Кредитын вакытында түли алмаучыларны коллекторлардан якларга җыеналар
Ике ай эчендә өчләтә арттырып... «Бер айга 10 мең сум акча алсам, күпме итеп кайтарасы була», - дип сорыйм Яр Чаллының ГЭС бистәсендәге бер азык-төлек кибете эчендә урнашкан бурычка акча биреп торучы бер микрокредит ноктасыннан. «Көненә 200га сум арта, бу көнлек 2 процент була», - дип җавап бирә андагы хезмәткәр....
Ике ай эчендә өчләтә арттырып...
«Бер айга 10 мең сум акча алсам, күпме итеп кайтарасы була», - дип сорыйм Яр Чаллының ГЭС бистәсендәге бер азык-төлек кибете эчендә урнашкан бурычка акча биреп торучы бер микрокредит ноктасыннан. «Көненә 200га сум арта, бу көнлек 2 процент була», - дип җавап бирә андагы хезмәткәр. Исәпләп карыйм: бер айга 6 мең сумны өстәп, 16 мең итеп түләргә тиеш булып чыгам. «Ә бер айда әҗәтне кайтара алмасам?..», - дим. «Процентны икеләтә арттырып түләргә туры киләчәк», - дип җавап бирә займ рәсмиләштерүче. Ягъни ике айдан син 10 мең сумны 28 мең итеп кайтарырга тиеш буласың. «Эшләмәсәм дә бирәсезме?» - дип кызыксынам. «Юк, чөнки безгә эш бирүче оешма турында мәгълүмат кирәк», - дип җаваплый ул. «Әгәр сез пенсионер булсагыз, сезнең милектә автомобиль булса, шартлар башкачарак», - дип аңлата әҗәт бирүче. Әлләни аерма юктыр, аларын тыңлыйсы да килми, рәхмәт дип китеп барам. Артымнан: «Килегез, көтәбез!» - дип чакырып кала акча бирүче.
Коллекторлар әҗәтлеләрне кызганып тормый
Процентлар күләме шаккаткыч. Кемнәрдер ала һәм әнә шул процентлар сазлыгына бата. Аннары әҗәтлеләр белән коллекторлар эшли башлый, ягъни бурычны куркытып, көч белән кайтаручылар. Соңгы вакытта Россиядә коллекторлык агентлыклары хезмәткәрләренең криминаль эшчәнлеге белән бәйле берничә резонанслы очрак теркәлде. Краснодар краенда бурычың өчен балаларыгызны алабыз дигән янаулардан соң, ир-ат гаиләсен һәм үз-үзен атып үтерде. Ростов өлкәсендә коллекторлар бурычлыларга балалар бакчасын шартлату белән янады. Ульяновск өлкәсендә 56 яшьлек әҗәтле пенсионерның йортына ут төрткән коллектор тоткарланды. Иң аянычы: фаҗигадә бер гаебе булмаган ике яшьлек сабый зур зыян күрде. Коллектор ир-атка карата кеше үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында коллекторның ким дигәндә тагын шундый ике җинаятькә катнашы барлыгы ачыкланды. Тагын бер вакыйга: Ставропольдә хезмәткәренең бурычы аркасында коллекторлар балалар больницасын ике көнгә телефон элемтәсеннән өзделәр. Больница администрациясе, кабул итү бүлеге, кадрлар бүлеге, касса, реанимация бүлеге - барысы да элемтәсез калды.
«Куркыту, үтерү белән янау булса гына эш кузгата алабыз...»
Ерак китәсе түгел. Хезмәттәшебезгә әле күптән түгел генә коллекторлар янавына дучар булырга туры килде. Үзе бернинди кредит алмаган килеш, «Вконтакте» челтәрендә кемнеңдер дусты булган өчен генә! «Сезнең дустыгызның банкка шуның кадәр бурычы бар», - дип шалтырата аңа «тимер» тавышлы ир-ат. «Мин аның кем икәнен дә белмим. Минем Интернеттагы дусларым меңнән артык», - дип җавап бирә хезмәттәшем. Шалтыратулар өч көн рәттән төрле номерлардан килә. Аптырагач, хезмәттәшем полициягә мөрәҗәгать итә. Участок вәкаләтлесе килә, ләкин «Коллекторлар эшчәнлегенә карата закон кабул ителмичә без сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, үтерү белән янау яки үтерергә омтылу булса гына без эш кузгата алабыз», - диеп китеп тә бара ул. Шулай да хезмәттәшем полициягә гариза яза, ләкин аңа җавап итеп «җинаять составы булмау сәбәпле, эш каралмады» дигән хат килә. «Вконтакте»дагы әҗәтле «дусты» барлык бурычын түләп бетергәч кенә коллекторларның шалтыратулары тына. Хезмәттәшемә, ахыргача инану өчен, «дусты»ннан барлык түләү квитанцияләренең күчермәләрен сорап алырга туры килә. Ә акчаның микрокредит оешмасыннан алынган булуы ачыклана. Бер гаебе булмаган кешегә күпме рухи зыян китерәләр, сәламәтлеген какшаталар - коллекторлар, әлбәттә, бу турыда уйламый. Иң мөһиме - нәтиҗә бар: әҗәтледән акча алынган.
Район Эчке эшләр бүлеге мондый очракларда иң беренче итеп коллекторның кайсы банктан җибәрелүен сорарга кирәклеген белдерә. Хокук саклаучылар шул банкка чыгачак, дип ачыклык кертә бүлек башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин. Югарыда әйтелгән конкрет очракта, чыннан да, җинаять составы юк, шуңа күрә җинаять эшен дә кузгату мөмкин түгел, ди ул.
«Сугу, кыйнау, үтерү белән янау кебек гамәлләр кулланылса гына, җинаять эше кузгатыла», - дип белдерә район прокуроры Айрат Галимәрданов та. «Әлбәттә, мондый хәлгә дучар булучылар безгә гариза яза алалар. Без кергән һәр гаризаны кабул итәбез. Процессуаль тикшерү таләп ителсә, аны полициягә җибәрәбез. Мондый шалтыратулар булганда, номерны «кара исемлек»кә кертеп, телефонны алмаска гына киңәш итә алам»,- дип белдерә прокурор.
Хокук саклаучылар коллекторлар белән очраша калганда, мөмкинлек булса, барлык сөйләшүләрне яздырып барырга киңәш итә. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында бурычыгызны вакытында түләмәгәнсез икән, банктан шалтыратуларга, шулай ук коллекторларның визитына да сез әзер булып торырга тиешсез. Әгәр коллектор куркыта, яный икән, бу турыда һичкичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу, фактлардан күренгәнчә, коллекторлардан котылуның әлегә бердәнбер юлы.
Коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим иттеләр
Соңгы вакытта ил күләмендә коллекторлар эшчәнлеге белән бәйле вакыйгалардан соң, бу мәсьәләне Дәүләт Думасында күтәрделәр. Закон проектын карауга тәкъдим иткән депутатлар коллекторлык агентлыкларында хөкем ителмәгән кешеләр, белемнәре буенча юристлар эшләргә тиеш, диләр. Алар законга бурычлыга атнага ике тапкырдан күбрәк шалтыратмаска, төнлә бөтенләй борчымаска тиеш, дигән өлешне кертүне сорыйлар. Шулай ук проектка янауны, куркытуны, физик көч куллануны, психологик басым ясауны тыю, кредиторга яки коллекторга әҗәтленең үзе белән генә сөйләшергә рөхсәт бирү кебек положениеләр кертелгән. Әлеге кагыйдәләрне бозган агентлыкларга депутатлар ике млн сумга кадәр штраф салуны тәкъдим итәләр.
Үз чиратында микрозаймнар бирүче оешмаларның да эшчәнлеген махсус контрольгә алырга, кредит бирү шартларын үзгәртергә кирәк, диләр халык ышанычлылары. Түлисе акчаның суммасы киләчәктә күп дигәндә ике тапкырдан артмаска тиеш, диләр алар.
Ә хокук саклаучылар кредит алган очракта да ышанычлы банкларга гына мөрәҗәгать итәргә, көнлек процентны еллык белән бутамаска, килешүне игътибар белән укырга, биш минут эчендә акчалы итүче, шәһәр тулып урнашкан микрозайм нокталарыннан читтәрәк йөрергә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев