21 июнь 2024 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы бергә!
18 июнь көнне Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда һәм Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Коррупциягә каршы бергә!» исемле чара узды.
-
Кенәздә экологик акция узды
Кенәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чиста һәйкәл» экологик акциясен үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты – һәйкәл территориясен чистарту иде.
-
Ризык муллыгы – мал азыгы белән бәйле!
Татарстан агросәнәгать комплексында сөт терлекчелеген үстерү – өстенлекле юнәлеш. Безнең районда – тәүлеклек савым 82 тонна тәшкил итә. Бу – игенчелек һәм орлыкчылык, үсемлекчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның ел әйләнәсенә тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Ярыш» җитештерү предприятиесе директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган аграрий.
-
Балаларыбыз хакына китәм
Адәм заты һәрвакыт акыл һәм намус арасында бәргәләнә. Тормышта килеп чыккан төрле авыр хәлләр вакытында әлеге көрәш тагын да кискенләшә. Кемдер акыл биргән киңәштән файдаланып бер юлдан китә, икенче берәү намус кушканча, икенче сукмакка аяк баса.
-
“Ивушка»га юлны ремонтлаячаклар
«Ивушка» бакчачылык ширкатенә алып баручы юлны ремонтлаячаклар. Сүз ярты километр ара турында бара, монда асфальт җәеләчәк.