәртә. Гаффар 25 хуҗалыклы кечкенә Айман авылына (Мамадыш районы) кайтып, колхоз эшенә тотына. Атлы эшкә кушалар, Мамадыш спирт заводына бәрәңге ташый, аннан Кукмарага мичкәле спирт илтә. Иптәш егете белән бергә йөриләр. Җигүле пар ат белән өч көн юлда. Кайтышлый тоз, дуңгыз түшкәләре кебек товарлар төяп кайталар. Кышын чаналы йөк салуга төшеп, озак интеккән чаклары да була, юлда бүре очрап куркуга төшкән вакытлары да хәтердә. Шул чорда Гаффарга Чувашия ягында дошманга каршы оборона линиясе төзүдә дә катнашырга туры килә. Әмма егетнең күңелендә илгә бирелгәнлек, патриотик хисе көчле, аның алгы сызыкта буласы килә. Ул туган елын арттырып документлар әзерли һәм Соколко пристаненнән Сталинградка барасы пароходка утырып сугышка китә. Фронтка 50-60 километр җитәрлек пароходтагы ир-атларны җыеп, мобилизация игълан итәләр, 4-5әр кешелек хәрби төркемнәр ясап, винтовка белән эш итәргә өйрәтәләр.
- Мине өйрәтәсе юк. Уку йортында хәрби белем нигезләрен, винтовканы сүтеп җыю, мишеньгә төбәп ату серләренә яхшы төшенгән идем, - дип искә ала сугышка кергән 1942 елның ноябрь урталарын Гаффар Хәбибрахман улы. Ул хезмәт итә торган төркемгә Дон елгасы аша салынган күперне дошман һөҗүменнән саклау бурычы куела. 19 ноябрь иртәсендә, мәхшәр оясымени, бөтен җиһанны ут давылы каплый. Янәшәдә шартлаган снаряднең көчле дулкыны яшь сакчы кызылармеецны бетон баганага китереп сылый. Ул аңын җуеп, һушсыз ята. Бары кыр госпиталендә генә аңына килеп, көчле контузия алуын белә. Саратов, Казан госпитальләрендә дәваланып, сугыш дәһшәтен күргән егетне туган авылына кайтаралар.
Ә Яңа елдан 18 яше тулуны да көтеп тормыйча, Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә алалар. Ерак Көнчыгышта япон самурайлары, Гитлерның ышанычлы союзниклары, теш кайрый. Айлар буе товар вагоннарында тимер мич ягып бара торгач, Хабаровск крае, Уссурийск хәрби шәһәрчегендә туктап кала. Гаффар ага Кытай чигендә кавалерия дивизиясендә хезмәт итә. Кече командирлар әзерләү училищесын тәмамлый һәм япон сугышына керә. Ике тау арасында кытай дивизиясен японнар һөҗүменнән саклаганы һәм автоматтан атып, берничә япон снайперын юк итүе өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә. Беренче Ерак Көнчыгыш фронты составында берничә шәһәрне камап алудагы батырлыгы өчен пулемет расчеты командиры, өлкән сержант Гаффар Хәбибрахманов баш командующийның Рәхмәт хатына ия була.
Сугыш тәмамлангач та зенит-артиллерия частендә хезмәт итә. Бары тик 1950 елның 25 маенда гына туган ягына кайту насыйп була. 8 елдан соң янәдән парта артында. Бер ел эчендә техникумның бөтен программасын үзләштереп, имтиханнарны бик яхшы билгесенә генә тапшырып, кызыл дипломлы белгеч 1951 елның 17 ноябрендә Биклән урман хуҗалыгында лесничий булып эшли башлый. Шул чордан Гаффар Хәбибрахмановның хезмәте Биклән һәм Ворошилов урманчылыгы белән бәйле. Авылларны яшелләндерүгә һәм кыр ышыклау урман полосалары булдыруга зур өлеш кертә. Чаллының мәдәният паркына нигез салучы да ул.
Хәтәр сугыш юлларын үткән солдат Гөлчәчәк исемле кызга өйләнә. 66 ел бергә тормыш итәләр. Бер малай һәм бер кыз үстергәннәр. Улы Рәшит үз авырлыгында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы, Чаллы педагогия институтында тренер булып эшли. Кызлары Әлфия финансист.
Гаффар ага үзе йөгерүне ярата. 70 яшендә, ветераннар арасында марафон йөгерешендә (42 километр 195 метр) беренчелекне алып, Россия чемпионы исеменә лаек була. Әле дә 92нче яше белән баруга карамастан, парк яки урман сукмакларыннан йөгереп кайтырга ярата. Сөбханалла, ураза тотып, озын җәй көннәрендә сабыр-түземлеген сыный. Хәтере яхшы, сугыштагы командирларын исем-фамилиясе белән атый.
Казанга барган төркемдәшләре арасында ул иң олысы булса да, аңа берәү дә үз яшен бирмәгәндер. «Спорт белән шөгыльләнүем миңа сәламәт тормыш итү бәхете бирде. Шөкер, хәләл җефетем Гөлчәчәк белән бирмеш көнебезгә рәхмәтле булып яшибез», - диде ул аерылышканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев