23 март 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева яңа җырлар иҗат иткән
Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева "Якты юл"газетасы белән сөенечен уртаклашты: шушы көннәрдә аның җырлар исемлеге тагын ике җыр белән тулыланды. Март аенда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында автор-башкаручы "Алтын Барс" премиясе лауреаты Ринас Әхмәтовның сольный концерты булып узды. Шагыйрәбез бу концертка үзенең җырларын тыңларга махсус чакыру алган....
-
Язгы каникулларда балаларның юл куркынычсызлыгына игътибар тагын да көчәя
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 17 марттан районда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы игълан ителде. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте яшь пассажирларны махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүле балаларга юл бирүгә контрольне көчәйтәчәк. Шулай ук балаларның үзләренең кагыйдә үтәүләре тикшереләчәк. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүмат мәктәп җитәкчелегенә җибәреләчәк....
-
Рөстәм Миңнеханов – иң нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
-
Кредитын вакытында түли алмаучыларны коллекторлардан якларга җыеналар
Ике ай эчендә өчләтә арттырып... «Бер айга 10 мең сум акча алсам, күпме итеп кайтарасы була», - дип сорыйм Яр Чаллының ГЭС бистәсендәге бер азык-төлек кибете эчендә урнашкан бурычка акча биреп торучы бер микрокредит ноктасыннан. «Көненә 200га сум арта, бу көнлек 2 процент була», - дип җавап бирә андагы хезмәткәр....
-
«БЕРДӘМ РОССИЯ» тукайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү акциясе үткәрә
«БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә 25 март көнне халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү акциясе үткәрә. Тукай районында халыкны кабул итү түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт (социаль яклау идарәсе бинасы). Белешмәләр өчен телефоннар: 71-39-75, 70-16-35. Бушлай юридик ярдәмне нотариус,...
-
Район эшмәкәрләре башкалада җыенда катнашты
Районның ике эшмәкәре - фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов һәм Боерганнан Айрат Арсланов Казанда Россия регионнары һәм Татарстан авыллары эшмәкәрләренең бишенче бөтенроссия җыенында катнаштылар. Чарага барлыгы 700гә якын бизнес вәкиле чакырылган иде. Съезд делегатлары, секцияләргә бүленеп, өч тема буенча - «Җир эшкәртү» (җир эшкәртү, үсемлекчелек, бакчачылык), «Терлекчелек» (терлекчелек, кошчылык) һәм...
-
Тукайлылар юристларга шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итә ала
24 март көнне районда Казаннан килгән мәгълүмати-консультация төркеме эшләячәк. Алар гражданнарга бушлай юридик хезмәт күрсәтәчәк. Төркем составында республика министрлыгы, ведомстволар һәм службалар белгечләре бар. Бушлай юридик ярдәмне белгечләр Яңа поселогының мәдәният йортында сәгать 11.00дән 13.00гә кадәр, Кнәз авыл җирлегенең башкарма комитеты актлар залында сәгать 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр бирәчәк.