Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ризык муллыгы – мал азыгы белән бәйле!

Татарстан агросәнәгать комплексында сөт терлекчелеген үстерү – өстенлекле юнәлеш. Безнең районда – тәүлеклек савым 82 тонна тәшкил итә. Бу – игенчелек һәм орлыкчылык, үсемлекчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның ел әйләнәсенә тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Ярыш» җитештерү предприятиесе директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган аграрий.

Язгы чәчү, мал азыгы әзерләү, урып-җыю чорында авыл хезмәтчәннәренең эш сәгате кояш чыгу белән башланып кояш баеганда гына тәмамлана. Яшел уракның иң кызган мәлендә җитәкче белән басу-кырларда һәм сенаж салучылар янында булдык. Кыска вакытлы ялга туктаган арада механизаторлар белән сөйләштек.

Мал азыгы – ил байлыгы

«Ярыш» ҖЧҖе җитештерү предприятиесендә яшел урак өсте – күпьеллык үләннәрне чабу кызу темплар белән бара. Эссе һава торышы сакланганлыктан үләннең тиз арада кибеп печәнгә әйләнүенә юл куймау өчен аграрийлар ал-ял белмичә эшлиләр. Басу белән сенаж базы арасында йөреп торган йөк машиналары шоферлары һәм үлән чабучы механизаторлар эштә өзеклекләр булдырмаска тырышалар.

– Табыннардагы ризыкның муллыгы – мал азыгы белән бәйле. Шуңа да, печәнен дә, яшел массаны да үзвакытында чабып – эш итеп куярга кирәк. Печән көеп бетмәсен дисең. Яшел масса сусыллыгын, туклыклылыгын югалтмасын, сенаж – сыйфатлы итеп салынсын дип тырышабыз. Күпьеллык үләнне быел 1020 гектар җирдә чәчтек. 50 гектар – эспарцет, козлятник – 90 гектар җир били. Орлыкка – эспарцетны – 50, ә люцернаны 30 гектар чәчтек. Печәннән башка мал асрап булмый. Шуңа люцернаның 40 гектарын печәнгә чаптык. Кипкәч рулонга төрәчәкбез. Гомумән алганда, люцерна 830 гектар җирдә чәчелде. Быел яшел масса – калын, сусыл. Уңышы – яхшы, гектарыннан 100 центнер чыга. Сенаж салу өчен әчеткене (закваска) тиешле күләмдә кайтарттык.

Күләмле эшне башкару өчен куәтле техниканы яңартып тору да кирәк. Үткән елны алган яңа техниканы – яшел массаны турый, төйи торган КСК-600 комбайнын тәҗрибәле механизатор Фаил Шакиров иярләгән. Володя Акулов та бик тырышып яшел масасаны чаба. Марат Мәрдәнов һәм Фәрит Фәрвәев КАМАЗ белән яшел массаны сенаж базына берөзлексез ташып торалар. Базга салына торган яшел массаны тыгызлап торучы (тромбовать итүче) Геннадий Федоров үз эшен белеп башкара – тракторы белән мал азыгын һава кермәслек итеп таптый.

«Сенаж – терлекләр яратып ашый торган, консервланган яшел масса. Бозыла, искерә дип борчыласы юк, чөнки аны бөтен технологияләрен үтәп салабыз. Елның-елында мал азыгын күпмедер күләмдә запас белән салып калырга тырышабыз. Малны, аеруча савым сыерларны бөтен кагыйдәләрензә туры китереп асрау, яхшы итеп ашату өчен азык рационны дөрес итеп төзергә һәм шуннан тайпылмаска кирәк. Үткән елгы бер “курган”ыбыз (сенаж базы) әле ачылмаган. Келәтеңдә бөртегең – ашлыгың да тиешле күләмдә икән – терлекләр тук була. Быел тәүлеклек савым 6 тонна, бер сыердан 16 килограмм тәшкил итә. Нәселле, токымлы сыер сөтне күп бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, яхшы токымлы малны асрауның үзенчәлекләре бар. Соңгы җиде-сигез елда савым сыерлар бәйләүдә түгел. Тәүлеккә ике тапкыр савылганнан соң утарда иркенләп йөриләр. Тукланулары – кышкы рацион буенча. Сыер савучылар: Дания Шәйхенурова, Нәфисә Шәехова, Гөлүсә Бәйрәмова, Гүзәлия Шәфыйковалар тәүлегенә 2000 литрдан артык сөт савалар. Үз эшләрен күңел биреп башкаралар», – ди җитештерү предприятиесе директоры.

КАМАЗ белән үтелгән еллар, юллар…

«Ярты гасырга якын зур йөк машинасы – КАМАЗ йөртүче Фәрит Фәрвәев – туган авылына, үз халкына хезмәт итүче, булдыклы шофер. Тормыш иптәше Гөлфия Фәрвәева озак еллар терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куйды», – ди горурлык хисләре белән Рәсим Шәйхаттаров. Директор сүзләрен Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев хуплап болай ди: «Фәрит абый – уңганлыгы, тыйнаклыгы белән авыл халкы арасында хөрмәт казанды. Гөлфия апа белән Фәрит абый өч бала тәрбияләп үстерделәр. Ике кызлары һәм бер уллары илгә-көнгә игелекле кешеләр. Уллары Рубин – үзебезнең җирлектә хезмәт куя – янгын сүндерүче булып эшли. Кызлары Гөлназ Фәрхетдинова – Калмиядә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Икенче кызлары Энҗе Яр Чаллыда КамАЗ заводында бухгалтер булып эшли. Җиденче дистәсен тутыручы хөрмәтле ил агасы КАМАЗга бәйле тарих хакында үзе сөйләсә кызыклы булыр», – ди Эдуард Рәкыйпович. – КамАЗ – безнең районга терәлеп торган гигант завод. Менә шуннан беренче КАМАЗны авылыбызга мин алып кайттым. Авылдашлар кызыксынучан – җыелыштылар. КАМАЗ ул чор өчен зур, көчле-куәтле техника иде. Яраттым мин шушы зур йөк автомобилен. !976 нчы елны үзем алып кайткан машинамда 1989 нчы елга кадәр эшләдем. Икенчесен алып кайттым, анысында да байтак еллар эшләдем», – ди үз эшен гомере буе яратып башкаручы, үзенә тапшырылган техниканы карап-тәрбияләп тотучы шофер.

Фәрит Фәрвәевнең КАМАЗ зур йөк автомобиле белән яшьлек еллары үткән. КАМАЗ белән олыгаю чорына кергән. Хөрмәтле яшькә аяк басканда – җиденче дистәсен тутырганда да КАМАЗына тугры булып кала ил агасы. Әнә шундый – үрнәкле, уңган-булган игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар булганда авыл яшәр, өстәлләребез – ризыклы булыр.

Маллар тук, сәламәт булсын һәм сыерлар күп сөт бирсен өчен басу-кырларда игеннәрнең, мал азыгының шаулап-гөрләп үсүләре кирәк. Аллаһка шөкер, «Ярыш» җитештерү кооперативы басукырлары – өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев